Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Чатырлы ял аланында
Балаларның ялын оештыруга районда быел зур урын бирелде, җәйге лагерьлар гөрләп эшләде һәм эшли. Яңалык буларак беренче тапкыр бөек Тукай яшәгән төбәктә, Яңа Кырлайда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Арча район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе, Арча педагогика көллияте ярдәме белән татар теле юнәлешендә “Без Тукай оныклары” дигән төбәкара чатырлы җәйге ял аланы булдырылды. Анда Татарстан Республикасының барлык шәһәр һәм районнарыннан, Мари Иле, Удмуртия, хәтта Казахстаннан 150 сәләтле бала ял итте.
– Лагерьның төп максаты татар теленә өйрәтү, тел байлыгын арттыру, сүзлек запасын тулландыру, балаларның иҗади сәләтләрен ачу булса да, ял аланында булу балаларга иҗади планнарын башка юнәлешләрдә дә үстерергә мөмкинлек бирде. Лагерь эшчәнлеге милли традицияләрне дә үз эченә алды, новаторлык технологияләре турында да онытмады, бай һәм эчтәлекле, мавыктыргыч чаралар, очрашулар, мастер–класслар, дәресләр, эшлекле уеннар белән тулыландырылды, – диде Арча мәгариф идарәсе методисты, лагерьда оештыру эшләре җитәкчесе Энҗе Мостафина. – Иң беренче булып балаларның тел байлыгын белү өчен лагерьга керү тесты үткәрелде. Аны Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтыннан филология фәннәре кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова оештырды. Шушы лагерьда булган җиде көн эчендә тел байлыгының ничек үсүен күзәтү максатыннан соңгы көндә балалар яңадан тест тапшырды.
– Татарча белмим мин. Әмма аралаша торгач аңлый башладым. Татар теле белән казах теле арасында охшашлык та бар икән. Саннар, кайбер сүзләр дә бер төрлерәк әйтелә. Казах теле бераз катырак кына, – диде Казахстанның Атырау шәһәреннән килгән 9 сыйныф укучысы Лиана Подрядчикова, саф татар телендә исәнләшеп һәм хәерле көн теләп. – Биредә миңа бик ошады, икенче елга тагын киләчәкмен. Шунда татар сүзләрен дә күбрәк өйрәнермен.
Лагерьда балаларның бер минут буш вакытлары булмаган. Программа искиткеч бай, аңа нинди генә чаралар кертелмәгән.
– Көн аралаш танылган шәхесләр белән очрашулар оештырылды. Алдагы көнне генә татар радиосы диджейлары Айваз Садыров, Гөлназ Сәфәрова, Әбри Хәбриев, тапшырулар продюсеры Алмаз Гыйльметдинов булып китте. Алар төрле уеннар оештырды, балаларның бик күп сорауларына җаваплар бирде, – диде өлкән әйдаман, Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы Алсу Сәмигуллина.
Биредә якташ язучыбыз Рөстәм Галиуллин, профессор, әдәбиятчы Фәрит Яхин, “Ялкын” журналы әдәби бүлек җитәкчесе Ләйсән Фәйзуллина, “Безнең гәҗит” газетасы мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, “Яңа гасыр” телеканалы журналистлары иртәнге тапшырулар иҗат берләшмәсе мөхәррире һәм алып баручысы Фәридә Төхфәтуллина, “Туган җир” тапшыруы мөхәррире һәм алып баручысы Рамил Гарипов, “Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары һәм башкалар булып, мастер–класслар үткәреп киткән. Кул эшләре (бисер белән түбәтәйләр чигү, тегү, чигү), музыкаль инструментларда, курчак театрында уйнау буенча сәләтләрне үстерүгә, милли традицияләрне (Сабантуй, аулак өй, кунаклар каршы алу) искә төшерүгә, спорт уеннарына, мәдәни чараларга да зур урын бирелгән.
– Безгә лагерьда бик ошады. Аеруча дискәтүкләр искиткеч булды, – диделәр аерылмас дуслар булырга өлгергән Әтнә һәм Балтач районнары кызлары.
– Кушлавычка сәяхәт тә (5 автобус белән бардык), Сәгъди карт йортына, Габдулла Тукай музеена экскурсияләр дә балалар күңелендә матур тәэсирләр калдырды, – диде Энҗе Мостафина. – Яшәү шартлары да бик яхшы иде. Биш тапкыр тукландылар, менюда җиләк–җимеш, хәтта туңдырмага кадәр бар. Җылы, матур көннәрдә чатырларда тоту үзе романтика.
Тик санаулы вакыт тиз үтә. Узган шимбәдә лагерьны ябу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгың милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Флера Сәйфуллина, мәгарифне үстерү институты ректоры Рина Бәдриева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев һәм башкалар катнашты.
Гөлсинә Зәкиева
Чыганак: http://arskmedia.ru/