|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
17.05.2016
Мамадыштан җиңеп кайттылар
12-13 нче май көннәрендә Мамадыш шәһәрендә Татарстанның һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында җинел атлетика буенча ярышлар узды. Бу ярышларда Арча педагогия көллияте студентлары уңышлы чыгыш ясадылар. Илнур Әһлиуллин, Илназ Яруллин, Айнур Гомәров, Анастасия Сметанина, Инзилә Фазылҗанова, Гөлия Мөхәмәтдинова, Артур Вафин 13 төрдә призлы урыннарны яуладылар, нәтиҗәдә гомум команда ара беренчелектә 1 урын.
Командага Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгының бүләкләре тапшырылды.
Чыганак: http://arskmedia.ru
