Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Бүген Ринат Фазлыйәхмәтовның туган көне!
Ринат Фазлыйәхмәтов бер дә тиктормый. Арча ягы кешеләре, аннан чыккан күренекле шәхесләр белән кызыксынуын дәвам итә, китап чыгару эшләре белән мәш килә. Язучы, шагыйрь, композитор, рәссам, артист, журналист халкының, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең якын дусты да әле ул.
Ринат Әхмәтгали улы Фазлыйәхмәтов 1940 елның 13 июнендә Әтнә авылында туган. Сугыш башлангач әтисен хәрби хезмәткә алалар. Шул китүдән туган авылына әйләнеп кайтмый ул. Әнисе белән әбисе тәрбиясендә үскән малайга бик яшьли тормыш йөген тартырга туры килә. Әтисезлек күңелен кимсетсә дә, яшьтәшләре алдында баш бирәсе килми. Мәктәптә тырышып укый, аеруча математиканы су урынына “эчә”. Казан дәүләт университетының астрономия бүлегенә имтиханнар тапшырырга баргач, әнисенең сүзләре колагыннан китми: “Улым, синнән башка берьялгызым нәрсә эшлим, кайт”. Документларын ала да Әтнәгә кайтып китә. Хисапчы булып эшли башлый. Сәүдә техникумына укырга керә. 2 ел укыгач, аны ташлый. Агроном булырга да уйлый. Анысын да ташлый. Педагогика институтының физика-математика факультетында укып, диплом ала. Мәктәптә эшләгән чорында, күп белгәнгә, директор аны хәтта “профессор” дип йөртә торган булган.
Эш яраткан егетне районда да күрәләр. Арча райкомына инструктор итеп алалар, аннан мәдәният бүлеге мөдире, башкарма комитет рәисе урынбасары, хакимият башлыгы урынбасары. Лаеклы ялга чыкканнан соң да музей директоры булып озак еллар эшли.
– Беләсезме, техникум, авыл хуҗалыгы институтында алган дәресләр дә тормышымда шулкадәр кирәк булды. Әлеге уку йортларын тәмамламасам да, башлангыч нигез алдым. Бер ялгансыз әйтәм, эш барышында алган белемнәргә таяна идем, – ди Ринат әфәнде. – Укытучылык канга сеңгән булса кирәк, педагог булдым. Кызларым да шушы юнәлешне сайлады.
Ринат аганың, белемнәремә таяна идем, диюе юкка түгел. 30 еллап район җитәкчеләренә доклад язган кеше ул. Моның өчен күп белергә, районны яхшы күзалларга, җирлектә булган вакыйгаларны тоя белеп, башкаларга үтемле итеп җиткерергә кирәк. Мондый сәләт күпләргә бирелми. Ә Фазлыйәхмәтовта бар. “Үз фикеремне район халкына җиткерә, сеңдерә белүем белән дә бәхетле кеше мин”, – ди тыйнак кына.
Ул – әдәбиятка да гашыйк кеше. Аның өендә китаплар шулкадәр күп, моның кадәр китап хәтта кайбер авыл китапханәләрендә дә юк. Татар, рус, чит ил язучыларының әсәрләрен гомере буе укыган кеше ул. Менә шуңа да аны язучылар яратты, хөрмәт итте. Мәшһүр язучыларыбыз кул тамгаларын салып, китапларын бүләк итте. Социаль мәсьәләләр буенча урынбасар булып эшләгән елларында Арчага килүче кунакларны каршы алучы да, кунак итүче дә ул булды. Россия Президенты Борис Ельцинга күрсәтү өчен әзерләнгән Сабан туенда да ул башлап йөрде. “Әлеге Сабантуйны онытырлык булмады, – дип искә ала Ринат әфәнде. – Мин – җаваплы кеше. Бөтен шартын туры китерергә кирәк. Кечкенә генә бер ялгышлык эшләсәң дә, хур булуың бар. Ничек итсәк иттек, бөтен Россиягә шау итәрлек бәйрәм оештырдык”.
Арча – Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Күлтәси, Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Сибгат Хәким, Мөхәммәт Мәһдиев, Гөлзада Сафиуллина, Айдар Фәйзрахманов кебек олпат талантларны биргән төбәк. Бу хакта без яхшы беләбез. Ринат әфәнде нәсел-тамырлары Арча белән бәйләнгән башка шәхесләрне дә барлап чыккан. Әйтик, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Сәхәбиеваның әбиләре Арча ягыннан икән. Әстерханнан килгән дип йөргән Зиннур Нурмөхәммәтовның да әбисе шушы яклардан. Мәрьям Рахманкулова, Рөстәм Яхин, Азат Аббасовларның да нәсел җебе шушы төбәктән. Хәзер ул татар әдәбиятына, сәнгатенә үз өлешләрен кертүче яшьләр арасыннан арчалыларны эзли.
Чыганак: (“Ватаным Татарстан”, /№ 82, 16.06.2015/)