Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
22.06.2017
Арча Хәбәрләре
Казансу паркында «Хәтер шәмен яндыр» акциясе үтте
21 июнь кичендә халык Арчада «Казансу» паркына җыелды. 1941 елның 22 июнь таңында сугыш башланган көн хәтергә кара бер көн булып сеңеп калган. Туган илебезне фашистлардан азат итү өчен сугышта батырларча көрәшкән каһарманнар мәңге онытылмас.
«Хәтер шәмен яндыр» акциясен район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, район мәдәният бүлеге, «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре оештырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов чыгыш ясады. 1 минутлык тынлык белән сугыш каһарманнарын искә алдык. Асфальтка язылган «1941. Сез хәтердә» сүзләренә шәмнәр тезелде. Соңыннан ачык һавада зур экраннан «41нең көзе» фильмын карадык.
Арча Хәбәрләре