События

Арчада сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр концерт карады 04.12.2017

Арчада сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр концерт карады

1–10 декабрь республика һәм районда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. Ә 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан Арча Мәдәният йортында район сәнгать осталары катнашында зур концерт булды.

Чара алдыннан сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр каршында район ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Наил Габдрахманов чыгыш ясады.

– Бу көннәрдә барлык җитәкчеләрнең игътибары сезгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Сез аларга үзегезнең гозерләрегезне, теләкләрегезне, тәкъдимнәрегезне җиткерә аласыз, – диде ул.

Арча районында сигез меңнән артык инвалид яши. Шуларның бер өлеше йөрәк–кан тамырлары, икенчесе (3200 кеше) онкологик чирләр, калганнары башка төр авырулар буенча инвалидлар. 300 инвалид бала санала. Алар арасында да онкологик чирләр белән интегүчеләр бар.

– Сәламәтлекләре чикләнгәннәргә карата безнең районда мөнәсәбәт яхшы. Халыкны социаль яклау бүлеге өйләргә барып социаль ярдәм күрсәтә, Арчада “Өмет” тернәкләндерү үзәге, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат–йорты, Яңа Кенәрдә интернат мәктәп, Яңа Чүриледә психоневрологик интернат эшли. Инвалидлар районда үткәрелгән чаралардан да читтә калмый. Инвалидлар арасында үткәрелгән спорт ярышларында алдынгы урыннарны яулыйлар. Үзешчән сәнгатьтә дә активлар.

Наил Габдрахманов Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең татар республика оешмасы (Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте) рәисе, Дәүләт Советы депутаты Рифат Ганибаев телеграммасын укыды, залдагыларга аның теләкләрен җиткерде.

Соңыннан “Ар–и–Эль”, “Аллегро” бию коллективлары, үзешчәннәребездән Фирдүс Хамматов, Ләйсән Галәветдинова, Эльвира Сәләхетдинова, Вагыйз Әһлиуллин, Диләрә Хәйдарҗанова, Фәрхат Зыятов, Факия Шәрәфетдинова, Инсаф Гаптелбәров, Сөмбел Заһидуллина, “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле (җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина) һәм башкалар катнашында концерт булды.

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге өлкәннәр һәм инвалидлар йортында көнендә үк башланып китте. 1 декабрьдә биредә хәйрия концерты булды. Өлкәннәр алдында Татарстанның халык артисткасы Резеда Шәрәфиева, яшь җырчы Руслан Галимуллин һәм нәфис сүз остасы Миләүшә Насыйбуллина чыгыш ясады. Өлкәннәр аларны яратып карады, рәхмәт хисләрен белдереп  кул чапты.

Резеда Шәрәфиеваның язмыш турындагы моңлы көен тыңлаганда хатын–кызларның гына түгел, ир–атларның да күзләрен яшь пәрдәсе каплады. Гомер буе көнне–төнгә ялгап эшләгән, авырлыклар алдында тез чүкмәгән, хәзер язмыш рәхимсезлеге нәтиҗәсендә картлар йортында яшәргә мәҗбүр булган өлкәннәрнең күңелләрендә нинди хисләр буталганын бер үзләре генә белә. Ничек рәхәт булмасын, туган йорт түгел инде. Бу минутлар алар өчен матур бер истәлек булып калсын. Берәүгә дә мондый ачы язмыш кичерергә язмасын иде.

Гөлсинә Зәкиева     Автор фотолары



http://arskmedia.ru/2017/12/04/archada-salamatleklare-buencha-m-mkinleklare-chiklangannar-kontsert-k...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение