События

“Кояшкай”да аулак өй 03.04.2017

“Кояшкай”да аулак өй

Безнең татар телебез гаҗәеп бай һәм искиткеч матур. Уйлап карагыз әле: ә, ө, ү, җ, ң, һ авазлары гына да ни тора!? Шушы телебезне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру – төп бурычыбыз.

Балаларыбызда татар булулары белән горурлану хисе тәрбияләү иң мөһиме. Арчаның “Кояшкай” балалар бакчасы бу юнәлештә зур эш башкара. Шәһәребездә бердән-бер чын татар мохитын булдырган бакча бу. Әлеге белем һәм тәрбия йортына русча теле ачылган сабыйлар килә һәм татар телендә матур итеп сөйләшүче балалар чыгарылыш кичәләрен үзебезнең телебездә рәхәтләнеп оештыралар. Бу тәрбиячеләрдән, хезмәткәрләрдән, җитәкчеләрдән зур көч таләп иткән хезмәт.

“Кояшкай”да булган бер бәйрәм турында язып үтәсем килә. “Туган телдә дәшсәм генә, туган халкым аңлар мине” дип аталды ул. Бәйрәм сәламләүдән башланды. Балалар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Икенче кечкенәләр төркемендә Сафиева Гөлшат Рафаэль кызы хәзерләгән “Кошлар – безнең дусларыбыз” дигән дәрес карадык. Балалар апликация ысулы белән сыерчык оясы ясадылар. “Крыша түгел, түбә, доска түгел, такта, поют түгел, сайрыйлар” дип төзәтеп бара укытучы.

“Нәүрүз” күренешен тәрбияче Шиһапова Клара Хадит кызы һәм музыка белгече Хасанова Земфира Фәрит кызы хәзерләгәннәр. Нәниләрнең матур итеп уйнаулары бик сөендерде. Ә менә “Аулак өй” сәхнәләштерелгән уены таң калдырды. Мәктәпкә хәзерлек төркемендәге балалар шуның кадәр аңлап, үз йөрәкләре аша үткәреп халкыбызның гореф-гадәте булган аулак өй күренешен тәкъдим иттеләр. Татар теле укытучысы Садыкова Гөлназ Фоат кызына “афәрин” диясе генә кала.

Әлеге чараларның башында торучы, балалар бакчасы мөдире — Шәйхетдинова Лилия Фәрит кызы. Ул оста дирижер кебек барысы белән дә җитәкчелек итә. Әтиләр комитетын да эшкә җиккән ул, аның рәисе Рөстәм Салихов башлап йөрүчеләрдән. Кунак итеп чакырылган Рая Фатхуллина балаларга Тукайның “Су анасы”н чын артистларча сөйләп күрсәтте, “Каурый каләм” иҗат берләшмәсеннән Факия Шәрәфетдинова үзе язган шигырьләрен укып балаларны сөендерде.

“Кояшкай”дан чыгып барганда күңелләр күтәрелеп, йөрәкләр сафланып калды. Теләсәң бар авырлыкларны да җиңеп була бит. “Телебез бетә, гореф-гадәтләребез онытыла” дип сөйләнеп йөргәнче, чынлап торып эшләргә генә кирәк. Ә эш агачы үз җимешен китерми калмас.

Дамир Таҗиев, Арча.






Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение