События

Арча районының алдынгы комбайнчылары 16.08.2017

Арча районының алдынгы комбайнчылары

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов 14 августта “Курса МТСы” һәм “Ак барс” агрокомплексы ширкәтләрендә булдылар.

Курсалар тулы көчкә арпа суга, борчак, арыш ура. Район җитәкчесе чәчүлекләрне кабул иткәндә “Курса МТСы” басуларының торышына, югары бәя биргән иде. Һәм менә  чебешләрне санар вакыт җитте, кырларда мул уңыш  өлгерде.

– Болай карап торганда арпа өлгергән кебек, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Суга башлагач арасындла яшелләре дә чыга.

Әйе, быелгы уракның катлаулы булачагы алдан билгеле иде. Курсалар мондый хәлгә әзер. Түбән Курсада, Сарай–Чокырчада ашлык эшкәртү линияләре тулы көчкә эшли. Ындыр табакларында эш тәүлек буе диярлек бара. Кайткан ашлык өемдә ятмый. Олысы–кечесе булышырга тора, кирәк булганда берәү дә баш тартмый.

– 15 августта чәчә  башлыйбыз, – ди хуҗалык җитәкчесе. – Күчмә фонд арыш бар, җир әзер.

Бер звено ферма яннарындагы тиресне түгә. Көнгә 1әр мең тоннага кадәр чыгаралар.

“Ак барс” агрокомплексы”нда урып–җыюны иртәрәк башлауның үз технологиясе бар. Биредә ашлыкның дымлы булуыннан курыкмыйлар – бөртекне  сыттырып җиңсәләргә тутыралар.

– 300 тонна әзерләдек инде, – ди сөтчелек комплексы җитәкчесе Заһид Шаһимуллин

Хуҗалыкның иген басуларына карап сокланырлык, машина биеклеге кукуруз кырларына карап сөенерлек. Күпьеллык үләннәрнең икенче каты үсеп җитте. Азык та мул булачак быел, җыйнап кына өлгер.

Район җитәкчесе ике хуҗалыкта да эшләрнең оештырылуыннан канәгать калды. Ул җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар белән сөйләште, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.

Билгеле булганча, быел “Иң яхшы комбайнчы”  республика конкурсы игълан ителде. Җиңүче 200 экипажга 100әр мең сум премия биреләчәк. Конкурс шартлары буенча комбайннар маркаларына карап 4 төркемгә бүленә. Мәсәлән, беренче төркемдә “СК–5”, “Нива”, “Вектор–410–420”, “КЗС–7”, “Енисей” комбайннары (тулы исемлек газета сайтында).

Шулай ук район башлыгы да алдынгы комбайнчыларга кызыксындыру чаралары билгеләде. Һәр төркемдә беренче өч урынны алган комбайнчыларга 10ар мең сум премия биреләчәк. (Безнең районда 4нче төркемгә керә торган комбайннар юк).

Район газетасында да комбайнчылар ярышы шушы төркемнәр буенча биреп барылачак. “Северный” ширкәтеннән Илфат Гыйззәтуллин “Вектор” комбайны белән – 2890, “Яңарыш” ширкәтеннән  Рөстәм Галиәхмәтов “Акрос” комбайны белән   – 2409, Фәрит Мөхәммәтҗанов “Акрос” комбайны белән – 2210, “Курса МТСы” ширкәтеннән Радик Хәбибуллин “Акрос” комбайны белән – 2205, Фәнис Хөснетдинов “Акрос” комбайны белән 2144 центнер ашлык суктырдылар инде.

