События

Наласаның киләчәге матур 23.07.2017

Наласаның киләчәге матур

Районда торак төзелеше буенча төрле дәүләт программалары эшли. Шуларның берсе – «Авыл хуҗалыгы территорияләрен ныклап үстерү» дигән федераль программа.

Әлеге программа 2006 елда тормышка ашырыла башлады. Аннан районда 304 гаилә файдаланган. 119ы чиратта тора. Иң актив тормышка ашыручыларның берсе – Наласа авыл җирлеге.

Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова белән Наласа авылына юл тоттык. Максатыбыз дәүләт программасының ничек тормышка ашырылуын карау иде. Юлда сүзебез авылларны сак- лап калу турында барды. “Бервакыт миңа әти-әниләр балаларын Урта Бирәзә мәктәбеннән Арчага күчерү турында әйтә башладылар, – дип сөйләде Илфира Рамазановна. – Ни өчен, дип сорагач, 4нче сыйныфта рус телендә дәүләт имтиханы бирәсе бар, дип җавап бирделәр. Мәктәпне бетерәсе килми бит, киттем Арчага. Хәзер мәктәптә төп фәннәрне рус телендә укыйлар. Балалар русчаны да, татарчаны да яхшы беләләр”.

Асфальт юлдан Наласа авылына килдек. Иң беренче Рәмзия-Илнур Сираҗиевларга кердек. Гөлләр белән тулы матур, якты өйгә кергәч, күңелләр тагын да күтәрелеп китте. Бай гаилә: өч кызлары бар.

– 12 ел яшибез, – дип сөйләде Рәмзия. – 2009 елда йорт төзергә субсидия алу өчен чиратка бастык. Дәүләттән йорт төзү өчен 1 млн сумнан артыграк акча алдык. 4 сыерыбыз бар. Дәүләт программалары нигезендә сыер  санын арттыру, абзар салу өчен дә субсидияләр алдык. Шунысы яхшы: ул акчаларны без кире дәүләткә кайтармыйбыз.

Гаилә белән шау-гөр килеп фотоларга төшкәч, өч балалы гаилә Рамилә-Миннур Сибгатуллиннарга юнәлдек.

– Бала акчасына менә шушы иске йортны сатып алдык, – дип сөйләде  механизатор Миннур. – Яңа йорт төзү өчен дәүләт программасына чиратка бастык. Ышанмаган идек. 1 млн 200 мең сум акча алдык. Башта 500 мең сумына йортны күтәрдек, түбәләдек, тәрәзәләр куйдык. Калган акча белән йортны кышка өлгертергә исәп. Дәүләт ярдәме булмаса, яңа йорт төзи алмас идек. Илфира Рамазановнага да бик зур рәхмәт.

Яңа йортның эчендә эш бара. Мунчасы, бәдрәфе эчтә булачак, плитә җәяләр.

Янәшәдә генә диярлек шушы ук программа нигезендә Рәзих Хәлиуллин да менә дигән йорт күтәреп куйган.

Гүзәл-Рифат Гәрәевләрга да кереп чыктык. Өйдә кызлары 9 сыйныфта укучы Зәринә белән 3 яшьлек Язилә генә иде. “Яңа, матур өйдә рәхәт”, – ди алар.

Сөмбел—Раил Мөхетдиновлар гаиләсе дә программа нигезендә ике катлы йорт төзегәннәр. Алар анда яши инде. Тышын гына түгел, эчен дә заманча итеп эшләгәннәр. Бүлмәләрнең матурлыгына сокланып карап чыктык.

– Бу матурлыкны кем тудырды? – дип сорыйм.

– Дизайнер үзем, – дип елмая Сөмбел. – Интернетны ачасың да карыйсың – анда өйрәнерлек нәрсәләр күп.

Сөмбел Арча үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлекчәсендә эшли. Бик җаваплы хезмәт, ди.

Алсу-Динар Гатауллиннар өендә дә булдык. Алар башта Арчада фатирда яшәгән.

– Динар бер дә шәһәр тормышын яратмады, – дип сөйли Алсу. – Мин шәһәр фатирында эшсезлектән җанымны кая куярга белмим, дигәч, уйлаштык та,  минем туган авылым Наласага кайтырга булдык. Район үзәгенә эшкә килеп йөрергә дә якын. Иске бер йортны сатып алдык та, яңаны төзергә тотындык.

– Мин үзем Югары Оры авылыннан, – дип сүзгә кушылды Динар. – Эшем Арчада. Наласа кайтып-килеп йөрергә якын.

Әтнә техникумында укыганда таныштык без, диләр. Әле Алсуга 24 кенә яшь. Ике балалары бар. Динарның төзелеш эшенә дә кулы ята.

– Безнең бабай Хәмзә кулга оста кеше иде, – дип искә алды Динар.

– Әйдәгез, үзем пешергән торттан авыз итегез, – дип өстәл янына дәште Алсу.

Авызда эреп китә торган татлы тортны Алсу ясап сата да икән.

– Менә бу торт ике еллап килеп чыкмады, – диде Алсу. – Шуннан Динар 22 мең сумлык электр миче алып кайтып бирде. Хәзер бар да әйбәт килеп чыга.

Бергәләп тавык кетәклегенә дә барып килдек. 50ләп тавыклары бар. “Йомырканы сатабыз да, тортлар ясарга да күп кирәк”, – дип сөйләп тордылар.

Без Наласа авылында кергән йортлардан куанып чыктык. Авылның иске йортларына җан кергән, урамнар яңа йортлар белән тулыланган, гаиләләр бала-чага белән шау-гөр килеп тора.

— Мин Наласа авыл җирлегендә эшли башлаганда авылдан шәһәргә күчеп киткәннәр күп  иде, – дип сөйләде Илфира Шакирова. – Нигезләр бушап калган. Менә шул буш нигезләргә хәзер нур иңдерә барабыз. Нигезне аны теләсә кемгә түгел, белгән кешегә, тәртип- ле гаиләләргә сатарга кирәк. Авыл җирлеге белән киңәшмичә йортны сатмагыз, дип әйтеп куйдым. Әле бер яшь гаиләне, кызымның дус кызы, Кукмараныкын да дәшеп китердек. Хәзер менә алар безнең авылда яши. Авылны яраттылар, аларның үзләрен дә бездә яраттылар.

Мин ул көнне Наласадан, чыннан да, дәүләт программаларының эшләвенә инанып кайттым. Тырышып йөргән Илфира Шакировага Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен! Авылда да хәзер нәкъ шәһәрчә, хәтта уздырып та яшиләр! Язманы халык җыры сүзләре белән тәмамлыйсы килә.

Өздереп гармун уйныйлар

Наласа авылында…

Киләчәге булган авылда, һичшиксез, гармун тавышы тынмаячак!

Румия Надршина.




http://arskmedia.ru/2017/07/22/nalasanyi-kilachage-matur/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение