События

«Нечкәбил»ләр Арчаның тернәкләндерү үзәге балаларына шатлык бүләк итте 31.08.2017

«Нечкәбил»ләр Арчаның тернәкләндерү үзәге балаларына шатлык бүләк итте

Арчаның «Өмет чаткысы» балалар тернәкләндерү үзәгендә «Матурлык һәм шатлык көне» узды. Бу мизгелләрне балаларга һәм аларның әти-әниләренә чараны оештыручылар — Арча районы буенча «Гаилә канаты астында» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Мортазина һәм быел район данын яклап «Нечкәбил»дә катнашучы Раушания Закирова бүләк итте.

«Нечкәбил» конкурсы кысаларында узучы бәйрәм чарасын оештыручылар әлеге гүзәл ханымнар булса да, тирә-юнҗнәрендә ярдәм итүче нык комангда булмаса, моны башкарып чыга алмаслар иде.

Үзәктә чыннан да бәйрәм рухы гөрләде бу көнне. Балалар төрле уеннарда катнашты, аниматор белән «Фиксиләр» булып уйнадылар, «Сабын куыклары» шоуында, пластилин камырдан сыннар ясап рәхәтләнделәр.

Аерым бүлмәдә әниләр өчен дә күңелле күренешләр булды  — алар бизәнү, киенү серләренә төшенде, психологик тест узды, психолог белән әңгәмә корды, Венера Моисееваның мода студиясендә тегелгән күз явын алырлык күлмәкләрне күрү бәхетенә ирештеләр. Тагын да күңеллесе  — төрле елларда «Нечкәбил»дә катнашкан райондашларыбыз белән әңгәмә кору булды. Ахырдан һәммәсе бергәләп «Нечкәбил» торты белән чәй эчтеләр.




http://arskmedia.ru/2017/08/29/nechkabil-lar-archanyi-ternaklander-zage-balalaryina-shatlyik-b-lak-i...

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение