![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Арчаның каратэ осталары Мәскәүдән уңыш яулап кайтты
Узган атнада Арча Укучылар сараеның каратэ түгәрәгенә йөрүче укучылар традицион каратэ буенча Мәскәү шәһәре кубогына узган ярышларда катнашып кайтты.
Татарстанның җыелма командасы составындагы ярышларда Эмиль Фазлыйәхмәтов (Арчаның 5 нче балалар бакчасы), Айнур Ахунов (Арчаның 1 нче мәктәбенең 3 сыйныф укучысы) уңышлы чыгыш ясады.
Әмир Ризванов кумитэ ысулы буенча 2 урын (5 нче гимназия, 1 сыйныф), Азалия Сабирова кумитэ ысулыннан 2 нче, ката ысулыннан 1 нче (Арчаның 3 нче мәктәбе, 3 сыйныф), Искәндәр Нотфуллин кумитэ һәм катадан 1 урынга (Урта Бирзәз мәктәбе, 4 сыйныф) лаек булды.
М.Нотфуллина фотолары
http://arskmedia.ru/2017/11/28/archanyi-karate-ostalaryi-maska-dan-u-yish-yaulap-kayttyi/