События

“Курса МТСы” һәм “Ак барс” агрокомплексы ширкәтләрендә 15.08.2017

“Курса МТСы” һәм “Ак барс” агрокомплексы ширкәтләрендә

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов 14 августта “Курса МТСы” һәм “Ак барс” агрокомплексы ширкәтләрендә булдылар.

Курсалар тулы көчкә арпа суга, борчак, арыш ура. Район җитәкчесе чәчүлекләрне кабул иткәндә “Курса МТСы” басуларының торышына, югары бәя биргән иде. Һәм менә  чебешләрне санар вакыт җитә, кырларда мул уңыш  өлгерде.

– Болай карап торганда арпа өлгергән кебек, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Суга башлагач арасындла яшелләре дә чыга.

Әйе, быелгы уракның катлаулы булачагы алдан билгеле иде. Әмма курсалар мондый хәлгә әзер. Түбән Курсада, Сарай–Чокырчада ашлык эшкәртү линияләре тулы көчкә эшли. Ындыр табакларында эш тәүлек буе диярлек бара. Кайткан ашлык өемдә ятмый. Олысы–кечесе булышырга тора, кирәк булганда берәү дә баш тартмый.

– 15 августта чәчә  башлыйбыз, – ди хуҗалык җитәкчесе. – Күчмә фонд арыш бар, җир әзер.

Бер звено ферма яннарындагы тиресне түгә. Көнгә 1әр мең тоннага кадәр чыгаралар.

“Ак барс” агрокомплексы”нда урып–җыюны иртәрәк башлауның үз технологиясе бар. Биредә ашлыкның дымлы булуыннан курыкмыйлар – бөртекне  сыттырып җиңсәләргә тутыралар.

– 300 тонна әзерләдек инде, – ди сөтчелек комплексы җитәкчесе Заһид Шаһимуллин

Хуҗалыкның иген басуларына карап сокланырлык, машина биеклеге кукуруз кырларына карап сөенерлек.




http://arskmedia.ru/2017/08/14/kursa-mtsyi-am-ak-bars-agrokompleksyi-shirkatlarenda/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение