События

Якташыбыз Васил Мифтахов дәүләт бүләгенә лаек булды 03.08.2017

Якташыбыз Васил Мифтахов дәүләт бүләгенә лаек булды

Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Чаллы элеваторы” ачык акционер җәмгыяте директоры урынбасары, якташыбыз Мифтахов Васил Ибраһим улы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов Указы белән Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Аңа олы дәүләт бүләген юбилей тантанасында Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин тапшырды.

Арча районының Наласа авылында туып үскән Васил Ибраһим улы Мифтахов заманында районыбызның данлыклы “Октябрь” колхозын җитәкләде, районның үсешенә зур өлеш кертте.

Без аны юбилее, лаеклы бүләге белән котлыйбыз, яңа уңышлар, сәламәтлек телибез!

http://arskmedia.ru/2017/08/02/yaktashyibyiz-vasil-miftahov-da-lat-b-lagena-laek-buldyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение