События

Быел Казан Сабантуенда «Арча ишегалды» Габдулла Тукай иҗатына багышланган иде 22.06.2025 Быел Казан Сабантуенда «Арча ишегалды» Габдулла Тукай иҗатына багышланган иде

Казанда милли бәйрәм – Сабантуй гөрләде. Анда Арча районы ишегалды бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановны нәни Апуш каршы алды.

Урта Сәрдә авылында Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә һәйкәл ачылды 20.06.2025 Урта Сәрдә авылында Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә һәйкәл ачылды
Хәзерге вакытта “Техно-Арск“ оешмасын җитәкләүче Нәҗип Гатауллинга туган авылы Урта Сәрдәдән чыгып киткәндә (алар гаиләсе Арчага күченә) 5 яшь кенә булган. Ул Арчаның 2  номерлы мәктәбендә укый, Гатауллиннар гаиләсе үрнәк, тырыш булуы белән билгеле. Нәҗип Нәбиулла улы да Россиядә, Татарстанда танылган эшмәкәр.

Урта Сәрдәдә егетләрне армиягә озаттылар 18.06.2025 Урта Сәрдәдә егетләрне армиягә озаттылар
Урта Сәрдә клубы уткәргән чараларына, авыл алкының активлыгына сокланырлык. Ниләр генә уйлап чыгармыйлар биредә.Зур авыл булмаса дә, клубы гөр килеп тора. Әле шушы көннәрдә генә клуб җитәкчесе Илфира Зариповадан хәбәр алдык. Элекке вакытлардагы кебек егетләрне армиягә озатуны оештырганнар. 

Арчада “Иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучысы”н билгеләделәр 17.06.2025 Арчада “Иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучысы”н билгеләделәр
“Арча районының “Иң яхшы чыгарылыш укучысы – 2025” исеменә Лесхоз мәктәбе укучысы Самирә Хәсәнова лаек булды.

Арча сабантуе мизгелләре... 15.06.2025 Арча сабантуе мизгелләре...
Шулай Арча сабантуенда ат ярышын карадым да капкадан кереп, төп мәйданга барышым. Кечкенә сәхнә янында туктамый кала алмадым. Шундый матур итеп Факия Шәрәфетдинова җырлый иде. Туктап, рәхәтләнеп тыңладым.

Шушы яшемә җитеп, беренче мәртәбә тере космонавтны күрдем 14.06.2025 Шушы яшемә җитеп, беренче мәртәбә тере космонавтны күрдем

Шушы яшемә җитеп, беренче мәртәбә тере космонавтны күрдем, аның белән чәй эчеп сөйләшеп утырдым.

Ул СССР дигән зур илнең соңгы космонавты, Советлар Союзы Герое Анатолий Павлович Арцебарский иде. Аның ни өчен нәкъ менә Арчага кайтуын юлдашым Рөстәм Зәкуан үзенә генә хас итеп аңлатты: “Гани Сафиуллин музеена кайта ул. Үз героегызны онытып бетерә язып, Сарманга биреп куйган идегез бит инде. Ә хәзер аның нигезенә әнә нинди шәхесләр кайта”, – диде.

Якты Көн авылы халкы маскировка өчен челтәр үрә 13.06.2025 Якты Көн авылы халкы маскировка өчен челтәр үрә

Вк төркемендә Якты Көн авылы хатын-кызларының яңадан маскировка өчен челтәр үрә башлаулары турында язылган. " Без янәдән эшкә тотындык", - дигән язмада.

Әйе, бәйрам бәйрәм белән, әмма безне анда үзләре дә туган якларына кайтып, бәйрәм итәргә зар- интизар булган егетләр көтә. Алар махсус операция зонасына илебез тынычлыгы чагында. Безнең кечкенә генә булса да ярдәмебез аларга туган як җылысы булып ирешә.

Арчада «Без Арчаны ясыйбыз» исемле пленэр узды 11.06.2025 Арчада «Без Арчаны ясыйбыз» исемле пленэр узды

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында районыбызда мавыктыргыч чаралар оештырыла

10 июньдә Арчада 62 яшь рәссамны җыйган «Без Арчаны ясыйбыз» пленэр узды. Укучылар шәһәрнең матурлыгын рәсемгә төшерделәр.

Корбан гаете уңаеннан шәхси эшмәкәр - Алмаз Шәйхиев балалар өчен Арчада Сабантуй бәйрәме оештырды 09.06.2025 Корбан гаете уңаеннан шәхси эшмәкәр - Алмаз Шәйхиев балалар өчен Арчада Сабантуй бәйрәме оештырды
Арчада урнашкан машиналар төзәтү салоны җитәкчесе, үзе дә ике бала әтисе Алмаз Шәйхиев үзе яшәгән урамда, шәһәребезнең Көнбатыш бистәсендә балалар өчен хәйрия Сабан туе уздырды. 

Яңа Кырлайда зират чистарту өмәсе оештырылды 08.06.2025 Яңа Кырлайда зират чистарту өмәсе оештырылды
Быел яңадан улым Заһидуллин Айнур һәм үземнең исемемнән чалган корбан итеннән  әзерләнгән плау белән Яңа Кырлайда зират чистарту эшендә катнаша алган авылдашларны сыйладык. Пешекчебез, авыл егете, Мәгъсумов Илнар Хәмит улы әзерләгән ризык телләрне йотарлык булды. Авылыбыз - Яңа Кырлай матурланганнан матурая, Аллаһның биргәненә шөкер. Гүзәл эшләребезне дәвам итәселәр килеп кенә тора.

Арчада Сабантуй бәйрәмен кунаклар милли йортлардан башлады 07.06.2025 Арчада Сабантуй бәйрәмен кунаклар милли йортлардан башлады
Традиция буенча, төп бәйрәм мәйданына үткәнче, кунаклар милли йортлар белән таныша. Аларның һәркайсында төрле милләтнең гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган күренешләр тасвирлана. Ишек төбеннән үк кунакларны милли киемнәрдән, җыр-бию белән каршы алалар.

Арчалар бочча буенча Татарстан чемпионатында уңышлы чыгыш ясады 04.06.2025 Арчалар бочча буенча Татарстан чемпионатында уңышлы чыгыш ясады
Казанда терәк-хәрәкәт аппараты авырулары нәтиҗәсчендә хәрәкәтләре чикләнгән кешеләр арасында бочча буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Анда безнең район егет һәм кызларыда уңышлы чыгыш ясады. Бу хакта Арча Укучылар Сарае хәбәр итә.

Арча кызы “Мини-мисс Татарстан” бәйгесендә Арча данын яклап чыгыш ясады 03.06.2025 Арча кызы “Мини-мисс Татарстан” бәйгесендә Арча данын яклап чыгыш ясады
Арча кызы Зәмирә Гыйлметдинова “Мини-мисс Татарстан” бәйгесендә “Мисс елмаю” номинациясендә җиңү яулады

Бүген ЗАГСта юбилярларны котладылар 02.06.2025 Бүген ЗАГСта юбилярларны котладылар
Арча Питомнигында яшәүче Гөлназ белән Хәниф Ибәтуллиннарның бергә өйләнешеп яши башлауларына 30 ел. Котларга балалары, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина, шәһәр советы җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Нигьмәтҗанова килде.

Сабантуйга бүләк җыйдылар 01.06.2025 Сабантуйга бүләк җыйдылар
Арчада быел да Сабантуйга бүләк җыйдылар. Элек Сабантуйны язгы кыр эшләре башланыр алдыннан бәйрәм итсәләр, хәзер инде ул июньдә, язгы кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә үткәрелә. Сабантуйның мәгънәсе дә “сабан ашлыгы хөрмәтенә тантана”.

Якташыбыз Марат Әхмәтов Кушлавычта һәм Яңа Кырлайда булды 30.05.2025 Якташыбыз Марат Әхмәтов Кушлавычта һәм Яңа Кырлайда булды
2026 елда Г.Тукайның тууына 140 ел була. Юбилей уңаеннан Яңа Кырлайда бик зур күләмдәге эшләр башкарылды. Музей директоры Алинә Мөхәммәтшина шул яңалыклар белән таныштырды. Музей үзе дә яңарыш кичергән. Сәгъди абзый йорты турысыннан башлап Ия елгасының ике як яры буйлап җәяүлеләр юлы эшләнгән.

Казаннан каләмдәшебез, якташыбыз Риман Гыйлемхан очрашуга кайтты 29.05.2025 Казаннан каләмдәшебез, якташыбыз Риман Гыйлемхан очрашуга кайтты
Риман әфәнденең яңа китабы чыкты. "Хәзергә шулар" дип атала ул. Яңа китапны тәкьдир итү кичәсе булды. Риман әфәнде белән бергә иҗатташ иптәшләре якташыбыз Вакыйф Нуриев, Зиннур Мансуров кайтты. Истә калырлык очрашу булды.

Арчада чик сакчылары хөрмәтенә мемориал ачылды 28.05.2025 Арчада чик сакчылары хөрмәтенә мемориал ачылды
Армиядә чик сакчылары булып хезмәт иткән ир-егетләр җыелды. Шактый күп килделәр. Җиңү паркы күрешү-сөйләшү, көлешүләрдән, яшь чакларны искә төшерүләрдән шау-гөр килеп торды.  Паркта чик сакчылары хөрмәтенә мемориал эшләнгән. Мемориалны ачу тантанасына Биектаудан ретро автомобильләр колоннасы да килеп җитте. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов катнашты.

Арча мөхтәсибәте җыелма командасы – беренче 27.05.2025 Арча мөхтәсибәте җыелма командасы – беренче

Районыбызда беренче мәртәбә мөселманнар арасында “Арча” кубогына хоккей буенча республика турниры узды.

Ярышның төп максаты – туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.

Арча район мөхтәсибәте район күләмендә үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый. Спортта да, мәдәнияттә дә ул алдынгы сафларда. Үзе дә спортның төрле төрләре буенча район гына түгел, зона, республика  ярышлары да оештыра, республиканың төрле районнарыннан спортчыларны туплый. Мөселманнар арасында чаңгы ярышлары, волейбол, мини футбол турнирлары оештыру матур традициягә кереп китте.

Якты Көн авылында ныклап төзекләндерелгәннән соң “Дамир” коесын ачу тантанасы булды 26.05.2025 Якты Көн авылында ныклап төзекләндерелгәннән соң “Дамир” коесын ачу тантанасы булды
Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев коены төзекләндерүдә катнашкан бар кешегә рәхмәтен белдерде. “Сокланам мин Якты Көн авылы халкына, аларның бердәмлегенә, булганлыгына. Андый авыллар бик сирәк”, – диде ул. Өлкәннәр, яшьләр, балалар изге коега суга бару күренешен күрсәттеләр. Роберт Юнысов чакыруы буенча килгән Гөлүсә Ахунова, Расих Галимҗанов, Шәүкәт Вәлишин, Казаннан яшь артистлар чыгыш ясады. Балалар өчен уеннар оештырылды. 

Яңа Кенәр мәктәбендә Татарстан Республикасы чемпионы Гөлнара Рәшитова истәлегенә төбәк шахмат ярышы булды 25.05.2025 Яңа Кенәр мәктәбендә Татарстан Республикасы чемпионы Гөлнара Рәшитова истәлегенә төбәк шахмат ярышы булды
Турнирда Арча, Казан, Мамадыш, Кукмара һ.б. районнардан, Мари Иле республикасыннан 17 команда составында 50 бала катнашты.

«Әлифба» музеенда тарихка язылып кала торган очрашу 22.05.2025 «Әлифба» музеенда тарихка язылып кала торган очрашу

Арча педагогика көллияте каршындагы “Әлифба” музеенда Харис Салихов студентлар белән очрашты.

Язучы, сугыш ветераны, фән эшлеклесе, академик, отставкадагы милиция полковнигы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис Салиховка 98 яшь.

Шушмабаш мәктәбендә директорлар семинары булды 21.05.2025 Шушмабаш мәктәбендә директорлар семинары булды
Шушмабаш урта мәктәбендә «Музейларда тарих чагылышы, истәлекләр, чорлар агышы» темасына директорлар семинары узды.

