События

Арчада бәрәңге заводы төзү турында сөйләшү булды 21.09.2016

Арчада бәрәңге заводы төзү турында сөйләшү булды

21 сентябрьдә район хакимиятенең утырышлар залында Арча  районында бәрәңге эшкәртү заводы төзүгә багышланган киңәшмә булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин алып барды.

Киңәшмәдә булачак заводның инвесторы, Яшел Үзәндәге “Даль–Кама” ит комбинаты идарәчесе Гоча Кварцхелия, Голландия белгечләре чыгыш ясады.

Завод Арча шәһәрен әйләнеп үтү юлындагы күпергә килеп җиткәндә уң яктагы басуда төзелә. Аның беренче чираты 2018 елның 1 сентябренә эшли башларга тиеш. Башта елга 60 мең тоннага кадәр, икенче һәм өченче этаплары сафка кергәч 120–130 мең тоннага кадәр бәрәңге кабул итәчәкләр.

Бәрәңгедән кетердәп торган ашамлыклар (хлопья), крахмал әзерләнәчәк. Кабыклары мөгезле эре терлекләргә ашату өчен әйбәт азык, диделәр.

Чимал белән тәэмин итү мөһим мәсьәләгә әверелә. Авыл хуҗалыгы ширкәтләренә, фермерларга, шәхси хуҗалыкларга  әлеге ашамлыкларны әзерләүгә яраклы бәрәңге сортлары өләшәчәкләр. Бәяләр турында аерым җыелып сөйләшәбез, диделәр.

Завод вак бәрәңгене дә кабул итәчәк. Иң мөһиме – 200 кеше эшле булачак.

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение