Бүген, журналист, шагыйрь Фәридә Гариф кызы Шакированың туган көне!

Бүген, журналист, шагыйрь Фәридә Гариф кызы Шакированың туган көне! 07.04.2023 Бүген, танылган журналист, шагыйрь, күп хикәяләр, повестьлар авторы Фәридә Гариф кызы Шакированың туган көне!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, имин тормыш, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, бәхетле, бәрәкәтле, озын гомер кичерүегезне телибез!

Сез – чын милләтпарвәр, көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, татар милләте өчен янып яшәүче шәхес. Үзегезне аямыйча әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышасыз, милләт, халкыбыз, дип янып яшисез. Сезгә алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын. Киләчәктә дә Сезгә матур язмалар белән укучыларны сөендереп, иҗади уңышларга ирешергә насыйп булсын! 

***

1942 елның 7 апрелендә Бөрбаш авылында ишле гаиләдә туа, бик яшьли әтисез кала. Җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң дүрт ел колхозда эшли — хисапчы, плугарь була. 1960 елда Урал ягына чыгып китә. Металл кою заводының мартен мичен ремонтлауда, торба коюда һәм башка шуның ише авыр хезмәтләрдә була. Шундый шартларда кичке мәктәпкә йөреп урта белем ала. 1964 елда туган ягына кайта һәм Бөрбаш авыл клубы мөдире булып эшли башлый. Шушы елда Арчада чыга торган «Коммунизмга» газетасында аның беренче шигырьләр бәйләме басылып чыга. Балачактан ук күңелендә булган әдәби иҗатка омтылыш аны 1969 елда Кукмара район газетасына әдәби хезмәткәр итеп китерә. 1970 елда ул вакытта Балтач район газетасы редакторы булып эшләгән шагыйрь Дифгат Сирай Фәридәне үзе янына эшкә чакыра. Егерме ел дәвамында «Хезмәт» газетасының хатлар бүлеге мөдире, аннан соң җаваплы секретаре булып эшли. 

Шушы чорда аның күп кенә шигырьләре, хикәяләре, юморескалары, уйлануларын чагылдырган публицистик язмалары «Ватаным Татарстан», «Идел», «Чаян» һәм башка басмаларда дөнья күрә, шигырьләре коллектив җыентыкта нәшер ителә. Ф. Шакирова, инде өлгереп җиткән иҗатчы буларак, хикәя, повесть кебек зур күләмле чәчмә әсәрләр иҗат итүгә алына. Тормышны тирәннән, төпкеленнән белүе, кешеләрне яратуы аңа зур уңышлар китерә — әсәрләре укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Аның әсәрләрендә гыйбрәтле кеше язмышлары, нечкә психологик кичерешләр белән үрелеп барып, йөгерек матур тел белән, мавыгып укый торган итеп сурәтләнә, гыйбрәт һәм сабак алырга өнди. Әнә шундый әсәрләре 2002 елда «Күңел ярларында ак дулкын» исеме белән аерым китап булып басылып чыкты.

1974 елда читтән торып укып Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала. 

Ф. Шакирова озак еллар район архив бүлеген җитәкләде, киң җәмәгать эше алып барды. Ул — район хатын-кызлар хәрәкәтенең әйдәп баручыларыннан берсе. Киң җәмәгать эшчәнлеге өчен 1996 елда «Районның хезмәт батыры» исеменә лаек булды. Шул ук елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде. 

Ф.Шакирова бүгенге көндә лаеклы ялда, актив иҗат белән яши.


Назад