События

ТатАрча Кар бабаенда кунакта булдыгызмы? Булмасагыз, ашыгыгыз! 10.01.2017

ТатАрча Кар бабаенда кунакта булдыгызмы? Булмасагыз, ашыгыгыз!

Яңа ел әкияти тылсымлыкка ия булган бәйрәм кебек аннан нинди дә булса могҗиза көтәбез. Балалар бигрәк тә. Ә ата–аналар өчен аларны сөендерү үзе бер бәхет. Менә шушы могҗиза көтүче сабыйлар, бәхет эзләүче әти–әниләрне кунакка чакыра да инде Арча Кар бабае патшалыгындагы татАрча Кар бабае белән татАрча Кар кызы.

Беренче кунакларын  алар 20 декабрь көнне үк кабул итәргә өлгерде. Бу көнне биредә имин булмаган гаиләләрдә яшәүче балалар булып китте. Капка төбендә үк аларны чын Юлбарыс, Куян, Үгез һәм 2017 ел символы Әтәч каршы алды. Аннан Кар бабай белән Кар кызы янына сәяхәт башланып китте. Әйе, чын сәяхәт булды ул, чөнки яннарына барып җитү өчен зур юл үтәргә, башны да эшләтергә, аяк–кулларны да эшкә җигәргә туры килде.

Стадионга кергән юл өстендә өйләр тезелеп киткән. Арчада булганнар аларны күз алдына китерә ала.  Гадәти өйләр, шулаймы? Ә менә юк икән шул. Һәрбересе эчендә бер тылсым бар. Беренчесендә кунакларны Убырлы карчык каршы алды. Берсеннән–берсе матур, “тәмле” балаларны күреп, пешереп ашыйм хәзер, дип тирәләрендә бөтерелсә дә, барып чыкмады, балаларны яратып өлгерде Убырлы. Әле бергәләп мультфильмнар карадылар, уйнадылар,  автосеберкесенә атланып, очып та йөрделәр. Соңыннан дусларча саубуллаштылар.

Икенче йортта кунакларны кул остасы Марья көтеп тора иде. Әй яраттылар инде балалар үзен. Яныннан китмәделәр. Бергәләп кәгазьдән кар бөртеге ясадылар.

Чираттагы тукталыш – әйтергә дә куркыныч, Үлемсез Кощей йорты. Кермичә дә булмый, татАрча Кар бабае йорты ачкычы шунда яшеренгән. Керергә дә куркыныч, караңгылыктан Кощейның кабыргалары гына ялтырап тора. Тәвәккәлләп ишекне ачалар, лабиринт буйлап барып ачкыч эзлиләр. Көтмәгәндә пәйда булган Кощейны күреп куркып калганнары да бар. Әмма барыбер максатларына ирешмичә туктамыйлар. Ә ахыры ни булып беткәнен үзләре барып караганнар яхшы белә.

Дүртенче йортта балалар Шүрәле белән очрашты. Әй биеп тә карадылар инде. Идәннәр дер селкенеп торды. Шулай булмый, кайчан әле Шүрәле белән биеп йөрерләр иде.

Әнә шулай “кыенлыклар аша” үтеп, татАрча Кар бабае яшәгән йортка да барып җиттеләр. Ә анда, ә анда… Әйтми торыйм әле. Сер булып калсын. Быел өлгермәсәгез, киләсе елга да татАрча Кар бабае кунакларны кабул итәчәк. Үзегез килеп карарсыз. Ел дәвамында күңелегезне кытыклап торсын әле.

Соңыннан, үзәк чыршы янында уйнап, җырлап, биеп, күңел ачып туйгач, аэрочанада да йөреп алгач, кызлар һәм малайлар кайнар чәй белән коймак ашадылар. Тәмлелеге… телеңне йотарлык. Бергә–бергә, аралашып, сөйләшеп, тәэсирләр белән уртаклашып чәй эчү үзе генә дә ни тора!

Можизалар, күңел ачулар моның белән генә дә тәмамланмады. Балаларга татАрча Кар бабае белән Кар кызы янында бик ошады. Соңыннан үзәк чыршы янында, әкият геройлары арасында фотосурәткә дә төштеләр.

25 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр дәвам итте әлеге тамаша. Шушы вакыт эчендә генә дә меңгә якын кеше “ТатАрча Кар бабайда кунакта” булды.   Якын–тирә районнардан гына түгел, хәтта Тукай районыннан да килделәр, бик ошатып киттеләр.

Дөрес, һәр нәрсәдән күңеллелек, ямь табу кешенең үзеннән дә тора. Әмма балаларга, өлкәннәрнең үзләренә дә бу чара, һичшиксез, ошады. Каникул көннәрендә әти–әниләрдән улларына, кызларына менә дигән бүләк, Яңа ел бүләге, Кар бабай күчтәнәче булды ул.

Тагын шунысы әйтергә онытканмын – татАрча Кар бабай патшалыгы, үзәк чыршы тирәсе, чыршы үзе дә аеруча кичен искиткеч матур. Андагы утлардан хәтта күзләр камаша. Аны тел белән генә сөйләп бетереп булмый, үз күзең белән күрергә кирәк. Түләүле бит ул, диючеләр табылыр. Ике йөз сум. Каян кереп, кая чыкмаган. Аны каравы, алган тәэсирләр – бәһасез. Габдулла Тукайны биргән төбәктә булу үзе генә дә ни тора.

