События

КамАЗ төзүдә катнашкан якташыбыз 09.08.2017

КамАЗ төзүдә катнашкан якташыбыз

Яр Чаллыда төзелә башлаган Кама автомобильләр заводының беренче нигез ташыннан алып беренче автомобиль эшләп чыгаруга кадәр куелган хезмәтне үз күзләре белән күргән якташыбыз Равил Вәли улы Вәлиев үзен бик бәхетле хис итә.

Казан дәүләт университетының тарих — филология бүлеген тәмамлаган яшь белгеч, төзелеш оешмаларында ташчы, бетончы һәм монтажчы, газетада баш мөхәррир урынбасары, ремонтлау-инструментлар заводында матбугат үзәге җитәкчесе, шәһәрнең радиотапшырулар үзәгендә әдәби хезмәткәр, КамАЗның баш конвейерында инженер-диспетчер булып эшли. Шул ук вакытта ул ныклап торып иҗат итә, яшь язучыларның Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия семинарында катнаша. КамАЗ һәм Чаллы шәһәре төзелеше турында язылган очерклары, документаль повестьлары һәм хикәяләре тупланган “Шәһәр булсын бүләгем”, “Таяну ноктасы”, “Көчле агым”, “Мәңгелек ут җылысы” китаплары дөнья күрә. Аның әсәрләре “Яшьлегем – Чаллы”, “Язмышлар яңарганда” дип исемләнгән җыентыкларда да урын алган. Беренче иҗат уңышлары һәм Чаллы шәһәренең җәмәгать эшләрендә актив катнашуын искә алып 1978 елда Равил Вәли “КамАЗ төзелеше ударнигы” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре Равил Вәлинең гаиләсендә булып, аның бүгенге тормышы һәм иҗаты белән кызыксындык. Тормыш иптәше Зәллә апа, кызлары Зөлфия һәм оныгы безне якты йөз белән каршы алдылар. Хезмәттәшебез Ленар Гобәйдуллин Равил Вәлинең сөйләгәннәрен яздырып алды, фотога төшерде. Якташыбыз безгә иҗаты белән бәйле язмалар, фотолар һәм үзенең китапларын бүләк итте.

Равил абый үзе турында: “Мин кечкенәдән укырга яраттым. Безнең класс җитәкчебез язучы Рафаил Төхфәтуллинның хатыны Рәзинә апа иде. Яңа Кенәр мәктәбендә укыганда ук “Кызыл юл” газетасына мәкаләләр, шигырьләр яза идем. Ә Рафаил абый шул газетада эшли иде, минем язмаларым турында уңай фикердә булды. Мәктәпне тәмамлагач укуымны Казан дәүләт университетында дәвам иттем. Озак еллар КамАЗ төзелешендә эшләдем, ул елларда төзелеш турындагы әсәрләремне яздым.

Иҗатымда Бөек Ватан сугышы темасы зур урын алып тора. Минем әтием сугыш кырында вафат була, мин аны бөтенләй күрмәдем, гомерем буе сагынып яшәдем. Йөрәгемдә булган хисләрне шигырь юлларына салдым:

Тумаган да мин

Булганмын әле,

Син сугышка дип

Чыгып киткәндә.

Әтием, бәгърем,

Юксынам сине,

Шул еллар кабат

Искә төшкәндә.

Җибәрче буен

Җеп белән үлчәп

Дип син әнкәйгә

Хатлар язгансың.

Әтием, бәгърем,

Юксынам сине,

Еракта бездән

Ятып калгансың.

Әтием истәлегенә багышлап “Мәк чәчәчге” повестен яздым.”Түр башы тургайлары”, “Аланда үскән балан” повестьлары да шул елларда күргәннәрем турында.

1991 елда гаиләбез белән Казанга күчеп килдек. Лаеклы ялга чыкканчы “Шәһри Казан” газетасында эшләдем. Төрле темаларга мәкаләләр, күренекле шәхесләр белән әңгәмәләр үткәрдем, шул ук вакытта шигырьләр һәм хикәяләр язуымны дәвам иттем. Бигрәк тә ачыкланып бетмәгән тарихи вакыйгаларга багышланган эсселәр язу белән мавыктым. Бүгенге көндә дә иҗатымны дәвам итәм. 2017 елда “Безнең Мирас” журналында “Илче күчтәнәче” дигән әсәрем басылып чыкты, ул авылдашым Хәбибулла Фәтхуллин һәм Сәлих Сәйдәшевның дуслыгы турында.

Үзем язганнарны, газета-журналларда басылып чыккан материалларны папкаларга туплап барам, ә аерым итеп балыкчыларга багышланган язмаларымны, чөнки мин — һәвәскәр балыкчы. Бүгенге көндә тормышымнан бик канәгать, гаиләм миңа һәрвакыт ярдәм итә. Киләчәктә язарга уйлаган темаларым, әзерләгән материалларым бар. Исән-сау булып яшәргә язсын,”- дип сөйләде.

Равил Вәли үзенең затлылыгы, тыйнаклыгы, пөхтәлеге, кешелекле булуы белән безне сокландырды. Ул повестьлары, хикәяләре, эсселәре тупланган “Җөй”, “Олуг хан ярлыгы” дип исемләнгән китаплары, мәшһүр биюләре белән үзен һәм татар халкын дөньякүләм таныткан Рудольф Нуриевның тормышы һәм иҗатына багышланган “Шөһрәт” романы турында тыйнак кына әйтеп узды. Романның язылу тарихы турында сорашкач:”Чит ил авторларының уннан артык китабы табылды. Романдагы исем — фамилияләр үзгәртелмичә күрсәтелгән, бик күп материалларны тәрҗемә иттереп өйрәнергә туры килде. Рудольф Нуриев турындагы бу әсәрне бик яратып яздым, шуңа күрә дә ул бик тиз язылды,”- дип аңлатты Равил Вәли.

Яңа Кенәр мәктәбендә сигез-унынчы классларда бергә укыган, озак еллар Шушмабаш мәдәният йортын җитәкләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Әхмәтов ул елларны искә алып: ”Безнең класста төрле авыллардан килгән егетләр-кызлар укыды, интернатта яшәдек. Равил Вәлиев шигырьләр язарга, стена газетасында мәкаләләр чыгарырга ярата иде. Аның кайбер язмалары район газетасында да басылды, безгә дә алып килеп укытты. Аның язучы буласы укыганда ук билгеле иде,”- дип горурланып искә ала. Ә Равил абый без Хәйдәр абыйдан сәлам тапшыргач: “Хәйдәр үзе дә бик тырыш, булган егет. Ул сәхнәдә моңлы җырларны бик оста башкара иде. Классташым гомере буе мәдәниятка хезмәт итте һәм зур уңышларга иреште. Минем барлык классташларым да олы тормышта үз юлларын таптылар. Ул вакыттагы Яңа Кенәр укытучыларының хезмәте бәяләп бетергесез, без аларга бик рәхмәтле,”- диде.

Равил абый Вәлиев бүгенге көндәге матур әдәбиятның дәрәҗәсе төшә баруы турында борчыла, талантлы язылган әсәрләр кирәк булуы турында әйтә. Гомәр Бәшировның, Рафаил Төхфәтуллинның тел үрнәкләрен җентекләп өйрәнергә кирәклегенә басым ясый. Башлап каләм тибрәтүчеләр төрле язучыларның әсәрләрен укып, чагыштырып карап, анализлап барсалар, киләчәктә Арча ягыннан тагын да талантлы язучылар чыгуына ышанып яши.

Язучы, публицист, СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүләк иясе Равил Вәли 1942 елның 20 августында Яңа Кенәр авылында туган. Аңа быел 75 яшь тула. Без аны районыбызның әдәбият сөючеләре исеменнән олы юбилее белән котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, балаларының,туганнарының һәм дусларының ихтирамын һәм игътибарын тоеп, иҗатын дәвам итеп яшәвен телибез.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

http://arskmedia.ru/2017/08/08/kamaz-t-z-da-katnashkan-yaktashyibyiz/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение