|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
28.05.2016
Арча Сабантуена кунак килүе көтелә
Быел Сабантуйлар май ахырларында ук башланып китә. 28 май көнне республика халкы Казан Сабантуенда күңел ачачак. ә икенче атнага, шәһәрләрдә яшәүчеләр авылларга Сабантуйларга агылыр. Авылларда өстәл түрен каклаган казлар, бәлешләр, милли ризыклар бизәр.
Районыбызда авыл Сабантуйлары быел 4 июньдә, ә Арчада 5 июньдә булачак. Соңгы хәбәрләргә караганда, Арча Сабантуена Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да килүе көтелә.
Чыганак: http://arskmedia.ru/