Бу башлангыч уңышлы булды дияргә тулы мөмкинлек бар. Киләсе елларда ул эшен дәвам итеп кенә калмас, тагын да тулыланыр, кунаклары тагын да күп булыр, дип уйлыйбыз.

Быел беренче тапкыр социаль программа буенча да чара оештырылды. Авыр хәлле, аз керемле, күп балалы гаиләләрдән дүрт йөзгә якын бала махсус автобуслар белән Яңа Кырлайга юл алды. Аларның сәяхәтләре Габдулла Тукай яшәгән Сәгъди карт йортыннан башланды. Ә Яңа Кырлайга кадәр килгәч, ничек инде бөек шагыйрь музеен читләтеп үтәргә була. Аяклар үзләреннән–үзләре шул якка атлады. Ә анда… Иң кызыгы шунда, балаларны Габдулла Тукай әкиятләре геройлары көтеп тора иде. Китаптан укып хозурлану бер нәрсә, ә менә үзләрен күрү, алар белән бергә уйнап йөрү, мәш килеп Кар бабай йортына керү өчен ачкыч эзләү, аның белән очрашу һәм күңел ачу – бөтенләй икенче әйбер.

Арча мәдәният йорты һәм якын–тирә авыллар мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре оештырган әлеге тамаша балаларга бик ошады.

Гомумән, бәйрәм көннәре, кышкы каникуллар чараларга бик бай булды. Алар мәдәният кына түгел, спорт өлкәсен дә үз эченә алды, барлык мәдәният, мәгариф учреждениеләре, китапханәләр, Арча укучылар сарае гөр килеп торды, мәктәпләрдә кышкы лагерьлар эшләде, Җиңү паркында балалар белән кышкы уеннар оештырылды…  Аларны санап чыгу гына мөмкин түгел. Барлыгы сиксәннән артык чара үткәрелде.

Бәйрәм көннәрендә “Җидегән чишмә” Арча халык театрының спутник төркеме – Арча педагогика көллиятенең “Яшьлек” театры яшь артистлары Арча мәдәният йортында Галимҗан Гыйльмановның “Кар бабайда сер бар” пьесасы буенча куелган спектакльне күрсәттеләр. Алар бу спектакльне Яңа Кенәр интернат мәктәбенә барып куеп, анда тәрбияләнүчеләргә дә Яңа ел бүләге ясадылар. Яшь артистларның ничек Кар бабай серен чишүе нәни тамашачыларга ошады.

Арча укучылар сарае каршындагы “Кояшкай” курчак театры да гастрольләрдән кайтып кермәде. Ул балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә “Йомры икмәкнең Яңа ел маҗаралары” спектаклен күрсәтте.

7 гыйнварда Арча сәнгать мәктәбендә Раштуа бәйрәме үткәрелде. Балалар башта бәйрәмчә матур итеп бизәлгән сәхнәдә чыгыш ясады, җырлады, биеде. Аннан бәйрәм чыршы янында дәвам итте. Бүләкләр дә булды.

Шул ук көнне кичен Арча  стадионында үзәк чыршы янында Раштуа бәйрәме дәвам итте. Арча мәдәният йорты үзешчәннәре концерт куйды. Ул төрле уеннар белән тулыландырылды. Бәйрәм киче Фирая Батыршина җитәкчелегендәге “Рус җыры” халык вокаль ансамбле чыгышы белән бизәлде.

“Арча” спорт комплексы, Боз сарае да бер генә көн дә буш тормады. Төрле спорт ярышлары үтте, спорт уеннары оештырылды, Яңа елда беренче яңа җиңүләр килде. Мәктәпләрдәге хоккей мәйданчыкларында хоккей ярышлары үтте. Каникул көннәре буларак, уенчыларның җанатарлары да күп җыелды. Мәктәпләр “Барыбыз да чаңгы юлына” Россиякүләм акциясенә кушылып, чаңгыда узышулар уздырды. Ул чанада шуулар, уеннар белән бизәлеп, бәйрәм рухын алды.

Арчаның икенче мәктәбенең укучылары һәм укытучылары стадионга җыелып, бергәләп чаңгы юлына басты. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев  аларга үзе уңышлар теләде. Балалар гына түгел, укытучылар да узышка барды. Ә кечерәкләр чана шуды. Соңыннан күңелле уеннар булды.

– Бу чарада катнашкан укучылар да, алар белән килгән ата–аналар да грамоталар белән бүләкләнәчәк, – диде соңыннан мәктәп директоры Гөлназ Гыйниятуллина. – Шунысы сөенечле, әти–әниләр белән элемтәбез көннән–көн ныгый. Мәктәптә әтиләр советы да төзедек. Алар ярдәме белән мәктәп ишек алдында таучык ясап куйдык, үзебезнең шугалагыбыз бар. Менә бүген әти–әниләр чаңгы ярышына  да килде.

Каникуллар әнә шулай сизелмичә дә узып китте. Бәйрәмнәрне, Яңа елны гына түгел, кайсын алсаң да, бездә шулай ел дәвамында искә алып сөйләрлек матур һәм күңелле, шул ук вакытта мавыктыргыч һәм файдалы итеп оештыра да, үткәрә дә беләләр.


Гөлсинә Зәкиева


Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение