|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
26.12.2016
Арчадагы Үзәк чыршыны ачу тантанасы
Арчада Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Тантананы район башлыгы Илшат Нуриев фатыйха биреп ачып җибәргәннән соң, чыршы утларын кабызды.
Бәйрәм оешма-учреңүңелле чыгышлары белән дәвам итте. Арчаның 1, 2, 3, 7 нче мәктәпләре, 5 нче гимназиясе, балалар бакчалары коллективлары, балалар сәнгать мәктәбе, укучылар сарае, социаль яклау идарәсе һәм «Бердәм Россия» партиясе, педагогия көллияте, «Казан арты» музее һәм район Үзәк китапханәсе, район Мәдәният йорты коллективлары тамашачыга Яңа елга багышланган мультфильмнар белән үз эшчәнлекләрен бәйләп эшләнгән чыгышларын бүләк итте (сәхнәдәге проектордан мультфильм күренә, сәхнәдә уйнаучылар шуны үзләренең хезмәт барышындагы сыман итеп күрсәтә). Бу чыгышларны конкурс кысаларында жюри бәяләчәк һәм иң яхшылар 13 гыйнвар көнне шушы сәхнәдә бүләкләнәчәк.
Бәйрәм салют белән тәмамланды.
Арча Хәбәрләре