Чиканас үзешчәннәре “Йөрәк ярасы” дигән пьесасы буенча спектакль куйды 20.05.2025 Чиканас үзешчәннәре “Йөрәк ярасы” дигән пьесасы буенча спектакль куйды
Чиканаста үзешчән драматург Рәмзия Мөхәммәтҗанованың “Йөрәк ярасы” дигән пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль карап кайттым.

Роза Шәйхетдинованың яңа “Сагыш җилләре” китабын тәкъдим итү кичәсе булды 19.05.2025 Роза Шәйхетдинованың яңа “Сагыш җилләре” китабын тәкъдим итү кичәсе булды
Арча үзәк китапханә-сендә күп китаплар авторы Роза Шәйхетдинованың яңа “Сагыш җилләре” китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Арча районында «Экояз – 2025» бәйгесе кысаларында чишмәләрне чистарттылар 14.05.2025 Арча районында «Экояз – 2025» бәйгесе кысаларында чишмәләрне чистарттылар
Арча районында яшәүчеләр «Экояз – 2025» бәйгесендә актив катнашуын дәвам итә. Бәйгенең алтынчы атнасы чишмәләрне һәм аларның тирә-юнен төзекләндерүгә һәм чистартуга багышланды.

Күлтәс зиратында өмә 13.05.2025 Күлтәс зиратында өмә

Кечкенә генә авыл булса да, игелекле чараларны оештырып торалар.

Май башында күл тирәсен чистарттылар. Инде менә җыелышып, зиратны чистарттылар.

Яңа Иябаштан 80 яшьлек Тәбрис Шакиров 128 тапкыр гер күтәрә 12.05.2025 Яңа Иябаштан 80 яшьлек Тәбрис Шакиров 128 тапкыр гер күтәрә
Казанда Николай Жребцов истәлегенә халыкара гер күтәрү ярышлары узды. 8 илдән катнаштылар

“Ярышта беренче урынны алдым, – дип сөйләде Яңа Иябаштан Тәбрис Шакиров – 128 тапкыр күтәрү саналды. Озын цикл. Кутәреп бетерүгә врач кан басымымны улчәде. 80 яшь бит!“. Котлыйбыз!

Алар өчен Җиңү көне - дулкынландыргыч бәйрәм 11.05.2025 Алар өчен Җиңү көне - дулкынландыргыч бәйрәм

Арчада Җиңү бәйрәмендә кем белән сөйләшсәм дә, сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк.

Кышкардан Мәхмүт Ибраһимов: "Әти Мәсгутнең әтисе Әхәт бабай һәм аның энесе Камал абый сугышта катнашканнар, - дип сөйләде. - Абыйлы - энеле Әхәт бабай белән Камал абый икесе дә сугышта һәлак булганнар. Үзем 1981-1983 елларда Әфганистанда хезмәт иттем.

Ветераннар, сезгә тиеш әле бик күп язлар... 10.05.2025 Ветераннар, сезгә тиеш әле бик күп язлар...
Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Шушмабаш мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән ветеран укытучы Әминә Нуриеваның хәлен белеп, Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап, бүләкләр тапшырды.

Арчада зур бәйрәм узды: Бөек Җиңүгә 80 ел 09.05.2025 Арчада зур бәйрәм узды: Бөек Җиңүгә 80 ел

Бүген Арча шәһәрендә Бөек Ватан сугышынды Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы парад булды.

Искиткеч матур бәйрәм иде бу. Көн дә рәхимле булды, халык та күп иде. Парадта катнашучыларның һәркайсына рәхмәт, бәйрәмне ямьләндерүчеләр сез бит! 

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты коллективы Наласада концерт куйды 09.05.2025 Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты коллективы Наласада концерт куйды
"Өмет" хор коллективы эчтәлекле һәм матур концерт куйды. Сугыш һәм тынычлык темасына җырлар җырланды, шигырьләр сөйләделәр. Тамашачылар бик яратып тыңладылар, үзләре дә кушылып җырладылар. 

Күлтәс авылында күл буен җыештыралар 08.05.2025 Күлтәс авылында күл буен җыештыралар
Күңелле вакыйгалар. Грант отып, кибеп беткән күлне терелттеләр, чишмәләрне яңарттылар. Менә хәзер авылдашлар бергәләп өмәгә чыккан. Учакта казанда пылау да пешә. Бергә-бергә эшләгәч, тамак ялгап алулары да күңелле! Исән-сау булып, очрашып, өмәләр оештырып торырга язсын! 

Арча районы җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сугыш ветеранын тәбрикләде 07.05.2025 Арча районы җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сугыш ветеранын тәбрикләде
Бүген район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Арчада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать ага Ногмановны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән тәбрикләп аңа Татарстан Рәисе һәм үзенең котлауларын һәм бүләкләрен тапшырды.

Корайванда мәгънәле һәм моңсу бәйрәм узды 06.05.2025 Корайванда мәгънәле һәм моңсу бәйрәм узды
6 майда Корайван авылында матур, мәгънәле, моңсу бәйрәм үткәрделәр. Урта Курса, Корайван мәктәпләре укытучылары, укучылары бик тырышып әзерләнгән. Сугыш темасына багышланган җырлар, шигырьләр күңелләргә үтеп керде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Арчада булды 05.05.2025 Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Арчада булды

Рөстәм Миңнеханов “Тукай эзләре буйлап“ дип аталган туристик маршрут объектларын карады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 5 майда Арча районында булды. Ул башта районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аннан соң хуҗалык җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, инвесторлар һәм район активы белән очрашты.

Яңа Иябаштан Тәбрис Шакиров җиңеп кайтты 04.05.2025 Яңа Иябаштан Тәбрис Шакиров җиңеп кайтты
Казанда Николай Жребцов истэлегенэ халыкара гер күтәрү  ярышлары узды. Барлыгы 8 илдән катнаштылар. Яңа Иябаштан Тәбрис Шакиров  128 тапкыр күтәреп җиңеп кайтты. Котлыйбыз һәм исәнлек-саулык телибез. 

Арчаның 2нче мәктәбендә 1975, 1985, 1995, 2005, 2015нче елны мәктәпне тәмамлаган укучылар очрашты 03.05.2025 Арчаның 2нче мәктәбендә 1975, 1985, 1995, 2005, 2015нче елны мәктәпне тәмамлаган укучылар очрашты

Мәктәп яны сыйныфташларның күрешүләреннән шау-гөр килеп торды. Фойеда фотолардан торган стендлардан сабакташлар үзләрен эзләделәр. Аннан икенче катка күтәрелделәр. Ә анда коридор очрашуга килүче юбилярлар белән тулган иде. Мәктәп директоры Гөлназ Гыйниятуллина кунакларны сәламләде. Мәктәп укучылары бик матур концерт күрсәттеләр. Аннан сүз заманында шушы мәктәптә укыган кунакларга бирелде. Алар үзләрен укыткан укытучыларга рәхмәт әйтеп, сыйныфташлары турында сөйләделәр. Очрашу бик матур булды. Сыйныфташлар үзләре укыган классларда булып, фотоларга төшеп, бик күңелләре булып, бергәләп чәй өстәле - рестораннарга таралыштылар.


Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов: «Ватаныбыз сагында торучыларыбызга гуманитар ярдәмне тапшырдык» 29.04.2025 Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов: «Ватаныбыз сагында торучыларыбызга гуманитар ярдәмне тапшырдык»
«Ватаныбыз сагында торучыларыбызга гуманитар ярдәмне тапшырдык» – дип яза үзенең Телеграм-каналында Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. 

Авыл халкының бердәмлеге, бер-берсенә ихтирамы менә шундый очракта беленә 28.04.2025 Авыл халкының бердәмлеге, бер-берсенә ихтирамы менә шундый очракта беленә
Чиканас авылы халкы уртак көч белән махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен әйберләр алырга 49000 сум акча җыйган. Бу изге эшкә 64 кеше үзеннән өлеш керткән. “Ярдәм акчасы җыюны китапханәче Алсу Хаҗинуровна төгәл итеп алып барды, – дип хәбәр итте безгә Халидә Вафина. 

Арчада «Җиңү диктанты»н 400дән артык кеше язды 25.04.2025 Арчада «Җиңү диктанты»н 400дән артык кеше язды

Бүген Россиянең барлык өлкәләрендә «Җиңү Диктанты» акциясе старт алды.

«Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр 2019 елның 7 маенда узды, анда 24 илдән 150 меңнән артык катнашучы булды. Шуннан бирле проектка кушылырга теләүчеләр саны арта бара. 2025 елда диктант бөтен Россия буенча 35 мең мәйданчыкта һәм 90нан артык чит илдә уза.

Арчалар - «Аҗаган 2.0» уенының зона этабы призерлары 23.04.2025 Арчалар - «Аҗаган 2.0» уенының зона этабы призерлары
20-22 апрель көннәрендә Казан югары танк команда училищесы территориясендә «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды

Нихәл, авыл? Яки авылларга “Хәбибуллиннар” кирәк шул 22.04.2025 Нихәл, авыл? Яки авылларга “Хәбибуллиннар” кирәк шул
Бер үк кешеләр, бер үк вакыйгалар турында кайта-кайта яза торган гадәтем бар. Миңа, еллар узып, заманның, кешеләрнең ничек үзгәрүен күзәтү кызык. Мәсәлән, Арчаның “Курса МТСы” хуҗалыгында берничә тапкыр булганым бар. Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновның авыллар яшәсен өчен ничек тырышып йөрүләрен үз күзләрем белән  күреп сокланып кайта идем. 

Җиңүче тәрбиячеләребез 20.04.2025 Җиңүче тәрбиячеләребез
Татарстан Республикасының "Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы "Мәгариф бүлеге" һәм "Ямәширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" тарафыннан  оештырылган, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең татар телендә белем бирүче тәрбиячеләре арасында үткәрелүче Республикакүләм "Иң милли тәрбияче-2025" бәйгесе узды.  

“ЭкоЯз” бәйгесе кысаларында Лесхоз мәктәбе укучылары Үрнәк бистәсендә өмә үткәрделәр 19.04.2025 “ЭкоЯз” бәйгесе кысаларында Лесхоз мәктәбе укучылары Үрнәк бистәсендә өмә үткәрделәр

“ЭКОяз” санитар-экологик икеайлыгы кысаларында мәктәп укучылары ел саен бистә урамнарына чыгып, аның территориясен җыештыру һәм төзекләндерү буенча “Чиста бистә” акциясен үткәрә.

Районда өмәләр дәвам итә 17.04.2025 Районда өмәләр дәвам итә
Территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Районыбыз коллективлары үз территорияләрен чистарту белән беррәттән “Экояз – 2025” бәйгесендә актив катнаша. Габдулла Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе коллективы да, мәктәп территориясеннән тыш, авыл территориясен дә җыештырды.

«Әллүки» балалар театр студиясе - Россиякүләм бәйге җиңүчесе 14.04.2025 «Әллүки» балалар театр студиясе - Россиякүләм бәйге җиңүчесе

Арча районы мәдәният йорты каршында ике ай элек кенә эшли башлаган «Әллүки» балалар театр студисенең беренче җиңүләре дә бар

"Чулпан" I Бөтенрәсәй балалар иҗаты конкурсының фольклор номинациясендә театр студиясе 1 нче дәрәҗәле лауреат Дипломына лаек булды. Алар "Уракчы кызлар" фольклор күренеше белән чыгыш ясадылар.

Кышкарда очрашу 13.04.2025 Кышкарда очрашу
Кышкар авылында үзешчән шагыйрьләр  Гөлара Шәрипова һәм Марсель Шәрәпов белән очрашу кичәсе булды. Ул аларның иҗатларын яктыртуга багышланды. Авторлар үзләре дә шигырьләрен укыды, Кышкар үзешчән артистлары да яхшы әзерләнгән иде. 

Сугыш ветераны янында булдылар 12.04.2025 Сугыш ветераны янында булдылар
Район пенсионерлар берлеге рәисе Руфия Баһаветдинова белән РФ һәм РТның Пенсия һәм соцталь иминиятләү идарәсенең клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать Ногыманов янында булдылар. Хәлләрен сорашып, котлау открыткалары, бүләкләр тапшырдылар.

Алмаз Хисаметдинов волонтерларны бүләкләде 11.04.2025 Алмаз Хисаметдинов волонтерларны бүләкләде
Хәйрия эшчәнлегенә һәм волонтерлык хәрәкәтенә өлеш керткән һәм үстергән, Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткән өчен “Мәрхәмәтлек-Мелосердие” Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсенең Рәхмәт хатлары Арча район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия Шәриф кызына, “Җиңү волонтерлары” инициатив төркеме волонтеры Латипова Алинә Илдар кызына тапшырылды.

Арча районында өченче гуманитар колонна әзерләнә 10.04.2025 Арча районында өченче гуманитар колонна әзерләнә

Соңгы көннәрдә районның яңа җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов хуҗалыклар белән танышып йөрде. Үзе әйткәнчә, Арча районы аның өчен моңарчы да чит түгел иде.

Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе булып эшләгәндә дә районыбызда еш була иде.

Фәттахов Ильяс Сәхәп улына мактаулы исем бирелде 09.04.2025 Фәттахов Ильяс Сәхәп улына мактаулы исем бирелде
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Арча-информ» филиалы мөхәррире Фәттахов Ильяс Сәхәп улына Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелүе турында без инде хәбәр иткән идек.

Халык өчен тырышты. Берәүне дә рәнҗетмәде 06.04.2025 Халык өчен тырышты. Берәүне дә рәнҗетмәде
Түбән Пошалым авылында яшәүче Фәргать абый Рәхимҗанов “Дуслык” ордены, “Фидакарь хезмәт”, “Ленинның 100 еллыгы” медальләре иясе

Илшат Нуриев: «Без сезнең белән бик матур эшләдек» 03.04.2025 Илшат Нуриев: «Без сезнең белән бик матур эшләдек»

Муниципаль депутатлар Илшат Нуриевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы гаризасын карады, район башлыгы карары хупланды.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, башка эшкә күчү сәбәпле, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатылды. Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару Алмаз Хисаметдиновка йөкләнде.  

Арчаның «Хәят» этник театры төркеме Сочидан җиңү белән кайтты 01.04.2025 Арчаның «Хәят» этник театры төркеме Сочидан җиңү белән кайтты
Арча  балалар сәнгать мәктәбенең «Хәят» этник костюм театры төркеме кызлары (җитәкчеләре Кәримова Альмира Әхтәм кызы, Галимҗанова Айгөл Рәдис кызы, Гомәрова Альбина Данис кызы, Вильданова Галима Урал кызы) Сочида  узган «Золотой ключик-2025»  Халыкара фестиваль-бәйгесендә катнашып, балалар театры костюмнары модасы номинациясендә, дизайнер Венера Моисееваның «Хыял» коллекциясе белән, 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Айван авылында Ураза гаете уңаеннан бәйрәм 30.03.2025 Айван авылында Ураза гаете уңаеннан бәйрәм

Бәйрәм буласын интернет челтәрләрдәге Авылдашлар төркемендә язып элделәр. Халык алдан белеп торды.

Фермер Гатауллин Нафиль: "Мәчеттә хәзрәт Илшат Кәримуллин белән  авылдашлар бергә җыелган вакытта, әйдәгез, балалар, авыл халкы белән Ураза гаете көнне бәйрәм оештырабыз, дип сөйләштек", - дип сөйләде.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Гарифуллинага 70 яшь 27.03.2025 Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Гарифуллинага 70 яшь

Гомер буе мәдәният өлкәсендә эшләгән Нәсимә ханым Гарифуллина белән 4 сәгать сөйләшеп утырганбыз.

Нәсимә редакциягә килгәндә мин икенче бүлмәдә идем, елмаеп,  ишектән берәү башын тыкты, мин Нәсимәме соң бу дип, икеләнеп калдым. Матур кызыл яулыктан, алсу битле, Нәсимәгә охшаган япь-яшь бер ханым карап тора иде ишектән. “Әйе, әйе, мин Нәсимә бу!” – дип көлде ул. Менә шул япь-яшь матур ханымга 70 яшь. 

Арчада ай дәвамында ифтар мәҗлесләре үтте 26.03.2025 Арчада ай дәвамында ифтар мәҗлесләре үтте

Рамазан ае ахырына якынлашты. Бу көннәр Арчаның “Үзәк” мәчетендә аеруча кысан график белән үтте, вакыйгаларга да бай булды.

Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге, шулай ук Коръәни Кәрим өйрәнү үзәгендә ифтар мәҗлесләре үткәрелде.

«Кабак» рәсемнәр күргәзмәсендә 25.03.2025 «Кабак» рәсемнәр күргәзмәсендә

Арчаның "Казан арты" музеенда  "Кабак" исемле рәсемнәр күргәзмәсе ачылу тантанасында катнашырга туры килде.

Рәссамнар - болытлы көндә дә кояш чыгара алучылар, кәефсезнең кәефен күтәрә белүчеләр. Иҗатлары  белән галәмгә алып  чыгалар, су төбенә алып төшә алалар,  тауларга күтәрә беләләр.

Ана күңелен айкап чыгарган очрашу 25.03.2025 Ана күңелен айкап чыгарган очрашу
Күпербашта хәйрия концерты үткән. Моңа кадәр өйдән бик чыкмаган Фәридә апаны ул көнне аягы үзеннән үзе мәдәният йортына тарткан.

Арчада “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының төбәк этаплары узды 25.03.2025 Арчада “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының төбәк этаплары узды
Һөнәри осталык чемпионатының төбәк этапларында Арча педагогия көллиятенең 18 студенты һәм көллиятнең гимназия сыйныфларында белем алучы 10 укучысы, Арчаның 1нче, 2нче һәм 6нчы мәктәбенең дүрт укучысы катнашты.

Бу сыерчык ояларын күрегез сез, хикмәт! 24.03.2025 Бу сыерчык ояларын күрегез сез, хикмәт!
Лесхоз мәктәбендә күрдек без төрледән төрле матур сыерчык ояларын. Ул фантазия! Гадәти генә сыерчык оялары түгел алар!

Арчалар ярышларда катнашып торалар һәм җиңәләр дә! 23.03.2025 Арчалар ярышларда катнашып торалар һәм җиңәләр дә!
22 мартта "Батыр" спорткомплексында 2010 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында "Зилант" спорт клубы Кубогына көрәш буенча ачык Теләче  районы беренчелеге узды. 

Кайсы балалар бакчасы беренче! 22.03.2025 Кайсы балалар бакчасы беренче!

Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) спорт ярышларын оештырып тора. Бу юлы волейбол ярышлары балалар бакчаларында эшләүчеләр арасында үтте. Ярышлар Яңа Кенәр мәктәбендә эшләгән педагог, көчле волейболчылар әзерләгән Тәлгат Әхмәтов истәлегенә үткәрелде.

Арча чаңгычылары шәп чаба! 21.03.2025 Арча чаңгычылары шәп чаба!
Сарманда, махсус һөнәри уку йортлары арасында, чаңгы буенча финал ярышлары булды. Арча педагогика көллияте командасы зур өстенлек белән, барлык көндәшләрен дә узып, I урынны яуладылар. Шәхси зачетта Подкопаев Глеб - I урын, Хаматов Евгений – II урын, Сабирова Зилә -  II урынны алдылар. Көллият данын шулай ук Трофимов Иван, Сәлахиев Ислам, Җиһаншин Айнур якладылар.

Арчабыз горурлыгы 21.03.2025 Арчабыз горурлыгы

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт театры бинасында композитор Роза Мөхетдинованың “Тамырлар” кантатасы яңгырады.

2004 елда Сәлих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында тыңлаган идек инде аны. Һәм менә егерме елдан соң ул яңадан тамашачы игътибарына тәкъдим ителде.

Егетләребезгә үзенчәлекле ярдәм 20.03.2025 Егетләребезгә үзенчәлекле ярдәм

Арча мәдәният йортында балалар катнашында зур концерт булды. Хәйрия концерты.

Ел да эстрада сәнгате “Созвездие–Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры алдыннан Арча балалар сәнгать мәктәбе иң-иң яхшыларны барлый.

Лесхоз мәктәбендә ветераннарны котладылар 20.03.2025 Лесхоз мәктәбендә ветераннарны котладылар
Лесхоз мәктәбендә, ай-яй, матур очрашу оештырдылар. Ветеран укытучылар Равия Емельянова белән Алия Степановага 85 яшь тулу уңаеннан үзләрен мәктәпкә кунакка чакырдылар.

Районда шашка ярышларының 2нче этабы 19.03.2025 Районда шашка ярышларының 2нче этабы
Арча Укучылар сараенда шашка  буенча шәһси һәм команда  беренчелегенә мәктәп укучылары арасында 2 нче этап район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып,  4 төркемгә бүленеп үткәрелде. 16 мәктәптән 120 укучы катнашты.

Түбән Мәтәскәдә хәзер дзюдо белән дә шөгыльләнәләр 18.03.2025 Түбән Мәтәскәдә хәзер дзюдо белән дә шөгыльләнәләр

Узган шимбәдә Түбән Мәтәскәнең яңа ачылган спорт залында «Казанка» хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров призына балалар һәм яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе узды.

- Көрәш буенча соңгы елларда безнең район алдынгы урыннарда. Бу , иң беренче чиратта , сезнең, тренерларыгыз һәм әти-әниләрегезнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Киләчәктә дә сезгә уңышлар телим, - диде яшь көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп район башлыгы Илшат Нуриев.

Арчада хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе үтте 17.03.2025 Арчада хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе үтте
Гүзәл затларыбыз өчен Арча муниципаль район башлыгы исеменнән ифтар мәҗлесе үтте. Мәҗелестә Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Алсу Фирдәүс кызы, шулай ук район мөгаллимәләре һәм җитәкчеләре катнашты. Аллаһ кабул итсен.

Кышкар авылында Таһир-Зөһрәләр җыелды 11.03.2025 Кышкар авылында Таһир-Зөһрәләр җыелды

Арча районында беренче тапкыр «Исемең матур, кемнәр куйган?» исемле бәйге оештырылды

Чараның идея авторы, клуб мөдире Ләйсән Шәфигуллина әлеге чараны оештыру белән бик күптәннән янып йөргәне турында әйтте. «Минем идеямны күтәреп алучы район мәдәният йорты хезмәткәрләренә, теләкләремне чынга ашырырга ярдәм итүче сәнгать җитәкчебез Илмира Зариповага, китапханәче Гөлнара Ибраһимовага, укытучы

Өч буын – бер гаилә! 10.03.2025 Өч буын – бер гаилә!

“Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов үз кешеләренең кадерен белә.

Хисап җыелышында бүләкләү өлеше үзе бер тамашага әверелә. Югары Курса авылында бер йортта өч буын булып  яшәүче Хәбибуллиннар белән очрашуга чакыруы да әнә шул хөрмәтнең дәвамы иде: “Андый гаиләләр районда гына түгел, республикада да бармы икән!“ – диде ул.

Арчада Гөлара Шәрипованың юбилеена багышланган очрашу узды 09.03.2025 Арчада Гөлара Шәрипованың юбилеена багышланган очрашу узды

Арча үзәк китапханәсендә “Тормыш бит ул матур китап кебек, язучысы аның үзебез” дигән очрашу кичәсе булды.

Ул үзешчән шагыйрә, искиткеч матур әсәрләр авторы Гөлара Шәрипованың илле яшьлек юбилеена багышланды.
Гөлара турында мин беренче тапкыр сәхнәдән ишеттем һәм үзен дә күрдем. Буа дәүләт театры җитәкчесе Раил Садриев аның шигырен сөйләде һәм авторын сәхнәгә чакырды. Аннан соң инде күпме еллар үтте. Хәзер Гөлараның шигырьләрен бик күп кеше сөйли, көйгә сала, җырлый, танылган шагыйрәләр аның турында искиткеч матур сүзләр җиткерә. Бу юлы иҗат кичәсенә кайткан республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова Гөлара Шәрипованы “Арчаның асылташы” дип атады, аңа багышлап язган шигырен дә укыды.

8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2025 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. 

Бүген якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне! 07.03.2025 Бүген якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне!
Бүген, 7 март көнне якташыбыз, халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне! 

Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә бүгенге көн геройлары белән очрашу булды 06.03.2025 Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә бүгенге көн геройлары белән очрашу булды
Мәктәп үзе үк Герой исемен йөртә. Арчаның тау башында туып-үскән Валентин Федорович Ежков шушы мәктәптә укыган. Бөек Ватан сугышында Донецк өлкәсендә Степановка авылы янында рота командиры Валентин Ежков  немецларның өч һөҗүмен кире кайтарып, 12 танкны юкка чыгара. Һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Экраннан Геройның балачагыннан алып, сугыш көннәренә кадәр тулы бер фильм карадык. 

Арчада «Герой әтисе» күргәзмәсе эшли башлады 05.03.2025 Арчада «Герой әтисе» күргәзмәсе эшли башлады

Арча мәдәният йортында “Герой әтисе” республика күчмә күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

Ул махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтеп, дәүләт бүләгенә лаек булган һәм яу кырында башын салган герой егетләребезгә, аларның әтиләренә багышлана.

Арчада яшәүче тыл ветераннарына медальләр тапшырылды 04.03.2025 Арчада яшәүче тыл ветераннарына медальләр тапшырылды
Район башлыгы Илшат Нуриев 4 мартта Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераннары Әлфия Гыйбадуллинага,  Әлфия Әкбировага, Анна Дзехка, Мәүҗүдә Галимҗановага “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел“ юбилей медальләрен тапшырды.

Түбән Мәтәскәдә спортзал ачылды 02.03.2025 Түбән Мәтәскәдә спортзал ачылды

“Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров гаҗәпләндерүдән туктамый. Районда гаилә фермасын беренче булып ул төзеде.

Әкрен генә сүнеп барган Казанбашка ул җан өрде, менә дигән машина-трактор паркы барлыкка килде. Заманча куәтле тракторлар, комбайннар, чәчү комплексы кайтты. Казанбашта сөтчелек комплексы сафка басты.

Арчада якташ язучылар катнашында мәктәп укучылары белән очрашулар һәм пленар утырыш узды 28.02.2025 Арчада якташ язучылар катнашында мәктәп укучылары белән очрашулар һәм пленар утырыш узды

26 февраль көнне Арча районына шушы җирлектә туып үсүче танылган иҗат сөючеләр җыелды. 

Рифат Җамал, Риман Гыйлемханов, Гүзәл Әдхәм, Вакыйф Нуриев, Наилә Ахунова, Гәүһәр Хәсәнова, Гөлчирә Нәҗметдинова, Зиннур Тимергалиев –иҗатның төрле өлкәләрендә хезмәт куючы хөрмәтле якташларыбыз. Яңа Кенәр, Казанбаш, Сеҗе, Утар-Аты, Түбән Мәтәскә мәктәбе укучылары һәм укытучылары әлеге шәхесләр белән күрешү бәхетенә иреште. 

Безнекеләр беренче! Котлыйбыз! 28.02.2025 Безнекеләр беренче! Котлыйбыз!
26-27 февраль көннәрендә Мамадыш районы, Түбән Ушмы авылында 2009-2010 елгы егетләр арасында «Ялкын» журналы призына Р. Мөхәммәтшин истәлегенә үткәрелгән көрәш буенча ТР беренчелеге ярышлары тәмам. Ике көн келәмдә кызган бил алышу җиңүчеләрен тәкъдим итәбез. КОМАНДА ҖИҢҮЛӘРЕ: 1 урын – Арча (338) 2 урын – Яр Чаллы (330) 3 урын – Саба (319)

“Безнең геройлар” дигән күргәзмә ачылды 27.02.2025 “Безнең геройлар” дигән күргәзмә ачылды

“Казан арты” тарих-этнография музеенда “Безнең геройлар” дип аталган күргәзмә ачылды.

Ул Иҗтимагый совет рәисе Надия Мифтахетдинова инициативасы буенча музей хезмәткәрләре, ветераннар советы ярдәме белән оешты.

Арчада “Дус сыйныф серләре” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр 26.02.2025 Арчада “Дус сыйныф серләре” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Гыйнвар аенда әти-әниләр комитетлары арасында “Дус сыйныф серләре” республика бәйгесенең муниципаль этабы узуы турында без инде хәбәр иткән идек. Әти-әниләрнең, балаларның, сыйныф җитәкчесенең бердәм эшчәнлеген күрсәтүгә юнәлдерелгән бәйгедә быел райондагы 33 мәктәп командасы катнашкан иде.

Арчада «Три татарина» белән очрашу узды 25.02.2025 Арчада «Три татарина» белән очрашу узды
Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Без булдырган дөнья" исемле арт-очрашу оештырды. Анда Арчаның 6 нчы урта мәктәбе, Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицей укучылары чакырылган иде. Бу чара сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле "Три татарина" остаханәсен булдырган егетләр катнашында узды. Алар үзләренең тырышлыклары һәм иҗади алымнары белән фанерадан эшләнгән эшләнмәләр күргәзмәсен алып килгәннәр иде.

Быелгы кубок «Хәсәншәех» командасында 24.02.2025 Быелгы кубок «Хәсәншәех» командасында

Район башлыгы призына үткән хоккей турнирында «Хәсәншәех» командасы җиңү яулады.

Традицион турнир быел ике этапта узды. 1-2 февральдә үткәнендә 8 команда: "Хәсәншәех ", "Тигры", "Пөшәңгәр", ""Торнадо", "Субаш Аты", "Яңа Кенәр", "Арча" һәм "Северный" командалары катнашкан иде. Алар үзара турнирның икенче этабына чыгу өчен көрәште. 

Арчада “Сафта” хәрби-спорт уеннары бара 22.02.2025 Арчада “Сафта” хәрби-спорт уеннары бара
Бүген Арча Укучылар Сараена районыбызның 25 мәктәбе командасы “Сафта” хәрби-спорт уеннарына җыелды. Бу 100 катнашучы дигән сүз. Алар дүрт юнәлештә үз көчләрен сынап карады: квадрокоптер белән идарә итә, электрон мылтыктан ата, автоматны сүтеп җыя һәм Ватан тарихы буенча белемнәрне тикшерә.

“Мин Арча баласы” проектының алтынчы сезоны старт алды 21.02.2025 “Мин Арча баласы” проектының алтынчы сезоны старт алды
“Мин Арча баласы” проектының алтынчы сезонына старт бирелде. Бүгенге көндә Арчаның истәлекле урыннары, авыллары тарихына багышланган 89 видеоролик әзерләнде. Видеороликларның 63е авыллар тарихына багышланган.

Арчадан Рәмзия Гарифуллина һәм Гөлфинур Зәйнакова «Җәлил укулары» бәйгесендә җиңү яулады 18.02.2025 Арчадан Рәмзия Гарифуллина һәм Гөлфинур Зәйнакова «Җәлил укулары» бәйгесендә җиңү яулады
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты узды.

Аерылышабыз, хуш инде! 16.02.2025 Аерылышабыз, хуш инде!

Айван мәдәният йортында матур спектакль булды.

Айван  мәдәният йортында  үзешчәннәребез, Арчаның "Җидегән чишмә" халык театры артистлары көче белән берлектә куелган Т. Миннуллинның "Аерылабыз, хуш инде!" дип исемләнгән  спектакль премьерасы куелды. 

Якташыбыз Сафин Ленар Ринат улын туган көне белән котлыйбыз! 11.02.2025 Якташыбыз Сафин Ленар Ринат улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 11 февраль көнне, Сафин Ленар Ринат улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр һәм бәхетле озын гомер кичерүегезне тели. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын!

Арчада «Чаңгы юлы - 2025» массакүләм спорт чарасы булды 11.02.2025 Арчада «Чаңгы юлы - 2025» массакүләм спорт чарасы булды

Ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Матур бер чаңгы ярышы булды ул. “Арча” спорт мәктәбе чаңгычылары республика ярышларында, турнирларында  катнашалар, үзләренең осталыкларын арттыралар, разряд нормативларын үтиләр.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: «Егетләр район халкына сәлам әйтеп, рәхмәтләрен тапшыруны сорадылар» 10.02.2025 Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: «Егетләр район халкына сәлам әйтеп, рәхмәтләрен тапшыруны сорадылар»

Район башлыгы Илшат Нуриев махсус хәрби операция барган зонада сугышчан бурычларын үтәүче якташларыбыз янына дүртенче тапкыр барып кайтты.

Бу баруыбыз башкаларыннан күпкә аерыла иде, – диде район башлыгы. – Билгеле булганча, 2025 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан “Ватанны саклаучылар елы“ дип игълан ителде.

Зөлфия Фәтхуллинаның иҗат кичәсе 08.02.2025 Зөлфия Фәтхуллинаның иҗат кичәсе
Зөлфия ханым гомерен сәнгатькә багышлый. Ул Иске Ашыт мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Сәхнә тормышына 50 ел булган. Иҗат кичәсен бик матур итеп билгеләп үттеләр. Татарстанның халык җырчысы Фердинанд Фәтхи: "Зөлфия ханым тормышыш сәхнәдән башка күз алдына китерә алмый. Сәнгатьне яратты", - ди. Иҗатташ дуслары, гаиләсе, авылдашлары Зөлфия ханымга исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм сәхнә уңышлары тели

Апаз авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җыены узды 08.02.2025 Апаз авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җыены узды
6 февральдә Апаз авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җыены булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район прокуроры Ринат Кәримов, ветеринария, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре вәкилләре катнашты.
Җыелышта Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов, “Ватан“ ширкәте җитәкчесе Мансур Әхмәтов, баш белгечләр җисап тотты.

Арча районында Мәрҗани укулары үтте 07.02.2025 Арча районында Мәрҗани укулары үтте
Анда Әтнә, Арча, Биектау, Кукмара, Теләче, Балтач, Саба районы, Казан, Яр Чаллы шәһәре мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты.

Райондашыбыз Алия Абдрәшитова төп рольдә уйнаган «Җылак» фильмы «Ника» премиясенә дәгъва итә 06.02.2025 Райондашыбыз Алия Абдрәшитова төп рольдә уйнаган «Җылак» фильмы «Ника» премиясенә дәгъва итә

«Иң яхшы фильм» номинациясендә барлыгы 67 фильм тәкъдим ителгән. «Җылак» фильмы шулар арасында.

Алмаз Нургалиевның «Җылак» фильмы һәм аның артистлары «Ника» Россия кинематография премиясенә дәгъва итүчеләр исемлегенә кергән. Фестиваль сайтында 2024 ел өчен премияләр лонг-бите чыккан, дип яза Татар-информ

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Талантлар териториясе»ннән җиңү белән кайтты 05.02.2025 Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Талантлар териториясе»ннән җиңү белән кайтты
2 февраль көнне Казан шәһәренең «Залесный» мәдәни үзәгендә Идел буе «Талантлар териториясе» заманча композиторлары музыкасының II Төбәкара бәйгесе узды.

Балалар арасында көрәш буенча Татарстан беренчелегеннән арчалар җиңү белән кайтты 04.02.2025 Балалар арасында көрәш буенча Татарстан беренчелегеннән арчалар җиңү белән кайтты
31 январь-2 февраль көннәрендә Казанның «Тулпар» спорткомплексында «Сабантуй» журналы призына балалар арасында Татарстан беренчелеге узды. Арча районы көрәшчеләре дә яхшы нәтиҗәләр белән кайтты әлеге ярыштан.

«Әтиегезне саклагыз!» 03.02.2025 «Әтиегезне саклагыз!»

Оныгыбыз Алмаздан балалар бакчасына беренче көн барып кайтканнан соң: “Алмаз ничек, еламадыңмы?“ – дип сораган идем. Ул шунда ук “юк“ дип җавап бирде. Бераз торгач: “Эчтән генә еладым“, – дип куйды.

Бу юлларны мин дә эчтән генә елап язам, күңел нечкәреп киткән урыннар булса, гаеп итмәссез.


Новости 1 - 100 из 3891
Страницы: