События

Конгресс кунаклары Ташкичүдә булды 06.08.2017

Конгресс кунаклары Ташкичүдә булды

Бөтендөнья татар конгрессы VI корылтаенда катнашучы милләттәшләребез бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани һәм язучы Мәхмүт Галәү исемнәре белән бәйле Арча районының Ташкичү авылына сәяхәт кылдылар.

Биредә алар күренекле шәхесләребез эшләгән һәм белем алган мәдрәсәнең данын яклап килүче Ташкичү төп гомумбелем мәктәбендә булдылар. Кунаклар мәктәп ишегалдында быел гына әлеге бөек якташларыбызга куелган һәйкәлләргә беренче булып чәчәкләр салдылар, май аенда гына сафка баскан Шиһабетдин Мәрҗани музееның беренче кунаклары булдылар. Музей һәм һәйкәлләр “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыяте һәм милли рухлы башка иганәчеләр ярдәме белән төзелгән. Шулай ук делегетлар авыл тарихы музее, мәктәп һәм балалар бакчасы бинасы  белән дә таныштылар.

Кунаклар 19 нчы гасыр архитектура истәлеге булып торган Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән бәйле атаклы Ташкичү мәчетендә дә булдылар, Биредә алар әлеге мәчетнең тарихы, ислам дине хакында фикер алышты, өйлә намазын укыдылар.

Кунаклар 4 төркемгә бүленеп, Ташкичз авылында гомер итүче үрнәк гаиләләрдә: Садриевлар, Хәкимовлар, Хөсәеновлар, Мәмсәдә Гариповларда кунакта булдылар, татар өенең мохите, көнкүреше белән таныштылар. Хуҗалар кунакларны якты йөз, мул табыннар белән каршы алдылар.

Чәй өстәле артында милләттәшләребез татар телен саклау юнәлешендә башкарылган хезмәтләре турында сөйләделәр, ярдәм сорап та мөрәҗәгать иттеләр. Мәсәлән, Владимир шәһәрендә эшләп килүче “Бәхет” татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мөкаддәс Мортазин балалар бакчасында татар төркеме ачылуын, ял көннәрендә укучыларга һәм өлкәннәргә татар телендә укыту оештырылуын хәбәр итте һәм биредә белем бирү өчен тәҗрибәле мөгаллимнәр җитешмәвен әйтте. “Бәлки Арча районыннан килеп бу эшкә алынучылар булыр. Укытырга килүчеләр без бөтен уңайлы шартларны тудырырга әзер: алар  рәсми рәвештә эшкә урнаштырылачак, торак белән тәэмин ителәчәк. Бары тик милли җанлы халкыбызның киләчәге өчен кайгырган милләтпәрвәр шәхес булуын гына телибез”, — диде ул.

Киләсе тукталыш Ташкичү мәдәният йортында булды. Биредә “Өммегөлсем” фольклор ансамбле халкыбызның борынгы милли йолаларын күрсәттеләр. Күңелләргә уелып калырлык әлеге очрашу халкыбызның милли гимнына әверелгән “Туган тел”не бергәләп башкару белән тәмамланды. Кунаклар хуҗаларга шундый матур очрашу оештырганнары өчен ихлас күңелдән рәхмәтләрен җиткерде.





http://arskmedia.ru/2017/08/05/kongress-kunaklaryi-tashkich-da/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение