Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Бүкән белән сыйладылар
Узган атнада Арчадан бер төркем делегация (фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр, үзешчәннәр, Арча халык театры үзешчән артистлары) Оренбург өлкәсенең Татар Каргаласы авылында булып кайттылар. Ерак сәфәрнең максаты – Татарстаннан читтә яшәүче кардәшләребез тормыш–көнкүреше белән танышу, тәҗрибә уртаклашу, ике арада дуслык күпере төзү. Оренбург татарлары безне нәкъ үзебезчә гармуннар уйнап каршы алдылар. Мондый якты йөздән мең километрга кадәр юл үтү авырлыгы да, арганлык та эреп юкка чыкты. Соңга калып килүгә карамастан, Татар Каргаласы авылы үзешчәннәре безгә үзләре әзерләгән концерт тәкъдим иттеләр. Аннан фатирларга кунарга озаттылар.
“Без тарихта эзлебез”
Татар Каргаласы авылына 1745 елда төп чыгышы белән Байлар Сабасыннан булган татар бае Сәгыйть Хәялин (аның оныгы 80 яшьлек Рафаэль Хәялин да безнең белән очрашуга килгән иде) нигез салган. Императрица Елизавета Петровна Указы (ул бу урында мөселманнар авылы булырга тиеш дигән) белән бирегә Казаннан 173 татар бае гаиләләре белән килеп урнашкан. Урта Азия белән сәүдә ачылган, сабын ясау фабрикасы барлыкка килгән (патша армиясенә вагонлап кына сабын ясап җибәргәннәр), авылның үзендә атнасына биш көн базар булган. Халык саны да артканнан–арта барган, 16000 кешегә җиткән, 11 мәчет кенә төзелгән. Шунда Сәгыйть Хәялин иң оста һөнәрчеләрне генә калдырып, калганнарын тирә–юньгә тараткан һәм шулардан 38 авыл барлыкка килгән. Ул заманның хатирәсе булып борынгы ташлар сакланган.
Хәзерге вакытта да Казахстан чигендә, Оренбург шәһәреннән 18 километр гына ераклыкта, Сакмар елгасының уң як ярында урнашкан, нигездә татарлардан торган, татар халкының гореф–гадәтләрен бүгенгәчә саклап килгән бай тарихлы Татар Каргаласы авылы Оренбург өлкәсендәге 51 татар авылы (шуларның 40ында татар теле укытыла) арасында иң зурысы булып санала. Бүгенге көндә анда 1200 хуҗалык бар, 5000гә кадәр халык яши. 500әр урынлы ике мәктәп, өч мәчет, зур мәдрәсә, мәдәният йорты, музыка мәктәбе (100 бала белем ала, бию төркеменә 200 кеше йөри), тавык фабрикасы (110 кеше эшли), пластик әйберләр ясау заводы, кибетләр, кафе һәм башкалар бар. Беренче сыйныфка быел 88 бала (узган ел 120 булган) укырга кергән. Мәктәп искиткеч матур һәм зур. Биредә федераль Сабантуй үткәрелгән, шул вакытта хөкүмәт аларга йөз белән борылган, мәктәп тә ныклап төзекләндерелгән. Татар теленә игътибар бик зур. “Тел проблемасы сездә әле башланды. Бездә ул күптәннән бара. Без ата–аналар белән бер карарга килеп татар теле дәресләрен тулысынча саклап кала алдык. Телне саклау Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен бик кирәк”, – диде төбәк татар милли–мәдәни автономия президиумы әгъзасы Гөлназ Терповская. Арча ягына карата мөнәсәбәтләре бөтенләй башкача, уңай. Алар фикеренчә, “Арча ягы бөек Тукайны биргән төбәк, ә Тукай – бөтен татар халкы өчен бөек шәхес”.
Халык телендә Татар Каргаласы өч өлешкә бүленгән – Сакмар эче, Каргала эче, Дунай ягы. Бер–берсен күбрәк кушаматы белән беләләр. Туганнар йортлар төзеп бер тирәдәрәк урнашкан.
“Акча аяк астында. Бөгелеп аласы гына бар”
Татар Каргаласында шундый принцип белән яшиләр. Алар фикеренчә, бай яшәү өчен тырышып эшләргә кирәк. Ә эш табу кешенең үзеннән тора. Без бер гаиләдә яшәдек. Хуҗабикә Руфина авыл җирлегендә хисапчы (бабасы Күәмнән булып чыкты, Сәлаховлар, тик анда туганнары бармы-юкмы икәнне белмиләр), хуҗа Илфат фермер әтисе янында эшли. Урта яшьтәгеләр, ике балалары Зөлфәт белән Сәфинә бар. Йорт–җирләре, тормышлары шәһәрчә (бер аларның гына түгел, бөтен йортлар шундый), тормышлары мул.
