Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арча районында арыш суктыра башладылар
19 июльдә “Татарстан” ширкәтендә арышны турыдан туры суктыруга керештеләр. Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалык игенчеләрен түземсезлек белән көтеп алган вакыйга белән котлады.
— Әйбәт уңыш үстердегез, хәзер инде аны исән–имин югалтуларсыз җыйнап алырга язсын! — диде.
Район җитәкчесе урып–җыюга беренчеләрдән булып керешкән тәҗрибәле комбайнчы Фәрит Хөснетдиновка кул сәгате бүләк итте.
Барысы 3700 гектардагы игеннәрне җыеп аласы бар, — ди хуҗалык җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов. — Шуның 2000 гектары арыш. Бу культура яхшы уңыш вәгъдә итә — әлегә гектардан 40 центнердан артык чыга.
Җитәкче арыш чәчүен 5 августта башлап 1 сентябрьгә төгәлләргә кирәклеккә инануын әйтте. Һәр елны шул срокта чәчелгән мәйданнар иң әйбәт уңышны бирә.
Суктырылган ашлыкның дымлылыгы — 20 процент.
Башка хуҗалыклар да уракка бүген–иртәгә керешә. “Ватан”да 100 гектарда борчак теземнәргә салынды. Борчакны “Татарстан”да да уралар.
Быел да район комбайнчылары өчен кызыксындыру чаралары эшләнде. Һәр 5 көн саен игеннәрне суктыруда эшләгән 3 комбайнчыга, уруда эшләгән 1 комбайнчыга район башлыгының Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылачак.
Районның иң зур күрсәткечләргә ирешеп җиңү яулаган комбайнчысына район Сабантуенда кыйммәтле бүләк тапшырыла. Суктыруда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 6 комбанчы, уруда эшләгән 3 комбанчы район алдынгылары слетында бүләкләнәчәк.
Һәр хуҗалыкның үзенең кызыксындыру чаралары билгеләнде. Монда “Северный” ширкәтен үрнәк итеп куярга була. Һәр комбайнчыга 2016 елның урагында катнашу хокукы бирә торган агротехник паспорт бирделәр. Анда комбайнчының исеме, фамилиясе, атасының исеме, эш стажы, комбайн маркасы, 2015 елда күпме ашлык суктырганы, быелга йөкләмәсе язылган.
Әлеге паспортта кызыклы мәгълүматлар бар. Мәсәлән, 2015 елда урып–җыюда комбайнчылар Мидхәт Мифтахов, Фирзәр Камалетдинов, Рәдис Низамов “Полесье” комбайны белән 200әр мең сумнан артык акча эшләгәннәр.
Быел комбайн маркасына карап күпме акча эшләп буласы да ачык күрсәтелгән. Мәсәлән, “Джон–Дир” комбайны белән 16 мең центнер ашлык суктырган комбайнчы 226352 сум акча эшләячәк. Күпме премия, күпме ашлык аласы да билгеле. Әмма паспортның бер битендә нинди кимчелекләр өчен күпме акчаны киметергә мөмкиннәр икәне дә күрсәтелгән. Төп таләпләр — сыйфат, дисциплина.
Ильяс Фәттахов
Чыганак: http://arskmedia.ru/