События

Арча турында 10 кызыклы факт 14.12.2016

Арча турында 10 кызыклы факт

Арча районына сәяхәт вакытында җирлек турында 10 кызыклы факт аерып чыгардык.


1. Арчаның «Казан арты» музеенда дөньядагы иң борынгы читек саклана. Аңа Казандагы милли музей хезмәткәрләре күптән кызыга, әмма арчалылар берәүгә дә бирми.




2. Арчалылар күннән эшләнгән келәмнең (мозаика) дә иң борынгысы үзләрендә, ди.




3. Арча җире уңдырышсыз туфраклы саналган. Халык шуңа күрә чыпта сугып көн күргән.




4. Арчада Федор Шаляпин өч ай укып алган. Биредә ул башмак һәм китап тышлары тегәргә өйрәнгән. Үзенең истәлекләрендә Арчаны «Дөньядагы иң пычрак шәһәр» дип бәяли. Чөнки ул Арчаны яратмый, ә бирегә әтисе теләге белән генә, мәҗбүри килгән була.




5. 2007 елда данлыклы Арча читек заводы ябыла. Бүген Казанда чигүле читек 8-20 мең сум тирәсе тора. ә Арча читеге кыйммәтрәк йөри икән. «Сәбәбе нидә?» дигәч, Арча музее директоры Ришат Камалов «бренд» диде.




6. Музейда кул тегермәне саклана. Бирегә килгән саен аны Рөстәм Миңнеханов әйләндереп карый икән.




7. Арчалылар иң матур Сабантуйны үзләрендә үтә, дип саный. Моның сәбәбе дә бар: ел саен бу бәйрәмгә дәрәҗәле кунаклар килә. 1996 елда Арча Сабантуен Борис Ельцин тамаша кыла. Ул бер сугуда чүлмәк ватуга ирешә. Бу тарихи таяк бүген дә саклана. Дөрес, аның күзен үтә күренмәле тукыма белән каплыйлар.




8. «Казан арты» музеенда Ленин, Сталин, Хрущев һ.б.ларның портретлары да эленгән. Юк, Арча белән аларның бәйләнеше юк. Бу - балаларга аларны кем икәнен аңлату максатыннан эшләнгән эш. Чөнки «Ленин кем ул?» дигән сорауга бер укучы малай: «Мәктәп директоры» дип җавап биргән.




9. Арча музеенда елына 26 мең кеше була.



10. Татар кыш бабае Арчада яши.



Чулпан ШАКИРОВА

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/64608-archa-turyinda-10-kyizyiklyi-fakt.html

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение