Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Бәчек авылында Габдулла Тукай туганнары
Габдулла Тукайның әнисенең сеңлесе Бибисаҗидә апасы Әтнә районы Каенсар авылыннан китеп Яшел Үзән районы Бәчек авылында яшәгән. Аның тормышы белән кызыксыну максатында без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре һәм Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, Бәчек авылында булдык. Безне Тукай фондының Яшел Үзән филиалы җитәкчесе, безнең районда 1966-1974 елларда мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Клара Филиппова, Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин һәм авыл мөәзине Хәйдәр Сибгатуллин каршы алдылар.
Иң беренче итеп авылның мөхтәрәм аксакалы Сәлих Сәлимханов белән очраштык.Ул гомере буе шофёр булып эшләгән. Ленар Гобәйдуллин аның истәлекләрен язып алды, видеога һәм фотога төшерде. Ул елларны искә алып: “Бөек Ватан сугышы башланды. 1941 елда безнең укытучыбыз Әхмәт абый сугышка китте. Без 4 нче сыйныфка күчкән идек. Көн саен мәктәпкә барабыз, безне кем укытыр икән дип көтәбез. Август ахырында укытучы килгәне билгеле булды. Ул Өммеһания исемле икән, кечерәк кенә буйлы, сабыр холыклы, пөхтә итеп киенгән. Әле бүгенгедәй хәтердә, аның башында ак ефәк яулык иде. Аны мәктәп белән янәшә бай йортына урнаштырдылар.
Өммеһания апа безне 1941-1942 елларда укытты. Ул бик тырыш иде, һәр балага ярдәм итә, бервакытта да тавыш күтәреп кычкырганын хәтерләмим. Бер дәрестә, арифметика иде бугай, укытучы биргән биремне эшләп бетердем дә, рәсем ясый башладым. Мин бик тырышып Һания апанының сүрәтен ясадым, төгәлләп килгәндә укытучы килеп рәсемемне алып карады. Инде мин аның орышканын көтәм, ә ул:” Сәлимханов, синең мондый матур һөнәрең дә бар мени әле?”,- диде дә китеп барды. Сугыш бетәр алдыннан Өммеһания апа әнисе Бибисаҗидәне, сеңлесе Әкълимәне үзе янына яшәргә алып килде. Саҗидә әби кечерәк кенә буйлы, аның урамнарда йөргәнен бик хәтерләмим, гел капка төбенә чыгалар иде. Әкълимә апа бәрәңге казыганда аның янына да чыга иде.Саҗидә әби биш тапкыр намазын бер дә калдырмый, бик укымышлы, ире Каенсар авылында мулла, ә үзе абыстай булган. Ләкин ул вакытта бу турыда сөйләп булмый иде әле. Ул бик озак авырды, аны кызлары бик тәрбияләп карадылар.Минем әнием аны соңгы юлга озатты.Өммеһания апа озак еллар мәктәп директоры булып эшләде, минем әнием ул елларда балаларга ашарга пешергән.Соңыннан да Өммеһания апа белән әни аралашып яшәделәр.
Тагын шуны әйтәсе килә, алар безнең авыл кешеләре өчен үрнәк булдылар. Без Тукай туганнары дип мактанып йөрмәделәр.
Минем үземнең дә Тукайның әнисе туган, үзе берничә тапкыр яшәп алган Өчиле авылында булганым бар. 1972 елны безнең якларда корылык булды, Арча районына салам әзерләргә җибәрделәр. Өчиленең тавын төшкәндә үк нәкъ безнең авыл шикелле дип уйладым. Юллары боргаланып килә дә, авыл башлана. Иң беренче йортта ук “Бу йортта Габдулла Тукай яшәгән“ дип язылган элмә такта куелган иде. Свердлов исемендәге колхоз идарәсенә баргач, аның рәисе Габделфәрт Әхмәтҗанов иде, без аңа үзебезнең Бәчек авылында Тукайның туганы Бибисаҗидә апаның кызлары яши дигәч, ул безгә кунакка кайтсыннар дип чакырды. Ә без үзебез Күкчә Бирәзә авылында эшләдек, Габдулла Тукайның якташлары белән беренче очрашуым шулай булды.Кайткач Өммеһания апага мин күргәннәремне бик горурланып сөйләдем.”,-дип искә ала Сәлих абый.
“Өммеһания апа мәктәп директоры булып 1956 елга кадәр эшләде.Безнең авылга алар бөек Тукай рухын алып килделәр, авыл халкы алдында дәрәҗәләре бик зур булды. Авылдашларыбыз аларны әле дә хөрмәт итә, ихтирам белән искә алалар, догаларыннан калдырмыйлар. Ә аннан соң минем әтием Гатауллин Габдулла кырык елдан артык шушы мәктәпне җитәкләде. Ул университет бетергән татар теле һәм әдәбияты белгече иде. Бибисаҗидә әби һәм Өммеһания апаның Габдулла Тукайның якын туганнары булуын укучыларга һәм авылдашларга аңлату юнәлешендә зур көч куйды. Аларны онытмас өчен төрле чаралар үткәрде, каберләрен каратты. Аның тырышлыгы белән район хакимияте, авыл җирлеге белән берлектә челтәрле чардуган һәм милли бизәкләр белән эшләнгән ташлар куелды. Аларның беренчесенә “Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның сөекле апасы Хәбибуллина Бибисаҗидә Зиннәтулла кызы 1877-1956”, ә икенчесенә “Хәбибуллина Өммеһания Әхмәтсафа кызы 1903 – 1975”,- дип язылган.”,- дип сөйләде Түбән Урысбага җирлеге башлыгы Наил Гатауллин.
“ Безнең күршедә Саҗидә апаның кызлары Өммеһания һәм Әкълимә апалар яшәделәр Өй тирәләрендәге чисталыкка, пөхтәлеккә һәркем сокланып китә иде. Капка төпләре яшел чирәм, без балалар анда уйнарга җыйнала идек. Алар чыгып безнең белән матур, йомшак итеп сөйләшәләр иде, балаларны бик яраттылар. Хәтеремдә шул сакланган, Өммеһания апаны Казанга чакыртып, Габдулла Тукайның бер юбилеенда аңа кара җәйге пальто кебек жикет бүләк иткәннәр иде. Ул аны бик яратып киеп йөрде. Безнең әни алар белән аралашып яшәде,- дип искә алды Хәйдәр Сибгатуллин.
Башлангыч мәктәптәге стендларда, оештырылган музейда Габдулла Тукай һәм аларның туганнары турында истәлекләр тупланган. Музейда Клара Филиппова ак шәлне кулына алып: “Бу шәлне Бибисаҗидә апага Казанда Габдулла Тукайга багышланган кичәдә бүләк иткәннәр. Аны безгә оныгы Әнисә китерде. Бәчек авылында Габдулла Тукайның сөекле апасы Бибисаҗидәне, аның кызларын бары тик олы хөрмәт һәм ихтирам белән генә искә алалар”,- дип истәлекләрен яңартты.
Түбән Урысбага авылында Тукайның бюсты куелган. Мәдәният йорты һәм бу һәйкәлгә капиталь ремонт ясыйлар. Мәдәният йортында Габдулла Тукайның иҗатына багышланган күргәзмә оештырылган, төрле конкурслар һәм кичәләр үткәрелә.
Без Габдулла Тукайның туганнары җирләнгән зиратта, язмабызда искә алынган урыннарда булып, аларның тормышлары турында бик күп истәлекләр тупладык.Безнең белән аралашырга вакыт тапкан җитәкчеләргә һәм Бәчек халкына рәхмәтебезне белдередек.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Чыганак: http://arskmedia.ru/