События

Иске Муйда мәчет ачылды 31.08.2017

Иске Муйда мәчет ачылды

31 августта  Иске Муй авылында мәчет ачу тантанасы булды. Бу уңайдан мәчет янәшәсендә зур бәйрәм үткәрелде. Аңда авылның бар халкы – өлкәннәрдән тыш баласы–чагасы, яше–карты җыелган, читтә яшәүчеләр дә кайткан иде. Шунда ук өстәл әзерләгәннәр, казанда пылау пешеп утыра. Ничек инде шундый зур чараны бөтен авыл белән билгеләп үтмисең!

Иске Муй – 30 хуҗалыклы кечкенә генә авыл. Шуңа карамастан, кайбер зур авылларда яшәүчеләрнең  төшләренә дә кермәгән асфальт юллы ул. Табигате искиткеч матур. Тыныч. Рәхәт. Иң мөһиме, тырышлыгы белән аерылып торган халкы бар. Бу мәчет тә менә шуларның хезмәт җимеше.

– Районда 81нче мәчет бу. “Таттелеком” оешмасы җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин тарафыннан быел гына районда өч мәчет яңартыла. Шуның берсе сездә, – диде тантанага килгән район башлыгы Илшат Нуриев. – Иске Муйда мәчет ачылуы гына түгел, бөтенегез бер булып, күмәк хезмәт белән сафка бастыруыгыз сөендерә. Мәчеткә йөрегез. Динле, иманлы булып яшәгәндә генә киләчәгебез якты булыр.

– Мине иң сөендергәне нәрсә?  – диде “Таттелеком” оешмасының матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Зәкуан. – Сез, хөрмәтле Иске Муй авылы халкы. 17 июль көнне сөйләшкәннән соң гына башланган эш бу. 5–6 яшьлек балалардан башлап, укучылар, яшьләр, өлкәннәр – бар да мәчетне төзекләндерүгә үз өлешен кертте.

Авылның өлкән, дәрәҗәле кешеләренең берсе булган Фәридә Гарифуллина әйтүенчә, 104 еллык тарихлы бина бу. Башта мәчет булган, аннан мәктәп, клуб ролен үтәгән. Хәзер менә яңадан үзгәртелеп, мәчеткә әверелде. 100 елдан артык торган бинаның нинди хәлдә булуын күз алдына китерүе, аны төзекләндерүгә нинди зур чыгым һәм хезмәт кирәк булуын аңлавы кыен түгел. Бүген ул танымаслык булып үзгәргән. Тыштан гына түгел, эчтән дә. Ишекне атлап керүгә, исебез китте. Юк, зур түгел ул, әмма якты, матур, нурлы.

– Җитәкчеләр этәргеч ясады, матди ярдәм күрсәтте. Авыл имам–хатибы Илгизәр Сәмигуллин җитәкчелегендә ни арада 30 йортлы авыл бу эшне башкарып чыга алды? Исең китәрлек. Аллаһы Тәгаләнең олуг рәхмәте яусын сезгә, – диде “Ак Барс” агрокомплексы“ ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов.

– Әйдәгез, авылдашлар, мәчет юлын такырайтмыйк, еш барыйк, балаларыбызга дин гыйлеме бирик, – диде Фәридә Гарифуллина авыл халкына мөрәҗәгать итеп. – Тиздән авылыбыз өстендә моңлы азан тавышы яңгырар. Аны дәвамлы итү бары тик үзебездән генә тора.

Иске Муй халкын котларга Казаннан республика мөфтие урынбасары, дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев та килгән иде.

– Гарәфә көнендә, һәр кеше тәүбә кыла, гафу сорый, изге гамәлләр кыла, хәерле теләкләр тели торган көн бу, ачыла мәчетегез, – диде Раил хәзрәт. – Ул ислам нигезләрен өйрәнә, дини тәрбия бирә торган гыйлем учагына әверелсен. Азан тавышы тынмасын.

Тасманы кисеп, мәчет ишеген беренчеләрдән булып атлаучылар да балалар иде. Беренче азан тавышы яңгырады, өйлә намазы укылды, вәгазь тыңланды. Рухи яктан бик бай, матур тантана булды бу.

Иске Муйда бәйрәм моның белән генә тәмамланмады. Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина барлык авыл халкын корбан гаете көнне узачак корбан ашына чакырды.

Гөлсинә Зәкиева




http://arskmedia.ru/2017/08/31/iske-muyda-machet-achyildyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение