|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
20.05.2016
Арчада мебель цехы ачылды
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 18 майда «Арскпласт» ширкәте базасында урнашкан яңа мебель цехында булды, аның эшчәнлеге белән кызыксынды.
Әлеге цех «Арскпласт» ширкәте базасында ачылды. Ширкәт җитәкчесе Ренат Шиһабиев әйтүенчә, анда әлегә 4 кеше эшли. Киләчәктә аларның саны тагын да артачак.Чит илдән кайтартылган җиһазларда җитештерелгән мебель генә түгел, сувенирлар да район халкын гына түгел татарстанлыларны да шатландырыр.
Чыганак: http://arskmedia.ru
