События

16 июль көнне Арчада балачак бәйрәме була 15.07.2016

16 июль көнне Арчада балачак бәйрәме була

Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызга онытылмаслык күңелле мизгелләр бүләк итәсегез киләме? Алай булса, 16 июль көнне балаларыгыз белән бергә Арча стадионына килегез! Анда “Һәрчак тату, дуслар булып яшик без туган илдә!” балалар фестивале була.

Балалар фестивале

программасы

Арча үзәк стадион 16.07.2016 г.

Кунакларны каршы алу

Милли фольклор йортларны карау.

Фестивальне тантаналы ачу

Арча муниципаль районы җитәкчесе И.Г. Нуриев котлавы;

бәйрәм флагын күтәрү

11.00-11.30

Мәйдан сәхнәсендә балалар коллективлары, аерым башкаручылар чыгышы

11.30-15.00

Спорт уеннары (баш хөкемдар З.В. Сәгыйтов)

— җиңел атлетика буенча ярышлар (100м, 400 м –малайлар; 100м , 200 м –кызлар);

— теннис;

— өстәл теннисы;

— стритбол буенча ярышлар;

— пляж волейболы ;

— петанк;

— бочче буенча ярышлар;

-мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында самокатларда ярышлар

— ГТО нормаларын тапшыру;

-күңелле стартлар;

— татарча көрәш (18 яшьтәге балалар арасында 45 кг кадәр, 55 кг кадәр;65 кг кадәр һәм 65 кг югары үлчәүдә)

11.30-15.00

Халык уеннары : чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, күзләрне бәйләп бүләкләр кисеп алу,бүрәнәдә капчык белән “сугышу”, сулы чиләктән алма алу,”чаңгыда йөрү”, ласт киеп йөгерү һ.б.

(баш хөкемдар З. М. Дәүлетбаев)

11.30-15.00

Балалар мәйданчыгында балалар өчен мастер-класслар, аниматорлар белән төрле бәйгеләр, конкурслар

11.30-14.30


 Абсолют батырны билгеләү, Фестивальне ябу тантанасы

 Чыганак: http://arskmedia.ru/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение