События

Яңа Кенәр авыл җирлегендә үзара салым акчасын нәрсәгә тоталар? 23.08.2017

Яңа Кенәр авыл җирлегендә үзара салым акчасын нәрсәгә тоталар?

Яңа Кенәр элек тә иң зур авыл җирлекләренең берсе санала иде, Шурабаш, Сөрде яклары да килеп кушылгач, ул тагын да зурайды. Димәк, эш күләме дә артты дигән сүз. Җәйгә сыешып, эшне бетерү җитәкчедән тора. Монда сүз юл төзү турында бара. Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән ун авылның да урамнары юлларын карап бетерергә кирәк бит.

– Үзара салым акчасы бик зур ярдәм итте. Беренче елында зиратларны төзекләндерсәк, чират иң борчыган  мәсьәләгә – юлларга җитте. 2016 елгы акчаларның вакытында кайтып җитмәве сәбәпле, узган ел юлларны салуга соңга калдык, Яңа Кенәрдә генә 500 мең сумлык эш башкарылды. Шуңа быел ике еллык акчага ныклап юлларга тотындык. Дүрт тапкыр арту белән исәпләгәндә, Шурабаш ягында 1 миллион 760 мең (Шурада – 419, Шурабашта – 595, Яңа Сәрдәдә – 254 мең, Байкалда 480 мең 500 сум), Сөрде ягында 1 миллион 677 мең 750 (Сөрдедә – 569 мең 666, Югары Орыда – 356 мең 257, Түбән Орыда – 449 мең 288, Кызылъярда 302 мең 539 сум) Яңа Кенәрдә 3 миллион 127 мең 500 сум, Яңа Ашытта 120 мең сум акча җыелды. Ике еллык акча туплану уңай да булды, кыска араны гына төзекләндерү күзгә дә күренми иде. Быел Сөрде белән Шурабашка 40ар мең сумлык берәр мотопомпа алырга акча калдырдык та, калганын барысын юлларга таш җәюгә тоттык, – диде Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов.

Ул безне Яңа Кенәр урамнары буйлап алып китте. “Карагыз, кай җире начар  бу юлның? Беренче катына үзебезнең җирлектә чыккан ташны җәеп тигезләделәр, икенчесенә вак таш салдылар. Бик яхшы булган бит”, – дип шәхсән үз капка төбен караганнар кебек сөенә–сөенә барды ул.

Яңа Кенәрдә Куйбышев урамында – 600, Тукай урамында – 700, Бакча урамында – 400, Хисмәтуллин урамында – 650, Кызыл армияче урамына 350 метр арага вак таш җәелгән.

–  Төзекләндерелмәгән урам юллары калмады инде. Кайбер урамнарга “Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләре” ширкәте ярдәме белән (җитәкчесе Илдар Хәбибрахманов) үзебезнең җирлектә чыккан ташны җәйгән идек. Киләсе елда аларга тагын бер кат вак таш түшисе калды. 1 Май урамы турысындагы зират яны бик начар иде. Әлеге оешма аны да күтәртеп, ясап куйды. Күргәнегезчә, үзебез дә бу юнәлештә  эшлибез, үзара салым акчасына да карап тормыйбыз, – ди авыл җирлеге башлыгы.

Яңа Кенәр авыл җирлеге авыл җирлекләре арасында барган республика бәйгесендә икенче тапкыр инде 1 миллион сум грант откан. Беренчесенә көрәгече, кар эттергече, арбасы белән бульдозер алганнар. Ә монысын юл төзүгә (500 мең сумы – Яңа Кенәргә, 250шәр мең сумы Шурабаш һәм Сөрде якларына) тотарга уйлыйлар.

Сөрде якларына юл тоттык. Монда безне авыл җирлеге башлыгы урынбасары Наил Нәҗметдинов каршы алды һәм үз биләмәләрендәге эш белән таныштырды. Югары Орыда Киров урамының яртысына узган ел таш җәелгән булган, быел шуның яртысын эшләп бетергәннәр.

– Акча 300 метр арага таш түшәргә генә җитә иде, без 400 метр араны төзекләндердек, – диде ул. – Ике урынга торба белән күпер ясап калдырдык. Анысы сметада каралмаган иде. Рәхмәт, авыл старостасы Вагыйз Каюмов булышты.

Кечерәк кенә авыл булса да, мәктәбе, клубы бар, мәчет төзеп яталар. “Таттелеком” оешмасы җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин тәкъдиме белән Симетбаштагы агач мәчетне алып кайтып күтәреп куйдык, – диде Наил Нәҗметдинов. – Төзелеш барышын да үзләре контрольдә тоталар”.

Кызылъярга яңа салынган асфальт юл буйлап җилләтеп генә элдердек. Сабыр иткән, морадына ирешкән, диләр. Быел бу як авылларга да бәхет елмайды. Кызыльярга, Байкалга асфальт юл салынган инде, юлчылар хәзер Яңа Ашытка таба киткән. Ул юл Яңа Кенәр мәктәбеннән Яңа Ашытка кадәр барачак. Кызылъярда да үзәгенә кадәр барып җиткән, калганына, шулай ук Киров урамының яртысына вак таш җәелгән.

Сөрдедә Совет (400 метр), Киров (100 метр), Түбән Орыда Тукай, Нариман, Газинур Гафиятуллин урамнарында 200әр метр ара төзекләндерелгән.

– Түбән Орыда мәчеттә җыелган сәдака акчаларына зиратны карадык, – диде Наил Нәҗметдинов. – Ә Сөрдегә су башнясы алып кайттык. Гражданнар җыенында сөйләшеп, 2000 сум акча җыю турында карар чыгарган идек. 270 мең сум җыелды. Калган акчаны авыл мулласы бирде. Иске башня бик тузган иде. Моның өчен бик сөендек.

Менә шундый зур эшләр башкарып ята Яңа Кенәр авыл җирлеге. Күрсәтерлеге дә, мактанырлыгы да бар. Булган юлларның игелеген күрсеннәр. “Бу программа киләчәктә дә дәвам итсен иде. Ярдәме бик зур”, – диде Рафаэль Фәхретдинов.

Гөлсинә Зәкиева   

http://arskmedia.ru/2017/08/23/ya-a-kenar-avyil-irlegenda-zara-salyim-akchasyin-narsaga-totalar/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение