Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Якташыбыз Хәлил Гайнетдинов: «Татарлар ник галәмгә күтәрелми?»
Ишеткәнсездер, Бөгелмәдә туып үскән егетебез Сергей Рыжиков бүген Галәм киңлекләрен иңли. Ул 19 октябрь көнне Россиянең (СССРның) 121 нче космонавты булып, космоска старт алды. “Союз МС-02” корабының экипаж командиры, Халыкара космик станциянең борт инженеры. Якташларыбыз арасыннан Сергей Галәмгә беренче юл яручы булса да, безнең Җиһанны үзләштерү өлкәсенә керткән өлешебез искиткеч саллы. Ким Шакиров белән берлектә “Җиһангирлар, безне космос чакыра!” китабының авторы Хәлил Гайнетдинов белән әнә шул хакта гәпләштек.
– Хәлил Шәйхнурович, китапның кереш өлешендә үк язылган теләкләрегез тормышка ашты кебек. Сергей Рыжиковның Галәмгә очуы “Җиһангирлар, безне Бөек Җиһан көтә!” дигән шигарьгә кайтаваз кебек булды. Гомумән, мондый эчтәлектәге китап язу идеясе ничек туган иде?
– Казан – бүген дә Россиядә иң эре аэрокосмик үзәкләрнең берсе. Татарстан исә инновацион үсеш буенча лидерлардан санала. Димәк, “йолдызлы” эшне дәвам итү өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар дигән сүз. Бу китап әнә шул колачлы эшне дәвам итәргә ярдәме тияр дигән теләктән язылган иде. Сталин репрессиясе елларында, Бөек Ватан сугышы чорында бездә совет космонавтикасына нигез салучылар – С. Королев, В. Глушко, М. Келдыш кебек галимнәр хезмәт иткән. Казан авиация институтында, дөньяда беренчеләрдән булып, реактив двигательләр кафедрасы оештырылган. Әнә шул уку йортын тәмамлаган кызларыбыз һәм егетләребез космонавтика тармагында армый-талмый эшләгәннәр дә инде.
– Ярты гасыр эчендә космоска 37 илдән 548 кеше очты. Алар арасында урыслар, америкалылар, французлар, японнар, әфганнар, сүриялеләр һәм башка ил вәкилләре бар. Россия космонавтлары исемлегендә чуаш, украин, белорус, үзбәк, мордва милләтләрен күрергә була. Инде Җиһанга гаилә белән оча башладылар. Ә татарлар һаман күренми. Шундый шартлар, мөмкинлекләр була торып, әллә дәгъва кылучылар булмаганмы?
– Бу җәһәттән күпләр халык теленә кергән бер мәзәкне искә төшерәләр. Никита Хрущев, Гагарин – космоста, дигән сүзләрне ишеткәч: “Татарин космоста! Тиз арада кире кайтарырга!” – дип, чыгырыннан чыккан, имеш. “Татарларны космоска кем җибәрсен инде?” – дигән сүзләр дә, бу – сәясәткә бәйле дигән фикерләр дә ишетелгәли. Ә без бу сорауга җавап бирү өчен Җиһанга очарга дәгъва кылган милләттәшләребезнең ничек итеп әзерлек үтүләрен тикшердек.
– Космос тармагына өлеш кертү ул – Галәмгә очу гына түгел бит әле. Без, мәсәлән, тарихи чыганаклардан беренче космонавт Юрий Гагарин белән якын элемтәдә булган милләттәшләребезне дә беләбез.
– Әйе, беренче космонавтка иң якын кешеләрнең берсе дип, аның остазын – Ядкәр Акбулатовны атап үтәргә кирәктер. Гагарин 1955-1957 елларда Оренбург шәһәрендәге К.Е.Ворошилов исемендәге хәрби-авиация очучылар училищесында данлыклы инструктор кул астында укыган. Космостан әйләнеп кайткач та Юрий Алексеевич училищега килә. Остазын ерактан күреп ала да, халык ташкынын ерып, Ядкәр Шакир улына рәхмәтләрен җиткерә. Мондый якынлыкның сере дә була. Гел “5”кә генә укыган Гагарин, югалып каламы, әллә башка берәр сәбәп беләнме, чыгарылыш имтиханнарында теорияне “4” кә бирә. Акбулатов моның белән килешми. Үзе йөреп, егетне дә психологик яктан әзерләп, имтиханны яңадан “5”кә бирдертүгә ирешә.
Гагаринның шәхси шоферы, чыннан да, Сарман районындагы Теләнче Тамак авылыннан 20 яшьлек Гариф Сәйфиев була. Ул Звездный шәһәрендәге хәрби частьта өч ел армия хезмәтен үти. 1962 елда космоска юл яруның бер еллыгы уңаеннан шәһәргә алты “Волга” машинасы кайтаралар. Берсен Юрий Гагаринга бирәләр. Юрий Алексеевич Гариф янына үзе килә. “Сиңа машиналарның кайсы ошый? Әйдә, сайлап ал да бергә йөрербез”, – дип тәкъдим итә. Ял көннәрендә алар бик еш Гжатскига, космонавтның әнисе янына кайталар. Беренче кайтуында ук Анна Тимофеевна Гарифны өстәл янына чакыра. Егет оялып баш тарта. Шунда Юрий Алексеевич аңа: “Без синең белән адашлар бит: син – татарин, мин – Гагарин, син – авыл малае, мин дә – авылныкы”,– ди. Хезмәт итү вакыты беткәч, космонавт аңа хәтта Звездныйда яшәп калырга фатир да тәкъдим итә. Тик Гариф, әнием – авыл карчыгы мондый җирләрдә яши алмас, дип баш тарта.
Эзләнә башласаң, чыннан да, Гагарин тормышында татарлар зур роль уйнаган. Әйтик, беренче космонавтлар отрядын туплау барышында сайлап алу эшендә медицина хезмәткәре Аделия Котовская катнашкан. Беренче космонавт өчен иң куркыныч участок булып, Җиргә әйләнеп кайту саналган. Нәкъ менә шушы урында күренекле галим Хәлил Рәхмәтуллин проекты ярдәмгә килгән. Шулай туры килүен күр әле! Саратов өлкәсенең Смеловка авылына килеп төшкәч тә, җиһан корабын беренчеләрдән булып оныгы Румия белән милләттәшебез Әни хәят апа Тахтарова күреп ала.
– Хәлил Шәйхнурович, ә бит “Гагарин отряды”нда да татар егете булган…
– Әйе, Марс Рафиков, әмма, ни кызганыч, безнең милләттәшебез “Галәмгә очудан мәхрүм калган җиһангирлар” исемлегенең башында тора. Кыргызстанда туып үскән Марс Рафиков 1960 елның апрелендә космонавтлар отрядына кабул ителгәч, “Восток” космик корабының системасын һәм матди ягын өйрәнә. Күнекмәләрне дәвам итә. 1961 елда беренче космонавтны очуга әзерләгән эшләре өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Хәрби һава инженерлык академиясендә укый. Әмма 1962 елның 24 мартында Хәрби Һава Көчләре Башкомандующие боерыгы белән аны “режимны бозган өчен” отрядтан чыгаралар. Рәсми сәбәп итеп частьны үз белдеге белән калдырып китү күрсәтелгән. Соңрак Марс Закир улы үзе әйтүенчә, төп сәбәп хатыны белән аерылышу булган. Отряд командиры Гагарин да, баш конструктор Королев та аның белән сөйләшәләр, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне җайга салырга киңәш итәләр. Әмма барысы да юкка. Әлбәттә инде, отрядтан чыгару Рафиков өчен көтелмәгән вакыйга була. Ул аптырап кала, гафу үтенә, бер елдан кабат отрядка алуларын үтенә. Әмма маршал Малиновский үз сүзендә нык тора. Башкаларга сабак булсын, дип әйтергә дә онытмый.
– Космонавтлар отрядына эләгү бәхетенә ирешкән милләттәшләребез тагын бар дип беләм.
– Бар, әлбәттә. 1961 елның 23 декабрендә КПСС ҮК отрядка 60 кеше сайлап алу турында карар кабул итә. Менә шунда, “җиһан бумы” башлана да инде. Күпләрнең космонавт буласы килә. Бу исемлеккә Казаннан Рафаэль Закиров та эләгә. Туган шәһәрендә Хәрби Һава Көчләренең махсус мәктәбен, Мәскәүдә Н.Е.Жуковский исемендәге хәрби һава инженерлык академиясен тәмамлаган, беренче авиакосмик тренажерларны проектлауда катнашкан егетебез бик перспективалы була. Әмма, ни кызганыч, ул да Галәмгә оча алмый. 1962 елда Рафаэль Абдулла улын космонавтлар отрядыннан “Анадырь” операциясенә күчерәләр. 1962 елда Кубада урта ераклыктагы баллистик ракеталар урнаштыру буенча бу операция тарихка “Кариб кризисы” буларак кереп калды. Ул заманда бу яшерен операция иң җитдиләрдән саналган космос өлкәсеннән дә мөһимрәк булган, күрәсең.
– Башка кандидатларның язмышы ничегрәк?
– 1965 елда яңа отряд җыя башлыйлар. Сайлап алу барышында таләпләр бик кырыс була. Шуңа күрә баштарак исемлеккә язылганнарның күбесе Мәскәүгә килүдән баш тарта. Әмма батырлар табыла һәм отрядка эләгүчеләр арасында ике милләттәшебез дә була. Башкортстаннан Зөфәр Габдуллин һәм Чиләбе өлкәсеннән Әнсар Шәрәфетдинов. Кызганыч, башта медицина комиссиясен уңышлы үтсәләр дә, соңрак “сәламәтлекләре какшау сәбәпле” аларны гагаринчылар отрядыннан азат итәләр. Шулай ук табиблар С.П.Королев кулы астында эшләгән Закиров Уралны җиһанга уздырмыйлар. Чүпрәле районы, Иске Шәйморза авылында туып үскән егетебез Марс Фаткуллинны, физика-математика фәннәре кандидаты, зур галим буларак, “йолдызлы” шәһәргә чакырып алалар. Ул отрядта күнекмәләр дә ала башлый. Әмма нәкъ шул вакытта төркемне җитәкләргә алынган Георгий Катыс хәрби космонавтларга өстенлек бирә. Ниһаять, берни барып чыкмаслыгын аңлаган Марс Фаткуллин отрядтан үз теләге белән китәргә мәҗбүр була. Тагын бер кандидатыбыз – Зыятдин Әбүзәровның да җиһанга багышланган язмыш битләре аянычлы. Ул 1971 елда СССР Академия фәннәре космонавтлары төркеменә кабул ителә. Өч булачак космонавт-галим Айга очу программасында әзерләнә башлый. Әмма нәкъ шул елны космостан төшкәндә өч космонавт һәлак була. Орбитага җибәрелгән станцияләр дә берсе артыннан берсе уңышсызлыкка очрый. Гомумән, бу чорда космос өлкәсенә игътибар кискен кими, Айга очу программасы ябыла. Шулай итеп, галим-космонавтларның хыялы тормышка ашмый кала.
– Галимнәр дигәннән, галәм киңлекләрен иңләргә мөмкинлек булмаса да, совет космонавтикасын үстерүгә зур өлеш керткән милләттәшләребез бар бит безнең.
– Бар гына түгел, күп алар. Һәрберсе турында аерым-аерым китап язарлык. Иң беренче, әлбәттә инде, академик Роальд Сәгъдиевне әйтеп китү кирәктер. Ул озак еллар СССР Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтын җитәкләде. Аның эшен тагын бер милләттәшебез Альберт Галиев дәвам итте. Җиһанны өйрәнүчеләр арасында Рәшит Сөнәев иң дәрәҗәле урын алып тора. Шагыйрь, күренекле сәнәгатьче Дәрдмәнд – Мөхәммәтзакир Рәмиевнең оныгы Бәшир Искәндәр улы – космик комплекслар белән идарә итүче беренче совет ЭВМнарының авторы. Совет ракеталары белән идарә итүче системаларны җыю өчен интеграль схемалар җитештерүче “Микрон” заводы җитәкчесе Камил Вәлиев Ленин премиясенә лаек булды! Ә космонавтика өлкәсенә өлеш керткән физикларны, химикларны, астрономнарны санап бетерерлек түгел! Әле бу исемлеккә космодром төзүче, космик полигоннарда хезмәт итүче милләттәшләребезне дә кертергә кирәк.
– Сез үзегез дә нәкъ менә шул исемлеккә керәсез бугай.
– Язмыш кушуы буенчадыр инде, шулай килеп чыкты: педагогия институтында укыганда тулай торакта бергә яшәгән ике бүлмәдәшем Рифкат Саттаров белән Сергей Рысаевка һәм миңа Байконурда хезмәт итәргә туры килде. Мине хәтта “Байконурны төзүче” дигән күкрәк билгесе белән дә бүләкләделәр. Бервакыт шулай данлыклы хәрби полигонга багышланган стенд ясарга задание бирделәр. “Яшерен” тамгасы сугылган Байконур турындагы материаллар белән беренче тапкыр шунда таныштым. Дөрес, хәзер инде бу документлар сер булып саналмый. Әмма ул чакта космонавтика белән кызыксынып китәргә форсат туды.
– Шунысын шикләнмичә әйтергә мөмкин: нинди генә өлкәгә алынсагыз да, Сез беренче чиратта педагог булып каласыз.
– Шулайдыр. Мин бит педагоглар гаиләсендә туып үстем. Әтием Шәйхнур Мөхәммәтдин улы белән әнием Гөлсинә Рәхмәтулла кызы Арча педагогия училищесында укыттылар. Мин үзем дә башта шул белем йортын тәмамладым. Институттан соң математика, инфокоммуникацион технологияләр фәннәрен укыттым. Арчада Татарстанда беренчеләрдән булып компьютер үзәге, физика-математика компьютер мәктәбе оештырдым. Дөньякүләм танылган “Сәләт” республика укыту-фәнни лагереның беренче директоры булдым һәм “Сәләт” фондына нигез салучыларның берсе булып саналам. Арча педагогия училищесында, мәктәпләрдә, Икътисад, идарә һәм хокук институтында укыттым, төрле җитәкче вазыйфалар башкардым.
– …һәм шулар янәшәсендә космонавтика?
– Бүген мин “Җиһангирлар” инициатив төркемен җитәклим. Балалар өчен “Җиһангирлар иле – яшь гагаринчылар” хәрәкәте дә эшләп килә. Яшүсмерләр өчен “Җиһангирлар бакчалары һәм урманнары!”, “Җиһангирлар мәктәбе”, “Җиһан безне берләштерә!” дигән проектларым бар. Мәктәп балаларына “Безнең галәм” дип аталган, ә мәгариф хезмәткәрләренә инфокоммуникацион компетентлылыкны күтәрү курслары уздырдым. Моннан тыш бик күп фәнни конференцияләрдә катнаштым, фәнни эшләрем дә шактый.
– Димәк, Cез космосны белү, өйрәнү һәркемгә кирәк дип саныйсыз? Ни өчен?
– Тумышыбыз буенча без барыбыз да җиһангирлар. Анабыз Җир булса, атабыз – Бөек Җиһан! К.Э.Циолковский әйтүенчә, гомеребезне Ана карамагында бишектә уздыру килешми, Атабыз – Җиһан киңлегенә чыгу зарури. Космосны үзләштерү ул – цивилизация, икътисад, сәяси потенциал һәм башка яклардан да бик мөһим күрсәткеч. Ә Татарстан исә соңгы елларда күп өлкәләр буенча Россиядә, дөньяда алдынгы урыннарны били. Шулай булгач, татарның үз космонавты тәгаен булырга тиеш. Гомумән, чын җиһангирлар Галәмне үзләштерергә, моңа омтылырга тиеш. Гади генә фикер йөрткәндә дә, кешелек тарихы яңадан-яңа территорияләрне үзләштерүдән гыйбарәт бит.