Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Яшә син җыр һәм моң сибеп, Равил абый!
Беркөн шулай көтмәгәндә Равил абый Габдрахманов белән очрашырга туры килде.
Күпме еллар буе сәхнәдән төшмәгән, Арча радиосын шаулаткан, халык соравы буенча аның “Бакчаларда зәңгәр чәчәк”, “Ялгыз җилкән” җырлары көненә егермешәр тапкыр яңгыраган, әллә ничә тапкырлар Бөтенроссия, республика бәйгеләре лауреаты булган, дистәләгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән хезмәт һәм сәхнә ветеранының бераз гына күренми торуы да шунда ук сизелде.
– Сез хәзер җырламыйсыз, ахры, күренми башладыгыз, – дигән соравымны ишетүгә ул көлеп үк җибәрде.
– Нинди җырламаган, кайтып та кергән булмады. Мөнирә Абдуллина төркеме белән авылдан авылга йөрдек, күрше районнарга да чыктык, – диде Равил абый.
Сәхнә, сәнгать турында сүз чыккач, болай да үз яшеннән бик күпкә яшь күренгән җырчы тагын да яшәреп киткән кебек булды. Әйе, сәхнә ул картаерга ирек бирми һәм бер сәхнә “чире” кагылган кеше аннан аерыла да алмый. 60 елга якын тамашачыларын үзенең җырлары белән сөендергән Равил Габдрахманов өчен ул тормыш юлдашына әверелгән дисәк тә ялгыш булмас.
– Беренче тапкыр мин туган авылым Кышкар мәктәбендә дүртенче сыйныфта укыганда җырладым. Ул вакытта “Идел ага” җырын башкардым. Беренче сәхнәгә басуым белән мин сыйныф җитәкчесе, җыр дәресе укытучысы Нурия апа Баһаветдиновага рәхмәтле. Яңа Кишет мәктәбендә укыганда клуб мөдирләре Үлмәскамал апа Сафина белән Кәүсәрия апа Садыйрова клубта концертларда чыгыш ясарга чакыралар иде. Олы Мәңгәрдә югары сыйныфларда белем алганда Олы Әтнәдә бәйгеләрдә дә катнашырга туры килде. Егетләр белән “Кандыр буе” пьесасыннан җыр башкарганны әле дә онытмыйм, – ди Равил Габдрахманов.
Мәктәпне тәмамлау белән сәнгать җанлы егетне авыл клубына эшкә алып калалар. Иртәгә армиягә китәсе дигән көнгә кадәр шунда эшли ул. Концертлар оештыра, спектакльләр куя. Риза Ишморатның “Кайту”, Мирхәйдәр Фәйзинең “Тормыш җыры” спектакльләрен сәхнәгә чыгара. Дөрес, үзләренчә, авылча. Әмма уйныйлар бит. Авыл халкы да актив, ул дә яшь, энергиясе ташып тора.
– Армиядән кайткач район газетасының ул вакыттагы мөхәррире Ринат Таҗиев мине редакциягә эшкә чакырды. Мәкаләләр җибәреп тора идем мин. Радик Фәизов, Әнвәр Зарипов, Равил Вәлиев, Фидаил Җәләлиев, Рафис Әминов белән бергә эшләдек, – дип ничек хезмәт урынын үзгәртүе турында сөйләп үтте ул. – Тик тугыз айдан мине Яңа Кишеттә яңа ачылган мәдәният йортына җитәкче итеп билгеләделәр. Ризалаштым. Әни ялгызы гына иде, аның янында булырмын дидем.
Әмма язмыш җиле егетнең планнарын тагын “җимереп” ата. Ә, бәлкем, киресенчә үсәргә мөмкинлек бирәдер. 1973 елда Клара Мәрдәнова аны әле төзелеп тә бетмәгән Арча мәдәният йортына чакырып ала.
– Мәдәният тормышы гөрләп торган еллар бу, – ди сәхнә ветераны. – “Егетләр” ансамбле (мин дә аның составында идем), 45 кешелек бию төркеме, хор, Дамир Галимов җитәкчелегендәге үзешчән драма коллективы… Ул вакытларда хәзерге кебек көн дә артистлар килеп тормый. Барысын да үзебез оештырабыз. Халык та күп йөри, коллективлар да көчле. Г.Камал исемендәге академия, Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрлары, Ленин исемендәге мәдәният сарае сәхнәләрендә зур отчет концертлары белән чыгыш ясый идек, “Арча якташлары” белән Пермьгә кадәр бардык.
Еллар, еллар… Күпме вакыт үткән. Әмма тир түгеп, бөтен көчне куеп башкарган хезмәтне еллар гына хәтердән юып төшерә алмый. Һәр үткәргән чараны бөртекләп санап чыга ала Равил Габдрахманов. Чөнки ул аның хезмәт җимешләре.
Лаеклы ялга чыккач та сәнгатьтән аерылмый ул. Ветараннарның “Чишмә” ансамблендә чыгыш ясый, ике ел рәттән “Балкыш” республика фестивалендә лауреат була, аннан район этабын оештыруда үзе башлап йөри. “Сүнмәс яшьлек” үзешчән драма коллективын төзеп, Фоат Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе”, Аяз Гыйлаҗевның “Ефәк баулы былбыл кош” пьесаларын сәхнәләштерә. Хәзерге вакытта “Әни җаным”, “Таң җилләре” дигән яңа җырлар өйрәнү өстендә эшли. Тиздән алар сәхнәдән дә, радиодан да яңгырар әле.
Ходай тәкъдиреңә үзе язган
Яшәсен дип җыр һәм моң сибеп.
Синең талантыңа сокланмаган
Тирә–юньдә инде беркем юк, – дигән шигырь юллары бар туган төбәгеннән килгән котлау кәгазендә.
Равил абый, бу сүзләргә без дә кушылабыз һәм 70 яшьлек юбилеегызны бәйрәм иткән көннәрдә сәламәт, имин тормыш, күңел көрлеге телибез. Тынгысыз җаныгыз беркайчан да җыр–моңнан аерылмасын. Чөнки сәнгать кешесен җыр яшәтә.
Гөлсинә Зәкиева
Арча Хәбәрләре