Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Якташыбыз Гөлүсә Ахунова: Концертлар алып барырга бик яратам.
Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз дисәләр, бүгенге көндә хатын-кызлар да кимен куймый. Төрле белгечлекләр үзләштергән, вакытын хезмәтенә, гаиләсенә һәм үзенә дә җиткерергә өлгерүче Гөлүсә Ахунова турында замана хатын-кызы дияргә мөмкин. Арча педагогия училищесын, Казан Дәүләт педагогия университетын тәмамлап, ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурада укыган.
Аннан соң Нурмөхәммәт Хисамов җитәкчелегендә татар әдәбияты буенча кандидатлык диссертациясен яклап, Казан федераль университетында психология факультетын тәмамлаган белгеч ул. Бугенге көндә авыл хуҗалыгында эшләүче кадрларның белемен күтәрү институтында кафедра җитәкчесе һәм доцент булып эшли. Шундый җитди белемле Гөлүсә Ахунова шул ук вакытта төрле бәйрәм чараларын күңелле һәм затлы итеп алып бара торган җырчыга җиңел генә әйләнә дә куя.
— Җырларыңның яңаларын чыгара торасың, ләкин аларны күбрәк бәйрәм чараларында кулланасың ахры. Үзеңне җырчы буларак тәкъдим итәсе килмиме?
— Безнең әни бик матур, йомшак тавыш белән җырларга ярата иде, җырлау сәләте миңа, бәлки, аннан күчкәндер, ә болай баян классы буенча музыкаль мәктәп тәмамладым һәм Арча педкөллиятендә Равилә Шәмсиевна Гатина җитәкләгән “Дисәнә” ансамблендә чыгыш ясый идем. Ә җырларга килгәндә, иң беренче булып миңа үз иҗат җимешен ышанып тапшыручы кеше — Галия Сафиуллина (“Исән чакта кадерләрен белик”) һәм Гөлфия апа Шакирова (“Гашыйклар дөньясы”) булды. Шул җырлардан соң башка авторлар белән дә хезмәттәшлек башланды. Аларга зур рәхмәт.
Мин бит төрле бәйрәмнәр, мәҗлесләр алып барам, бу өлкәне үземнең икенче профессиональ юнәлешем дисәм дә ярыйдыр. Шул җырларны матур кичәләрдә башкарам. Үземне җырчы буларак тәкъдим итәргә уйлаганым юк, чөнки бездә җырчылар болай да бик күп, ә менә концертлар алып барырга бик яратам.
— Җырларга көйләрне дә иҗат итәсең, ләкин һәрьяклап та иҗатны алып бару сыйфатта чагылмыймы? Яисә булганнан бар да буламы?
— Көйләр иҗат итәм дип алай бик зурлап әйтмәс идем мин. Үземә ошаган шигырь булганда көй үзе күңелгә килә бит ул. Һәр яктан да камил кеше булып булмый инде, иң беренче урында сыйфат булырга тиеш.
— Бәйрәм чараларын алып барырга өйрәтүче булдымы? Бу өлкәдә барысы да тәҗрибә аша киләме?
— Бәйрәм чараларын алып барырга өйрәтүче кеше булмады. Иң беренче мәҗлестә эшләгәннәр белән хезмәттәшлекне дәвам итеп булмады, бәлки, минем осталык җитеп бетмәгәндер. Бүгенге көндә бәйрәм чараларын күп алып барам, җырчылар белән дә тыгыз элемтәне саклыйбыз. Ике ел элек, иң яхшы алып баручыларның берсе Айдар Садыков курсларында булдым, узган ел Наилә Хәбибуллина мәктәбен тәмамладым. Мәскәү, Питердан килүче спикерларның мастер–классларында иҗатымны камилләштерә барам. Шулай да бар уңыш тәҗрибә аша килә дип әйтәсем килә.
— Иҗат өлкәсеннән кала, син тагын укыту эшләрен дә алып барасын. Бу юнәлеш төп эшеңме?
— Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында эшләүче кадрларның белемен күтәрү институтында кафедра җитәкчесе һәм доцент булып эшлим. “Психология”, “Управление персоналом” кебек фәннәрдән лекцияләр укыйм. Ике эш юнәлешем дә төп хезмәтем дип курыкмыйча әйтә алам, икесен дә бик яратам, ике хезмәтем буенча да белгечлек дипломнарым бар.
— Син укыту эшчәнлегенә параллель итеп иҗат өлкәсен дә алып барасың. Кайсы урында күңелеңә рәхәтрәк? Сәхнәдә дулкынлану хисе белән тамашачы каршында имтихан тотканчы, бәлки, тыныч кына сәнгать өлкәсеннән читтә булган эштә хезмәт кую уңайлырактыр?
— Бу тармаклар икесе ике төрле, ләкин мин аларны аерып карый алмыйм чөнки матур итеп, кешегә, район җитәкчесе булсынмы ул, яисә башка өлкә кешесеме, лекция уку, үз фикеренне җиткерә белү, тыңлаучыны кызыксындыра белү — ул үзе бер сәнгать. Ә инде кешенең бәйрәмен зәвыклы, югары дәрәҗәдә күңелле итеп уздыру шулай ук гел үсеш, омтылыш таләп итүче сәнгать. Шуңа ике һөнәремә дә гашыйк мин. Ә сәхнә — ул сәхнә инде, аны берни белән дә тиңләп тә, аңлатып та булмый. Минем фикеремчә, кеше гел үсештә, омтылышта булырга тиеш. Ә тыныч кына көнне үткәреп йөрүчеләрне мин аңламыйм.
— Хатын-кыз алып баручыларга караганда ир-егетләрне бу эштә остарак дип бәялиләр. Бу фикер белән килешәсеңме?
-Юк, бу фикер белән мин килешмим. Ни өчен?! Һәркем үз эшендә оста булырга тиеш. Ир–егетләрнең күбесе чиста импровизациядә эшли, аларның мәҗлесләре күңелле узадыр дип уйлыйм, ә менә хатын-кыз алып баручылар шул күңеллелек өстенә әле лирик чигенеш тә өстиләр. Мондый мизгелләр бик мөһимдер дип уйлыйм. Аннары бит уңыш төзегән сценарийдан да тора һәм иң мөһиме — кунаклар контингентыннан.
— Хатын-кызга алып бару чагыштырмача авырмы? Ир-атка килешкән мәзәкләр дә хатын-кызга килешеп бетми бит.
— Һәр алып баручының үз мәзәкләре, үз тамашачысы бар, шуңа да мин алып баручыны җенес буенча аермас идем. Дуэтта эшләгәндә дә алар бер-берсен тулыландыралар.
— Мактау сүзләре еш яңгырый. Барысын да ихлас дип кабул итәсеңме? Мактауга караганда тәнкыйтьнең кадере артмадымы?
— Әйе, мактауны еш ишетәбез анысы. Иң шәп һәм дөрес мактау чара үтеп, билгеле бер вакыт узгач әйтеләдер. Ул чакта кеше синең эшеңне анализлаган була. Ә менә тәнкыйтьне бик яратам, тик язмыйлар гына. Тәнкыйть хаталарны, килеп җитмәгән өлешләреңне төзәтергә ярдәм итә, шуңа да үземнең иҗатымны видеодан карап, үземә билге куям.
— Эшләгән хатын-кызга үзенә хатын кирәк диләр. Гаиләгә игътибарны биреп җиткерергә өлгерәсеңме? Өйдәге эшләрне башкарырга вакыт каламы?
— Эшләгән хатын-кызга үзенә хатын кирәк дигән фикер белән килешәм. Мин үземне “клонировать” итәр идем, чөнки эшне минем таләпләргә туры китереп үзем генә башкара алам. Гаиләмә дә игътибарымны җиткерергә тырышам, ләкин күп очракта алар мине карый: киендереп чыгарып җибәрәләр, кайткач ашатып, эчертеп йокларга салалар. Балаларым зурлар инде, кечкенә вакытта мин аларны караган булсам, хәзер алар мине кайгырта. Кызымның зур булмаган бизнесы бар, ә улым хореография училищесының соңгы курсында укып, Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрында чыгыш ясый.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВАGong-TV