![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Агроном ни өчен кирәк?
Язлар килергә уйламый, бурый да бурый буран дигән җырдагы кебегрәк килеп чыкты быел. 19 апрельдә агрономнар белән үткәрелгән укулар башланыр алдыннан да шул турыда сөйләшеп алдык.
– Зыянлы әйбер юк, туфракта дым арта гына бара, бар да әйбәт булачак, – ди утыз елга якын стажы булган “Кырлай” ширкәте баш агрономы Данил Шәяхмәтов.
– Артык салкыннар гына була күрмәсен, – ди “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте баш агрономы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Рөстәм Мөхәммәдиев.
Мин 1973 елның язын искә төшердем. Ул елны апрельдә эсселек 30 градуска җитте, басуларда күлмәкчән йөрдек. 1 майга чәчү төгәлләнде. Әмма җәй коры килде, яздан ук туфрактагы дым очып бетте. Шуңа күрә, ашыкмыйк, дип әйтүем. Эшкә керешкәнче үзебез булдыра алганны эшләп калыйк.
Агрономнарга ничек эшләргә кирәклеген уку йортларында өйрәтеп чыгаралар. Әмма тормыш китапча гына бармый.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов та әнә бу залда утыручыларга яхшы таныш әйберләр турында сөйли.
– Чәчү әйләнеше – игенчелекнең нигезе, – ди ул. – Иң яхшы элгәр – борчак, аннан кала – сидераль культуралар, күпьеллык үлән җирләре.
Узган гасырның 70нче, 80нче елларында болар инде бар да кулланылышка кертелгән, тәртипкә салынган иде. Алай гына да түгел, чәчүлек мәйданнарының 10 процентын чиста парга калдыру мәҗбүри иде, аны әле районнан килеп үлчәп тә йөриләр иде. Үтәми кара – бюрога чакырып партбилетыңны алып эшсез калдырулары мөмкин иде.
Колхозлар бетеп, авыл хуҗалыгын инвесторлар “күтәрә” башлагач пар җирләреннән “п” хәрефе дә калмады. Күбрәк чәчәбез, күбрәк алабыз, имеш. Кайбер хуҗалык- ларда агрономнарның да кирәге калмады, чөнки алар мыжгып, тегеләй ярамый, болай ярамый, дип комачаулап йөри. Итекче ипи пешергән кебек, нинди культура чәчәсен бармак төртеп кенә күрсәтә башладылар. Бер елны, бәясе югары дип, ярты мәйданга көзге бодай чәчәргә кушылды. Октябрь аенда да чәчүчеләр булды, чөнки берәүнең дә эшсез каласы килми. Ул елны кыш салкын килде, язын ул җирләрне бозып яңадан чәчтеләр.
Көзге бодайны безнең шартларда “Сервис–Агро” ширкәте хуҗалыклары гына игә белә. Алар алдынгы технология кулланып эшли.
Күргәнебезчә, инвес- торларның да төрлесе бар. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә бар эш фәнни нигезгә корылган. Кирәк вакытта галимнәрне дә чакыралар. Биредә чәчү әйләнеше төгәл саклана, пар җирләре калдырыла, сидераль культуралар чәчү киң кулланыла.
“Ватан”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә дә колхозлар чорында җайга салынган технологияләр камилләшә генә бара.
– Җирне алдап булмый,– ди Раил Шакирҗанов. – Һәр 5 ел саен туфракның анализы алынырга, анда нәрсә җитмәве билгеле булырга тиеш. Бездә минераль ашламалар кулланмыйча да, сидераль культуралар – кандала үләне, рапс, горчица ярдәмендә гектардан 25–30 центнер уңыш алырга була. Борчак, күпьеллык үләннәр туфракны баета.
Әмма люцерна – 3, тук- ранбаш 2 елдан артык тотылырга тиеш түгел. Өч елга кадәр люцернаның тамырында төрле матдәләр (азот, фосфор, магний һ.б.) туплана икән. Ә аннан соң бу процесс туктала, файдалы матдәләр кими бара. Ә тукранбаш ике елдан үзе дә юкка чыга.
Артык тыкшынмыйча, табигать белән гармониядә яшәп эшләргә генә кирәк.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалының район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов бер хуҗалыкның бер басуын мисал итеп китерде.
– Ел саен бу басуга арыш чәчәләр, – диде ул. – Бер квадрат метрда 400 үсемлек санадык, ә ромашка, эт эчәгесе, билчән 600–700гә җитә. – Туфракны өстән эшкәртү дә чүп үләннәргә уңай шартлар тудырды.
Әйе, бездә кайберәүләр өстән эшкәртү технологиясен өстән–өстән эшләмәсәң дә ярый дип аңладылар. Элекке “Мәрҗани”, “Арча” ширкәтләрендә соңгы елларда туфракны көздән бөтенләй эшкәртми башлаганнар иде.
“Йөзгә кадәр яшә, йөзгә кадәр өйрән”, дигән борынгылар. Күпне белгән агрономнарга да белгәннәрен яңарту комачауламас. Билгеле, җитәкчеләренең дә акыллы, зирәк булуы мөһим.
Ильяс Фәттахов

Арча Хәбәрләре