События

Агтибригадачылар эшчеләргә җырларын бүләк итте 17.08.2017

Агтибригадачылар эшчеләргә җырларын бүләк итте

Районда күркәм традиция яши: мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада җырчылары ел да ындыр табакларында эшләүчеләр янына барып. җыр–моңнары белән эшчеләрнең күңелләрен күтәреп кайта.

16 август көнне Арчаның Мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада үзешчәннәре эшчәнлеген башлап җибәрде. Быел да, узган елгы сыман тәүге тапкыр Иске Чүриле авылының ындыр табагында эшләүчеләр белән очрашып җыр-моңнарын бүләк иттеләр.

17 августта Расих Галимҗанов, Рәсим Низамиев, Зөлфия Әүхәдиеваның җырларын тыңлау Наласа ындыр табагында эшләүчеләргә насыйп булды.

Үзешчәннәр биредә ел саен була, шуңа да аларны ел да сагынып көтеп алалар. “Шушындый матур концерт куеп киткәннәре өчен рәхмәт үзләренә, — ди Наласа авыл җирлеге башлыгы Ильфира Шакирова. — Эш вакытында 20 минутлап ял итеп алу эшкә комачаулык тудырмый, киресенчә үзешчәннәр эшчеләргә көч биреп китә. Агитбригаданың чыгышы, беренчедән, авыл халкына хөрмәт күрсәтү булса, икенчедән, күңелләр күтәрелеп кала”.

Без килгәндә ындыр табагында кызу эш кайный: хатын-кызлар ашлык өемнәренең тирә-юнен чистарта, махсус төягечле трактор КамАЗ арбасына һәм өстәмә арбага ашлык төйи. Басудан ашлык ташучы машиналар кире киткәндә дә буш китми — сушилкада киптерелгән ашлыкны Иябаштагы амбарларга саклауга алып китә икән. КамАЗ машиналары өчен җаваплы Марат Шаһисламов агитбригаданың концертын карау насыйп булганга канәгать булуын белдерде: “Мин ел саен диярлек карыйм аларның чыгышын. Безгә дә ял була. Оештыручыларга рәхмәт. Бүгенге көндә басуда 14 комбайн эшли, ашлык сугалар. Прицеплы 6 КамАЗ ашлык ташуда. Безнең бурычыбыз — игенне югалтмый алып кайтып, амбарга яхшы сыйфатлы килеш илтеп салу”, — ди ул.

Ындыр табагы мөдире Рафил Шакиров әле бер урынга, әле икенче җиргә, йөгереп диярлек йөреп тора. Чак тоттык үзен. “10 август көнне арыш суга башладык. Көнгә 550 тоннага якын ашлык кайта. Шуның 300 тоннасын чит ил киптергечендә киптерәбез, калганы КЗС-20 машинасында калибрлана, — дип сөйләп китте ул. — Бүген көзге симәнәне агулый башладык, якшәмбе чәчүне башларга ниятләп торабыз. Симәнә җитәрлек.

Ындыр табагында эш ике сменага корылган: иртәнге 6 дан кичке 6 га беренче смена, кичке 6 дан төнге смена эшли. Кайткан ашлыкны кабул итеп, урнаштыру 18 эшчегә йөкләнгән. Эшчеләр өлгереп бара. Эшчеләрне хезмәтеннән бик канәгатьбез”.

Наласалылар үзешчәннәрне рәхмәт әйтеп, киләсе елга да чакырып озатып калды.

Алдагы көннәрдә агитбригадачыларның җыр-моңнары Урта Курса, Ашытбаш, Сикертән ындыр табакларында һәм басуда эшләүче комбайнчылар алдында да яңгырап, аларга көч бирер.

   

http://arskmedia.ru/2017/08/17/agitbrigada-nalasa-eshchelare-aldyinda-chyigyish-yasadyi-foto-video/

http://arskmedia.ru/2017/08/17/agtibrigadachyilar-eshchelarga-yirlaryin-b-lak-itte-foto/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение