Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
14.10.2016
Алар китапларда яши
Инде хәбәр ителгәнчә, районыбыз укучылары өчен татар әдәбиятыннан өч томлык яңа хрестоматия китабы дөнья күрде.Анда безнең Арча төбәгеннән чыккан барлык әдипләрнең әсәрләре, әдәбият мәйданына яңа гына аяк баскан яшьләрнең иҗат җимешләре тупланган.
14 октябрьдә әдәбият һәм сәнгать музеена әсәрләре әлеге китапка кергән авторларның якыннарын җыйдылар. “Казан арты” тарих–этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов аларның һәрберсе белән таныштырып чыкты, мәрхүм булганнарны хөрмәт белән искә алдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов әсәрләре укучылар өчен чыгарылган дәреслекләргә кергән авторларның якыннарына әлеге китапларны бүләк итте.
Чыганак: http://arskmedia.ru