|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
15.01.2017
Агросәнәгать көллияте студентлары ял көнен файдалы үткәрә
Арча агросәнәгать көллияте студентлары спорткомплекста волейбол уйнадылар. «Шимбә бездә ял булуга карамастан, егетләр спорт чараларында бик теләп катнашалар»,- ди көллиятнең Арча филиалы мөдире Роберт Һидиатуллин. Бу турнирны оештыруда район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Нил Нигъмәтуллин, яшьләрнең «Форпост» оешмасы җитәкчесе Динар Фәйзрахманов та ярдәм иткәннәр.Мавыктыргыч уеннар төшкә кадәр дәвам итте.Нәтиҗәдә 11нче төркем егетләре җиңеп чыкты һәм Мактау грамотасы белән кубокка ия булды. 2 һәм 3 урынга лаек булган командаларга да Мактау грамоталары тапшырылды. Призлы урын яулаган егетләрнең барысы да медальләр белән бүләкләнде.
Арча Хәбәрләре