Ильяс Фәттахов

       




Информация о лучших комбайнерах на уборке урожая 2017 года
Район Хозяйство Ф.И.О комбайнера Группа
комбайна
Дата
рождения
комбайнера
Марка комбайна Год выпуска комбайна Кол-во дней
работы на
обмолоте
Нарастающим итогом
с начала уборки
в т.ч. за день Дата пред- став-
ления
обмо-лочено,
га
намо-
лочено, тн
обмо-лочено,
га
намо-
лочено, тн
Арский ООО Корсинский МТС Шакиров Ринат Радилович 1 группа 7/5/1964 СК-5МЭ-1 Нива — Эффект 2005 2 7 28.3 6 22.9 8/15/2017
Арский ООО СХП Северный Гиззатуллин Ильфат Ильгамович 1 группа 3/5/1996 Вектор РСМ-101 2003 3 18 55.0 9 26.1 8/15/2017
Арский ООО СХП Лутфуллин ЗР Хасанов Хайдар Хакимулович 2 группа 4/18/1964 АКРОС 530 2009 5 36 121.6 7 23.3 8/15/2017
Арский ООО СХП Лутфуллин ЗР Шарафиев Фаил Шамилович 2 группа 9/5/1977 АКРОС 530 2009 5 36 119.0 8 27.6 8/15/2017
Арский ООО АФ Казанка Камалов Марсель Мансурович 2 группа 1/9/1980 ДОН-1500 В 2005 4 69 130.7 20 37.1 8/15/2017
Арский ООО АФ Казанка Халиуллин Фаиль Файзрахманович 2 группа 4/6/1989 АКРОС-530 2008 4 85 160.4 19 35.0 8/15/2017
Арский ООО АФ Ватан Хакимов Ринат Рахимзянович 2 группа 9/1/1968 КЗС-812 2011 4 45 133.2 12 35.6 8/15/2017
Арский ООО Корсинский МТС Хуснутдинов Фанис Минневалиевич 2 группа 5/7/1972 РСМ-142-«ACROS-550» 2016 5 71 293.2 19 78.8 8/15/2017
Арский ООО АФ Возрождение Пигасьев Валерий Николаевич 2 группа 8/20/1976 AСROS — 530 2008 7 112 123.8 27 29.6 8/15/2017
Арский ООО АФ Возрождение Галиахметов Рустам Минтагирович 2 группа 3/26/1967 AСROS — 530 2008 8 277 307.1 60 66.2 8/15/2017
Арский ООО АФ Возрождение Мухаметзянов Фарит Рафаэлович 2 группа 11/24/1975 AСROS — 530 2008 7 246 273.0 47 52.0 8/15/2017
Арский ООО АФ Возрождение Мухаметзянов Данис Дамирович 2 группа 7/17/1983 AСROS — 530 2008 5 134 149.0 0.0 8/15/2017
Арский ООО АФ Возрождение Хуснутдинов Фарид Хадиевич 2 группа 8/27/1961 AСROS — 530 2008 8 209 231.5 42 47.0 8/15/2017
Арский ООО АФ Возрождение Зиатдинов Габделфарит Габдрашитович 2 группа 11/4/1956 «Polesse» GS — 812 2009 7 242 268.3 54 59.4 8/15/2017
Арский ООО СХП Северный Шакуров Кадир Шамилович 2 группа 3/3/1964 Полесье КЗС-812Т 2011 5 41 122.5 13 38.4 8/15/2017
Арский ООО АФ Ватан Сабиров Ильфир Фильсурович 3 группа 10/13/1968 КЗС-1218-29 2014 4 71 212.3 15 43.7 8/15/2017
Арский ООО Корсинский МТС Камалиев Раис Асхатович 3 группа 9/8/1958 CLAAS «Tucano 430» 2009 4 66 275.0 19 77.0 8/15/2017
Арский ООО Корсинский МТС Хабибуллин Радик Альфредович 3 группа 10/11/1970 РСМ-142-«ACROS-580» 2013 5 63 262.6 10 42.1 8/15/2017
Арский ООО Корсинский МТС Мингазов Марсель Вадутович 3 группа 5/18/1979 РСМ-142-«ACROS-580» 2014 4 60 249.5 19 78.8 8/15/2017
Арский ООО СХП Северный Мифтахов Мидхат Госманович 3 группа 10/12/1962 Полесье КЗС 1218-29 2014 5 75 224.8 21 61.4 8/15/2017
Арский по 4 группе в районе комбайнов не имеется

http://arskmedia.ru/2017/08/15/archa-rayonyinyi-aldyingyi-kombaynchyilaryi-2/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение