Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне - 50 яшьлек юбилее!
Бүген, 2 нче декабрь көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне - 50 яшьлек юбилее!
Хөрмәтле Фәнис Наил улы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
Сез – чын милләтпарвәр, танылган җәмәгать эшлеклесе, татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес. Халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш кертәсез. Үзегезне аямыйча әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышасыз, милләт, халкыбыз, дип янып яшисез. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Сезгә, киләчәктә дә яңа уңышлар, хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар телибез. Үзегезгә яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!
Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов 1966 елның 2 декабрендә Арча районының Казанбаш авылында туып-үскән. Ике югары белеме бар. Мәктәптән соң киләчәктә балалар укыту теләге белән Казан дәүләт педагогика университетының физкультура факультетын, аннары Санкт-Петербург дәүләт инженер-экономик университетының экономик факультетын тәмамлый.
Беренче эш урыны «Максат» фирмасының Вице-президенты. Кәрим Тинчурин театрына килгәнче ул 2001 елда Татар яшьләр театрында директор булып эшли. Ә инде 2002 елдан бүгенге көнгә кадәр Кәрим Тинчурин театрында директор вазыйфасын башкара. Ул актив рәвештә коллективта иҗади һәм җәмәгать эшләрен оештыра, театр бинасын яхшы якка үзгәртер өчен күп көч куя. Төрле төбәкләр, республикалар белән тыгыз элемтәдә торып, татар сәнгатен, татар театрын пропагандалауда зур роль башкара.
Бүген, 2 нче декабрь көнне, Фәнис Наил улы Мөсәгыйтовның юбилее уңаеннан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Дуслар котлавы!" дип исемләнгән зур концерт–тамаша була. Концертта Салават Фәтхетдинов, Айдар Фәйзрахманов, Габделфәт Сафин, Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, Илназ Бах, Филүс Каһиров, Фирзәр Мортазин, Резедә Төхфәтуллина, Зөлфия Минһаҗева, Гөлзада Сафиуллина, Гүзәлия, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар, Мәүлидә Нургали, Раяз Фасыйхов, Роберт Мортазин, Венера Шәмиева һәм Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Новая музыка» камера оркестры катнаша. Алып баручылар: Зөфәр Харисов, Рөстәм Гайзуллин, Раил Садриев, Илсур Мортаза.
Башлана 18.30 сәгатьтә.