События

Якташыбыз Руденко Гөлзада Рәкыйп кызын туган көне белән котлыйбыз! 30.08.2017

Якташыбыз Руденко Гөлзада Рәкыйп кызын туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 30 август көнне якташыбыз, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының генераль директоры Руденко Гөлзада Рәкыйп кызының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Руденко Гөлзада Рәкыйп кызы 1956 елның 30 августында ТАССР Арча районы Үрнәк авылында туган.  Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының генераль директоры, РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • 1978-1981 Яр Чаллыда ВЛКСМның Комсомомол район комитеты инструкторы (1978), икенче сәркатип (1981).
  • 1984 елдан Яр Чаллы КПССның Комсомол район комитеты пропаганда бүлеге мөдире урынбасары.
  • 1988 елдан «Камгэсэнерготөзелеш» берләшмәсенең райком хокукындагы партком сәркатибенең урынбасары.
  • 1987 елда Вьетнамда (ГЭС коручы ире янәшәсендә) ССРБ белгечләре парткомы сәркатибе урынбасары.
  • 1991 елда «Эврика» мәгълүмати үзәге (элекке «Камгэсэнерготөзелеш» берләшмәсенең һөнәри берлеге китапханәсе) директоры.
  • 1997 елда Колумбиядә (ГЭС коручы ире янәшәсендә) РФ белгечләре арасында хатын-кызлар шурасы рәисе урынбасары.
  • 1999 елның февраленнән Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәдәният һәм сәнгать идарәсе башлыгы.
  • «Леон–Тур» туристлык фирмасы башлыгы.
  • 2002 елның ноябреннән Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының генераль директоры.
  • Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
  • РФ атказанган мәдәният хезмәткәре
  • РФ хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге махсус премиясе лауреаты
  • Фридрих Хаас медале (Алмания)
  • Ломоносов исемендәге орден (РФ)
  • 2006 «Татарстанның иң данлы хатын-кызы»
  • 2007 Татарстанның «Ел шәхесе»

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение