События

Ашытбашта үткән шашка ярышлары нәтиҗәләре 17.12.2016

Ашытбашта үткән шашка ярышлары нәтиҗәләре

Арча районы мәктәп укучылары арасында шашка буенча «Төнъяк балкышы» исемендәге ачык турнир булып үтте.

Ярышларны Ашытбаш мәктәбе физкультура укытучысы Наил Сабирҗанов, Яңа Кенәр иҗат балалар йорты тренеры Сөләйман Галиуллин оештырды. Уен кирәк—яраклары белән “Ак ладья” шашка—шахмат клубы җитәкчесе Әмир Шәяхмәтов тәэмин итте. Барысы 10 команда, 75 бала уйнады. Балтачтан да килгән иделәр. Шашка уены буенча 4 тапкыр Татарстан чемпионы, спорт остазы, шагыйрә Чулпан Габделганиева катнашты. Ул балаларга осталык дәресе күрсәтте, иҗаты белән таныштырды, методик кулланмалар тапшырды.

Уеннар каты барды. Җиңүчеләрне әйтеп үтәбез.

1—2нче сыйныфларда укучылар арасында Ралинә Гыйбәдуллина (Балтач), Нәргизә Фәйзрахманова (Ашытбаш), Зөләйха Гыйззәтуллина (Ашытбаш).

3—4нче сыйныфлардан Гүзәл Галәветдинова (Кәче), Камилә Юнысова (Балтач), Алинә Галәветдинова (Пөшәнгәр).

5—7 сыйныфлардан Айгөл Фәттахова (Шушмабаш), Гүзәл Фәйзрахманова (Ашытбаш), Зәринә Нуруллина (Ашытбаш).

8—9 сыйныфлардан Алинә Сәлимҗанова (Ашытбаш), Нәргизә Хәлилова (Балтач), Фирүзә Минҗанова (Яңа Кырлай).

Малайлар

1—2 сыйныфлардан Булат Шакиров (Яңа Кырлай балалар бакчасы), Зөлфәт Фәйзуллин (Ашытбаш), Инзиф Каюмов (Ашытбаш).

3—4 сыйныфлардан Руслан Котдусов (Пөшәнгәр), Дәниф Хәкимҗанов (Ашытбаш), Наил Сибагатуллин (Ашытбаш).

5—7 сыйныфлардан Тимерхан Әкбәров (Балтач), Илназ Кәримов (Яңа Кишет), Илдар Гөбәйдуллин (Шушмабаш).

8—9 сыйныфлардан Алмаз Мифтахов (Кәче), Салават Сабирҗанов (Яңа Кишет), Илсаф Шакиров (Балтач).

Ярышларның иң оста уенчысы булып Ашытбаш мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Алинә Сәлимҗанова танылды.

Балалар бакчасы балалары  арасында иң оста уенчы Түбән Атыдан Альбина Закирова булды.

Командалар арасында Ашытбаш мәктәбе укучылары беренче урынны алды. 2нче – Балтач гимназиясе, 3нче – Шушмабаш, 4нче – Яңа Кырлай, 5нче – Кәче һ.б

Ашау—эчүне Ашытбаш мәктәбе оештырды.

Арча Укучылар сарае тренерлары командаларын ярышка кабат алып килмәде.

Сөләйман Галиуллин.

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение