Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Якташыбыз Булат Сәлаховның беренче китабы дөнья күрде
Татарстанның атказанган артисты, драматург, республиканың язучылар берлеге әгъзасы Булат Сәлаховның беренче китабы дөнья күрде. “Яратылмый калган ярлар” пьесалар җыентыгы Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Җыентыкка 7 әсәр ( “Яр” драмтик новелласы, “Була язган вакыйга” комедиясе, “Яр буе Хәмидулла” ретро-комедиясе, “Йөгән” моңсу комедиясе, “Ел фасыллары” әкияте, “Көтү” лирик комедиясе һәм “Яратылмый калган ярлар” балладасы) кергән.
Мәгълүм булганча, “Яратылмый калган ярлар” балладасы быел сәхнәлшәерелде. Аны Башкортстанның күренекле режиссер Илсур Казакбаев сәхнәгә куйды. Театрның күпчелек артистлары катнашында уйналаган әлеге спектакль тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.
Казанда узган “Һөнәр” яшь режиссерлар бәйгесендә дә Чаллы татар дәүләт драма театрының бу спектакле югары бәя алды.
Зөлфия ГАЛИМ
Булат Сәлахов 1952 елның 21 мартында Арча районының Алан авылында туа. Курса сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Кукмарада ГПТУда укый. Казанда эшли, армия хезмәтеннән соң Чаллыга килә. «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы халык театрында артист, Казан мәдәният институтын тәмамлагач, режиссер була. Драма әсәрләре яза. Хәзерге вакытта Чаллы татар дәүләт драма театры артисты.