События

Сөбханалла, сөбханалла… 19.06.2016

Сөбханалла, сөбханалла…

Яңа Кенәр мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат–мәктәбе (директоры Ленар Вәлиев) 2015 елда ныклап төзекләндерелде. Интернат, әйтерсең лә, яңа күлмәк кигән. Аның хәтта исеме дә башка.

Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан бардым мин аларга. Интернатта татар теленнән һәм әдәбиятыннан укытучы Фәрит Вафинны без уйландыра торган мәкаләләр язучы автор буларак беләбез.

Әле ул оста итеп сөйли дә! Г.Тукайның “Сөбханалла, сөбханалла” шигырен укып җибәрде: залда утырган балалар белән елмаеп та, сокланып та тыңладык.

Әгәр күрсә шул

матурны Гайнетдиннәр,

Гади генә Котбетдиннәр,

Шәмсетдиннәр,

“Сөбханалла” дию

кайда аларга соң! –

Укымаган алар,

бернәрсә белмиләр.

Башта балалар укытучыларга һәм техник хезмәткәрләргә Г.Тукай иҗатына багышланган тамаша күрсәтте, төшке аштан соң тулы бер зал балалар зур абый, апалары әзерләгән программаны дәррәү кул чабып, елмаеп, көлеп, уйга да калып, рәхәтләнеп карады. Ул гынамы, балалар төрле командаларга бүленеп ярыш та оештыр— ганнар. Спорт залында “Апуш”, “Шүрәлеләр”, “Шәкертләр”, “Бәйрәм” командалары Тукай иҗаты буенча сорауларга җаваплар бирделәр, шигырьләрне тану, Тукай лау— реатларын белү буенча баш ваттылар, әкиятләрне сәхнәләштерүдә осталыкларын күрсәттеләр. Пластилиннан Г. Тукай геройларын ясау, рәсемнәр иҗат итү буенча да тулы бер күргәзмә эшләнгән иде. Шигырь бәйрәме дә матур гына узды. Апрель азагында үткән бу матур чараларны ни өчен язам соң мин? Максатым интернат–мәктәптәге рухны күрсәтү.

Быел 9 сыйныфны чыгарган укытучы Алсу Гайнуллинадан үзгәрешләр турында сорашам.

– О–о, үзгәрешләр бик күп, – дип сөйләде ул. – 16 ел укытам мин монда. Ремонттан соң хәзер интернатыбыз бигрәк тә матур. Балаларга күңелле, безнең дә эшкә киләсе килеп тора. Без баланың һәркайсы белән шәхси эшлибез. Аларны мөстәкыйль яшәргә, тормышка яраклы итеп тәрбияләргә тырышабыз. Бу ата–ана өчен бик тә мөһим.

Пөшәнгәрдән Фәрдия Сәйфуллина:

– Безнең улыбыз быел Яңа Кенәр интернат- мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлады, – дип сөйләде. – Чыгарылыш кичәсендә мин коллективка елый–елый рәхмәт укыдым. Улымнан кеше ясадыгыз, дип. Андагы мохит шундый җылы. Бу бит әти–әни яныннан чыгып киткән бала өчен бик тә мөһим. Уку белән беррәттән нинди генә чаралар оештырмадылар! Ашау әйбәт. Бала өчен безнең җаныбыз тыныч булды. Хәзер менә төзүчелеккә укырга бара.

Ата–анага иң элек үз баласын сәламәтлегенә карап тормышка яраклы, җәмгыятебезгә файда китерерлек итеп тәрбияләүне максат итеп куярга кирәк шул. Бөтен кеше дә очучы була алмаган кебек, һөнәрнең дә төрлесе бар. Биредә ашаталар, эчертәләр, остаханәсендә тегүчелеккә, агач эшенә, шомарту–буяу һөнәренә өйрәтәләр. Бакча, терлек бар. Әле менә яңа гына сыерчык оялары ясап, кошларны каршылап, аларның бала үстергәнен күзәтеп, очыртып мәш килделәр. Ә Г.Тукай иҗатын ничек тырышып өйрәнгән алар! 9 сыйныфны тәмамлагач, Казанның төзелеш көллиятенә укырга барулары да начар түгел. Кем әйтә әле аларны илнең лаеклы гражданнары булмас, дип! Биредә тәрбияләнүче балаларга карап, Г.Тукай сүзләре белән “Сөбханалла, сөбханалла” диясе килә.

…Бүген балалар җәйге каникулда, әти–әниләре янында. Әле кайчан гына биредә ятим балалар да тәрбияләнә иде.

Әлфия СӘГЫЙТОВА

Чыганак: http://arskmedia.ru

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение