События

Сикертән Сабантуенда 14.06.2016

Сикертән Сабантуенда

Сикертәндә авыл бәйрәме гөрләде. Гадәттәгечә, башта авыл хезмәтчәннәрен зурладылар. “Сабан батыры-2016” исеменә Зәкәрия Динмөхәммәтов лаек булды. Аңа тәкә һәм акчалата бүләк тапшырылды. Язгы чәчү буенча икенче урында Гайнулла Шәймуллин, өченче — Гыйлемхан  Вәлиуллин. Алар һәм тагын бик күпләр бу көнне бүләк алды.

Авыл бәйрәме бүләкләргә бай булды. Шушы якта туып-үсеп, хәзер Мәскәүдә яшәүче, туган авылына бәйрәмгә кайткан 100 яшьлек Салих ага Мөбәраков та мәйданга чыкты, җырлап та бирде әле. Районда быел 100нче булып Рәмзил улын тапкан Ташкичтән Ләлә Зарипова да бүләкләнде. Профсоюзның Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина ике кешегә бүләккә шифаханәгә юллама тапшырды.

Авыл бәйрәме төрле халык уеннары, спорт ярышлары, аттракионнар, җыр-бию, күңел ачу белән дәвам итте. Айдар Фәйзрахмановның фольклор ансамбле, гармунчы Кирам Сатиев, бертуган Ганиуллиналар,Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар да чыгыш ясады. Соңыннан бәйрәм салюты булды

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение