Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
“Арча КСМы”: кичә һәм бүген
Сүзне тарихтан башлыйсы килә. “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев:
— Киләсе елның сентябрендә комбинатның оешуына 50 ел тула, — дип сөйләде. – 1967 елда Сеҗе ягындагы Красный Восток авылындагы 26нчы агач эшкәртү пункты Арчага — элеккеге элеватор территориясенә күчерелә. Комбинатның беренче җитәкчесе – Нәкыйп Низамов (1967–1970 еллар) булган. Миңа кадәр эшләгән җитәкчеләрне зур ихтирам белән әйтеп үтәм. Алар: Гадел Рәхимов (1970–1973 еллар), Рәфкать Сәләхетдинов (1973–1976 еллар), Вәкил Вафин (1975–1987 еллар), Равил Шәйхиев (1987–2000 еллар).
12 ел коллективны җитәкләгән тыл ветераны Вәкил абый Вафин белән дә сөйләштек.
— 1970–1980нче елларда җәй айларында 500ләп кеше эшләде, — дип сөйләде ул. — Урман кистек, кирпеч суктык, предприя- тие биналары, йортлар төзедек, 50ләп зур йөк машинасы гына бар иде. Себер, Мари урманнарына кадәр барып эшләдек.
“Арча КСМы” бүген дә исемен, җисемен саклап, эшен дәвам итә. Без аларны мәгариф, мәдәният, медицина учреждениеләрен, күп фатирлы йортларны төзүчеләр һәм ныклап төзекләндерүчеләр буларак беләбез. Алар төзү белән бергә җитештерәләр дә. Үзләренең пилорама, столяр, блок җитештерүче цехлары бар.
Коллективта 120 кеше эшли.
— Төрле дәүләт программаларының тормышка ашырылуы коллективны эшле итә, — дип сөйли Рафаэль Муллагалиев. – Программалар халык өчен эшли. Рәхмәт ил, республика һәм район җитәкчелегенә. Менә быел гына да без Наласа, Иске Ашыт, Хәсәншәех, Ташкичү мәктәпләрен, Ташкичү мәдәният йортын, Яңасала, Түбән Мәтәскә авыл җирлекләре биналарын һәм тагын 4 медицина пунктын ныклап төзекләндердек. Арчаның көнбатыш өлешендә өч күп фатирлы йортны файдалануга тапшырдык. Арча үзәгендә Интернационал урамында 18 фатирлы 29нчы йортны тәмамлап киләбез. Кәчедә балалар бакчасын өр—яңадан үзгәртеп корабыз. Коллектив бердәм, ышанычлы, төрле катлау- лылыктагы эшне башкарырга сәләтле төзүчеләребез белән горурлана алабыз. Белемле, үз эшләрен яхшы белгән төзелеш белгечләренең һәм төгәл исәп—хисап алып барган икътисадчы, хисапчыларның да хезмәте бик зур. Төзүчеләр кирәкле һәм бик зур эш башкара. Коллективка бик зур рәхмәт. Барлык төзүчеләрне дә һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Һәркемгә исәнлек–саулык, гаилә бәхете телим.
Һәр коллективның үзенең осталары бар. Озак еллар балта остасы булып эшләүче Газинур Мотыйгуллин, Фәрит Гәрәев, электрчы Фоат Садриев турында хезмәттәшләре бары тик яхшы сүз генә әйтәләр. Заманында “КСМ”да зур хезмәт куйган агач остасы Илсур Газизов, кранчы Илдус Әһлиуллин, токарь, сугыш ветераны Исхак Хәбибуллинны һәм башка абруйлы эшчеләрне дә онытмыйлар.
Кәче балалар бакчасына без килгәндә анда эшләүче “Арча КСМы” ширкәте төзүчеләренең хәлен район башлыгы Илшат Нуриев белеп китте.
— Бакчаны 1 сентябрьгә өлгертәбез, — дип ышанычлы итеп әйтте “Арча КСМы” ширкәте директор урынбасары Азат Җәләлетдинов.
Төзүчеләргә сыйфатлы, матур итеп эшләү белән бергә вакытында эшне төгәлләргә дә кирәк.
Кәче балалар бакчасы бас- кычыннан ук өр–яңадан үзгәртелгән.
— Моңарчы бакчада балалар бер төркемдә генә тәрбияләнде, төзекләндерү эшләре тәмамлангач, ике төркем оештырачакбыз, — дип куанып сөйли Кәче балалар бакчасы мөдире Нурисә Нурмөхәммәтова. Ул мондагы үзгәрешләрне сөйләп бетерә алмый.
Шомартучы–буяучылар Ләйлә Җәләева, Алинә Вафина, Рәсимә Абдуллаҗанова, Әнисә Җәләева белән сөйләшәбез. Рәсимә Абдуллаҗанова:
— Төзелештә 25 ел эшлим, — ди. – Соңгы елларда эш сыйфаты нык үзгәрде.
Кызлар белән бу авыр хезмәтне яратып буламы–юкмы, шул турыда да сөйләштек.
— Яратмасаң эшләп булмас иде, — диде алар. – Үз артыңнан көлеп калган бүлмәләргә карап ничек сөенмисең инде!
Арада иң яше — Алинәнең “Сезне нәрсә эшләтә?” дигән сорауга:
— Акча! – дип әйтүе “Арча КСМы”на бәя иде. Димәк, биредә хезмәт хакын аз түләмиләр.
Арча үзәгендәге 18 фатирлы йортны инде тәмамлап киләләр. Яшьләр бригадасы Инсаф Борһанов, Илназ Хәлиуллин, Фаил Зәйнуллин, Денис Кондуров йортка үтү юлына брусчаткалар җәя иде. Бригадир Инсаф Борһанов:
— 9 сыйныфны тәмамлагач, Арчаның 120 училищесына укырга килдем, — дип сөйли. – Ташчы, эретеп ябыштыручы һөнәрләрен алдым. Үкенмим. Эш булып тора, акчасын вакытында түлиләр.
Төзүчеләр Ленар Хаҗиәхмәтов, Дамир Зыятдинов, Хафиз Галиев, Мансур Гафурбаев эшне төгәлләп, бакчаны әйләндереп алу эшләрен башкара иделәр. Бригадир Ленар Хаҗиәхмәтов:
— 2011 елны училищены тәмамладым, — дип сөйли. – Әлеге йортны быел нигезеннән алып без күтәрдек. Бригада башкара алмаган эш юк.
Сантехника, җылылык, канализация, су үткәрүчеләр Айрат Җәләлетдинов, Радик Гыймадиев, Рафаэль Заһидуллин йорт подвалында су үткәрү эшләре белән мәшгуль иделәр. Матур йорт буласы икән бу, дип бүлмәләрне карап йөрдем. Керү юлына җәйгән брусчаткаларга, подъездга (коридорлары иркен) түшәлгән плиткаларга кадәр үзгә, матур. Кухнядан идәннән түшәмгә кадәр пыяладан эшләнгән балконга чыгу үзе бер күңелле! Диварларга берсеннән–берсе матур, затлы обойлар ябыштырылган. Биредә нинди бәхетле кешеләр яшәячәк, дип уйлыйсың.
Түбә ябучылар Газинур Мотыйгуллин, Камил Кәримов, Рамил Мөбарәкшин, Рамил Хәйретдинов, Илнар Ганиевны да әйтеп үтәсе килә.
Барлык төзүчеләрне дә һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Исән–сау эшләргә һәм халыкны куандырырга язсын.
Румия Надршина
Чыганак: http://arskmedia.ru/