События

Атлар 80 чакрым ераклыкка узышты 28.09.2015

Атлар 80 чакрым ераклыкка узышты

Яңа Кырлайда бүген Россия күләмендәге зур атлар ярышы булды. Узган ел сабантуйлардан соң ул Татарстанда беренче тапкыр Яңа Кырлайда үткәрелде. Менә хәзер икенче тапкыр. Мондый атлар ярышы безнең өчен яңалык.

Старт бирелгәч, атлар җан—фәрманга чабып китми, ә бәлки тыныч кына юртып баралар. 5 ат 80 км. араны үтте, 21 ат 40 км.да сыналды. Алар нәфис, юка, чабарга ыргылып торган атлар түгел, алар шактый ук юан, тупас гәүдәләре белән эш атларына охшап тора. Бу ярышның хикмәте шунда: атлар 20 км. араны үтккәннән соң ял итәләр, ветеринария тикшерүе үтәләр, 20 минут эчендә атның йөрәк тибеше билгеле бер нормага төшәргә, физик халәте әйбәт булырга тиеш. Шуннан соң гына алар яңадан ярышка чыгып китәләр. Шулай итеп, атлар чыдамлылыкка сынала. Безнең бабаларыбыз атлар белән юлда сыналган кебек. Бу үзенә күрә онытылган спорт төрен яңадан кайтару.

Атлар ярышы үзебезнең җирлектәге күңелле уеннар, җыр, музыка белән үрелеп барды. Билгеле инде, җилдән җитез атлар да чабышты.

Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан оештырылган бу зур чарада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы мелиорация департаменты директоры Даниил Путятин, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы үсемлекчелек, үсемлекләрне химияләштерү һәм саклау департаменты директоры Петр Чекмаров һ. б. катнашты.

80 км. араны Төмән һәм Пенза өлкәсеннән килгән атлар үтте. 40 км. арада Арча, Балтач, Биектау, Әтнә, Кукмара, Саба, Чистай, Минзәлә, Төмән, Пенза һ.б. өлкә атлары сыналды. Ярышларда алдагы 5 урынны алучылар бүләкләнде. 40км. арада призлы урыннарны алучылар арасында “Кырлай” агрофирмасы аты да бар иде. Бу төр спортны безнең җирлектә үстерәсе бар әле.

2 км.га гарәпләр токымлы, чиста, ярымчиста токымлы атлар чабышты. Чиста токымлылар арасында өченче булып финишка Казан һәм Нократ Аланы атларыннан азга гына калышып, “Кырлай” агрофирмасы атында Радик Гарифуллин килде. Ярымтокымлылар арасында беренче урынны Арчадан Рамил Рәхмәтуллин, икенче урынны “Ак Барс” агрокомплексы атында Александр Александров алды. Өченче урын – Балтач районында.

Татарча көрәштә Күпербаштан Илшат Идиятов абсолют батыр булды

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение