События

Үрнәк авыл җирлегендә “Ир солтаны–2017” район бәйгесе узды 22.11.2017

Үрнәк авыл җирлегендә “Ир солтаны–2017” район бәйгесе узды

Авыл җирлекләрендә “Ир солтаны–2017” район бәйгесе старт алды. Беренчесе Үрнәк авыл җирлегендә булды.

Гүзәл затларыбыз сәхнәгә менде, гаиләләр көч сынашты, ә нигә әле ир–егетләребез үзләрен күрсәтмәскә тиеш? Гадәттә, берәр чара булса, хатын–кыз чәчрәп чыга. Чыкмас иде, ир–егетләребез тыйнаклык күрсәтеп алар ышыгында калырга тырыша. Менә бу юлы сәхнәгә үзләре күтәрелде. Бәйгенең максаты да ир–атларның гаиләдә, җәмгыятьтә ролен арттыру, уңышларын күрсәтү, кыскасы, һәряктан булган, уңган ир–атларыбызны халык каршына чыгару. Бәйге шарты буенча анда 30 яшь һәм өлкәнрәк ирләр катнаша. Сайлап алу этабыннан соң 23 февральдә Арча мәдәният йортында гала–концерт була.

Бәйге программасы өч өлештән тора. Беренчесендә ир–егетләр  ярдәм итүче төркем катнашында үзләре белән таныштыра, үзен һәр яктан ачарга тырыша. Аннан видеоматериаллар ярдәмендә үзенең нәрсә белән шөгыльләнүен тәкъдир итә. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дип атала бу бәйге. Өченчесендә моңа кадәр үз эчеңдә сер итеп саклап килгән гадәти булмаган сыйфатын күрсәтә.

Үрнәк авыл җирлегендә “Ир солтаны–2017” исемен яулау өчен Лесхоздан Нурфаил Закиров, Урта Пошалымнан Айдар Зәйнуллин, Иске Төрнәледән Рөстәм Галимов, Казанбаштан Илфат Әлмиев көрәште. Башта батыр (сәхнәгә чыгу–үзе батырлык) ир–атларыбыз үзләре, гаиләләре белән таныштырып үттеләр. Уйлап тормыйча гына әйтә аласызмы, кем аларга ярдәмгә килде? Әлбәттә, бу көнне дә ирләре өчен ут йотып торган хатыннары.

Нурфаил Закиров гаиләдә хатыны Нурфиягә искиткеч ир, ике улына яраткан әти һәм оныклары өчен үлеп торган дәү әти дә. Оныкчыклары хәтта үзенә ярдәмгә сәхнәгә дә чыкты. 38 ел бергә гомер итү дәверендә ир белән хатын бербөтенгә әверелгән, бер–берсенең уй–фикерләрен, теләкләрен сүзсез дә аңлыйлар, аларны бергәләп, кулга–кул тотынып тормышка да ашыралар.

Нурфаил бакчасын чын мәгънәсендә әкияти дөньяга әверелдергән. Анда нинди генә чәчәкләр, җиләк–җимеш агачлары үсми. Виноградлар тәлгәш–тәлгәш булып асылынып утыра. Алмагачлар мул уңыш бирә. Шунда гына кечкенә бассейны да, агачтан төрле фигуралар да, альп таучыгы да, әкияти йортчык та бар.

– Идеяларын мин бирәм, бергә ясарга тырышабыз. Столярка да үзебезнеке. Куллары алтын Нурфаилнең, нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыга, – ди Нурфия. – Аннан без урманга гөмбәгә йөрергә яратабыз, театрларга барабыз, тормышның тәмен белеп яшәргә тырышабыз.

Фигуралы шуу белән дә шөгыльләнә икән бу пар. Даими боз сараена йөриләр. Сер итеп саклаган бу шөгыльләрен тимераякларда сәхнәгә чыгып биеп, исбатлап та күрсәттеләр. Кызганыч, бу номерны шугалакта түгел, сәхнәдә генә күрдек.

Айдар Зәйнуллинны Арча районында белмәгән кеше юк, Танылган умартачы ул. “Башваткычта” чыгыш ясап жиңгәннән соң республикага да танылды. Үзе ул янгын сүндерүче. Умартачылык белән шөгыльләнә. Мул уңыш ала. Яңа алымнар куллана. Тәҗрибәсе белән уртаклаша. Авылын төзекләндерүгә дә үзеннән өлеш кертә, зират коймалары тотуда, юлларны төзекләндерүдә һәм башка эшләрдә булыша. Гаиләдә ул хатыны Әлфия, уллары Марат һәм Булат өчен ныклы терәк.

Күңел сандыгына бикләп куйган серен дә чиште Айдар. Ул оста чәчтараш икән бит. Сәхнәгә чакырып, тамашачылар каршында бер кыз балага шундый прическа ясап куйды, бар да ах итте, аннан гөрләтеп кул чапты. Шулай, егет кеше өчен җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Әле тагын нинди осталыкларын күңел сандыгында бикләп тотадыр Айдар.

Рөстәм Галимов кечкенәдән чәчәкләрүстергән. Урын булмагач, помидор, кыяр араларына утырта торган булган. Армиядән кайткач белем алып Иске Төрнәледә хезмәт дәресләре укыткан. Чәчәкләр яраткан кешенең күңеле дә моңлы була. Рөстәм дә буш вакыты булса да, сөенсә–көенсә дә кулына гармунын ала, җыр суза икән. Әлеге бәйге вакытында да ул тамашачыларга яраткан җырын бүләк итте. Ә менә күңел сандыгын ачып салырга теләмәде. “Анысы үземә генә мәгълүм сер”, – диде.

Рөстәм Галимов кебекләр турында кулларыннан гөлләр тама, диләр. Ниләр генә эшләми ул – умарта оялары, рамнары ясый, мичләр чыгара, кирпеч сала, агач эшенә дә кулы ята, матурлап бизәлгән куна такталары, шкатулкалар һәм башкалар исең китәрлек.

Өч ала атасы Илфат Әлмиев та гармун уйный, җырлый, бии, бер генә мәдәният чарасыннан калмый икән. Тимер эше остасы ул. Капка–коймалар, тимердән төрле бизәкәр ясый. Шушы чара булмаса, Илфатның аш–суга да осталыгын кем белер иде әле? Ул пешергән коймаклардан (пешерү процессын видеога төшергәннәр) без дә авыз иттек. Телне йотарлык иде.

Әнә шундый матур чара булды ул. Күренеп тора, мәдәният хезмәткәрләре күп көч куйган. Аларның хезмәтен бәяләп китмәү һич дөрес булмас иде. Ә бәйге булгач, җиңүчесен дә билгеләргә кирәк. Тик кайсындыр аерып әйтергә тел әйләнми. Алар барысы да чын ир солтаны. Мондый ирләр булганда бернинди авырлыклар да куркытмый.

Гөлсинә Зәкиева     Автор фотолары







http://arskmedia.ru/2017/11/21/rnak-avyil-irlegenda-ir-soltanyi-2017-rayon-baygese-uzdyi-foto/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение