События

Арчада район фольклор фестиваленең йомгаклау туры узды 19.09.2016

Арчада район фольклор фестиваленең йомгаклау туры узды

“Хәтер чылбыры” тутыкмасын

Татар традицион мәдәниятын саклау, халыкка фольклор иҗаты чыганакларын, рухи мирасны ирештерү, онытыла барган милли йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан фольклор коллективларның “Хәтер чылбыры” дип исемләнгән беренче район фестивале уздырылды. Коллективлар кич утыру, аулак өй, кичке уен, килен төшерү, каз өмәсе кебек халкыбызның энже–мәрҗәннәргә тиң күркәм гореф–гадәтләрен искә төшерде.

Җырлы, биюле, уенлы бу кичәләрдә безнең әби–бабаларыбыз күңел ачкан, кичләрен, бәйрәмнәрен үткәргән. Татар халкының борынгы йолалары да үзенчәлекле, кызыклы булган. Аларның кайберләренең матур үрнәкләре әле дә саклана, әмма бик күбесе истәлек кенә булып калды. Фольклор коллективлары шул истәлекләрне барлап, халыкка җиткерергә тырыша.

Беренче район фестиваленың йомгаклау туры парклар һәм скверлар көне уңаеннан Җиңү паркында үтте. Анда иң яхшылар дип табылган коллективлар чыгыш ясады.

Урта Сәрдә авыл клубының “Нур” фольклор коллективы “Кодаларны кунакка чакыру” күренешен тәкъдим итте. Әлеге коллектив Шәпшедә үткән “Түгәрәк уен–2016” республика татар фольклоры фестивалендә катнашып, икенче дәрәҗә дипломга лаек булган. Район фестивалендә дә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Кодаларны кунакка чакыру. Бер караганда, бер нәрсәсе юк. Бүгенге заман күзлегеннән караганда бигрәк тә. Әмма элек әби–бабаларыбыз аннан да чын бәйрәм ясаган. Кунакларны каршы алу үзе генә дә җыр–биюләр, уеннар белән шаулап барган. Ә анда инде бәлеше, пәрәмәче, салкын катыгы, мунчасы әзер булып, кунакларны көтеп торган.

Өй салуның ние бар, мүклисе дә чүклисе, дисәләр дә, аның нәрсә икәнен йорт җиткезеп чыгучы үзе генә белә. Өйне төзи башлаганчы, төзегәндә, бетереп килгәндә үтәргә тиешле йолалары да бар икән. Аларның күбесе онытылган, әмма өй котлау әле дә яшәп килә. Тик бөтенләй икенче төрле. Шура авыл клубының  Пермьдә үткән бишенче Россиякүләм “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале лауреаты, Россиякүләм “Түгәрәк уен–2013” татар фольклор фестивале дипломанты “Чордашлар” фольклор коллективы тәкъдим иткән “Өй котлау” күренеше еракларга, әби–бабаларыбыз яшәгән чорга алып кайтты.

“Сөннәт котлау” йоласы да булган. Ул да бик күңелле һәм истәлекле үткән. Күршеләр котларга кергән. Аннан инде бәйрәм башланган. Бу йоланы халыкка Кышкар авыл клубы каршында эшләп килүче “Зөбәрҗәт” фольклор коллективы җиткерде.

Татар хатын–кызлары элек–электән кул эшләренә оста булган. Ул чорларда вакыт үткәргечләр–телевизор яки компьютер юк. Алар җыелышып кич утырган, бәйләгән, чиккән. Аннан инде кич җыр, биюләр, төрле хәрәкәтчән уеннар белән дәвам иткән. “Кич утыру” күренешен бу көнне Якты–Көннән “Уракчы кыз” фольклор коллективы тәкъдим итте.

Урта Курсаларның “Сепарат аерту” күренеше искиткеч кызык чыкты. Элек билгеләнгән бер көндә сыеры булганнар сепарат аертырга сепараты булган хуҗабикәгә җыелган. Һәм ул күңелле бер кичәгә әверелгән.

“Капка төбендә утыру” күренешенә кадәр бар. Хәзер ул яшьләргә бик сәер тоелыр. Элек эшләр беткәч кичләрен капка төпләренә җыелып утырганнар, яңалыклар беләр аралашканнар, күңел ачулар да булган. Ташкичү мәдәният йортының “Өммегөлсем” фольклор коллективы шуны искә төшерде.

Моннан тыш Түбән Аты мәдәният йорты каршында эшләүче “Чишмә” фольклор коллективы кичке уен, ветераннарның Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле татар халык җырлары белән таныштырды.

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов коллективларга лауреат дипломнары, рәхмәт хатлары тапшырды, рухи мирасны буыннан–буынга күчерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Гөлсинә Зәкиева 

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение