Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Өченче мәктәп “Тамчы шоу “да катнашты
Бәйгеләрнең берсе “ТНВ” каналында уздырыла торган “Тамчы шоу “ интеллектуаль-күңел ачу бәйгесе. Үткән сишәмбе яисә 11 нче октябрь көнне Арча өченче төп гомуми белем бирү мәктәбенең алдынгы укучылары Мөхәмәтҗанова Исламия, Мөхәмәтҗанов Сәлих һәм Фәттахова Лилия әлеге телевизион тапшыруда катнашып кайттылар. Командабызның исемен “Тукай йолдызчыклары” дип исемләдек. Тапшыруда катнашу күптәнге хыял иде һәм инде менә бүген бу хыял чынга ашты.
Чираттагы уен “Таулар” темасына багышланган иде. Укучыларга таулар турында бик ныклап әзерләнергә туры килде.Шулай ук Казан шәһәрендә урнашкан һәйкәлләр турында, тел-әдәбият буенча белемнәрен ныгыту белән бергә әлеге тема буенча шактый өстәмә мәгълумат өйрәнергә кирәк булды. Бу чарага укучыларны мәктәпнең география, тарих, татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары әзерләделәр. Мәктәптә алган белемнәр “Тамчы- шоу “ ның шактый катлаулы сорауларына җавап бирүне җиңеләйтте. Укучылар беренче тапкыр видеокамералар каршында эшләсәләрдә югалып, каушап калмыча бер команда булып эш алып бардылар.
Әлбәттә инде, командага традицион бүләк- дисклар белән бергә китаплар һәм Г.Камал исемендәге ТДАТна билетлар тапшырылды. Шулай да иң зур бүләк — уенда катнашу тәэсирләре һәм тапшыруны алып баручылар, республикага танылган жюри әгъзалары белән рәсемгә төшү.
Ә, тапшыру эфирга ноябрь аенда чыгачак!
Татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Сагдеева Алсу Әмирҗан кызы
Чыганак: http://arskmedia.ru