|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
15.02.2017
«Арча хәбәрләре»ннән Гөлсинә Зәкиева «Ел хатын-кызы» җиңүчесе
Кичә Биектау мәдәният йортында “Ел хатын–кызы–2017” республика бәйгесенең зона этабы булды. Анда 11 районнан килгән конкурсантлар 7 номинациядә чыгыш ясады.
Арчадан хезмәт ветераны Факия Шәрәфетдинова белән «Арча хәбәрләре»ннән Гөлсинә Зәкиева катнашты. Гөлсинә Зәкиева “Хатын–кыз: мәдәният һәм рухилык” (“Женщина: культура и духовность”) номинациясендә җиңү яулады. Факия Шәрәфетдинова дипломант булды. Якташларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз.