– Эшлим дигәнгә эш, эшләмим дигәнгә сәбәп табып була, – ди Илфат Мурсалимов. – Мең гектарга якын җиребез бар. Барысы да үзебезнеке түгел, арендага да алабыз. Өч комбайн, ике трактор, машина үзебезнеке. Бодай, арпа, симәнке үстерәбез. Симәнкедән май ясыйбыз. Сату да проблема түгел. Үзебезнең авылда ук алыпсатарлар бар, урнаштырып та бирәләр. Бәрәңге дә утыртып караган идек, тик җәен эссе булу сәбәпле, ул бездә үсми, сатып алабыз.
Авылда фермерлар күп. Гомумән, биредә кулы эш белгәннәрнең үз бизнеслары. Кайсы шәл бәйләп сата (алтын чыккан җирендә кыйммәт диләр, бәяләре арзан түгел), икенчеләре колмактан чүпрә ясый, игенчелек белән шөгыльләнә, атлар, кош–корт тотучылар, умартачылар да бар. Бездәге кебек шәһәр ягына каеручылар, Оренбургка йөреп эшләүчеләр дә аз түгел.
– Үз бизнесы булганнарга, фермерларга бездә хөкүмәт тарафыннан бернинди ярдәм юк. Дөрес, уҗым чәчсәң, гектарына 20 сум исәбеннән акча бирелә. Көлке инде ул. Игенчелек өлкәсе төпсез кое кебек ул. Быел ягулыкка гына да миллион ярым акча китте. Техникасы ватылып тора. Лизингка комбайн алдык. Ул да көч–хәл белән. Шәхси-ярдәмче хуҗалык өчен кредит алу проблема. Үз көчең белән барасың, – диде Илфат.
Мурсалимовлар кебек игенчелек белән шөгыльләнүчеләр авылда байтак. Идел Кашаевның, мәсәлән, 1300 гектар тирәсе җире бар. Ә терлекчелек ул кадәр алга китмәгән (4-5 сыер, көтүе белән каз-үрдәк асрауны алар терлекчелек я кошчылык белән шөгыльләнүгә санамыйлар да, үзләре өчен, ягъни тормыш алып барырга, диләр). Шулай да терлекчелек өлкәсенә авышучылар да күренә башлаган. Артур Ягъфәровның 170 баш аты бар, тавыклар да үрчетәләр. Рәсим Урмацев атлар тота, казы (ат эчәгесенә ат итен тутыралар да, тишкәләп, суга салып пешерәләр) ясап сата, 60-70 баш үгезе бар. 20 оя умартасы. Кыскасы, биредә кем нәрсә булдыра, шуның белән шөгыльләнә. Бу бер яктан яхшы, ә икенче яктан хуҗалык тарала, дип борчыла җитәкчеләр.
Авыллар бетә. Татар Каргаласы яши.
Чөнки биредә халык бердәм. Өч көн торып, бер тапкыр да иганәче сүзен ишетмәдек. Ярдәм итүне биредә шулай тиеш дип саныйлар.
– Бездә бу яктан проблема юк. Сабантуй икән, 18 уен үткәрелә. һәрберсе берсен сайлап алып, бүләкләр әзерли. Мәктәпкә, мәдәният йортына булышалар. Мәчет белән дәэлемтәдә торабыз. Берәр эш килеп чыкса, җыелышабыз да эшлибез, – диде авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Хәсәнов. – Безнең бюджетта 16 миллион сум акча бар, шуның өч миллионын гына хөкүмәт бирә, калганнары салымнар хисабына. Рәсмиләштерелмәгән эшмәкәрләр (мәсәлән, машина белән таш, ком алып кайтып саталар) бар, алар салым түләми, әмма авыл тормышына өлешен кертә. Кайда таш, ком яки башка нәрсә кирәк, алып кайта да бушата. Үзебездә торак-коммуналь хуҗалык, өч котельный бар. Архитекторыбыз да үзебезнеке. Халыкка район үзәгенә барып йөрисе дә юк, авылда гына хәл ителә. Тик болар бернинди проблемаларыбыз юк дигән сүз түгел. Бар алар. Спорт корылмалары кирәк безгә. Балалар район үзәгенә барып шөгыльләнергә мәҗбүр.
Сүзгә караганда үз күзең белән күрү яхшырак. Икенче көнне Сакмар районы башлыгы Валерий Востриков белән очрашып аралашканнан соң, ике төркемгә бүленеп, хуҗалык белән танышырга киттек. Беренче төркем мәктәптә булды, мәчетләр, мәдрәсә белән танышты, тарихи урыннарны карады, фермерлар, эшмәкәрләр белән очрашты. Ә икенче төркем 129 километр ераклыктагы, Урал таулары башланган җирдә, Урал елгасы буенда бик матур урында урнашкан икенче бер татар авылына – Алабайталга (Беляевск районы) юл алды. Безне анда шушы авылда туып-үскән, хәзерге вакытта Оренбургта төзелеш ширкәтен җитәкләгән, авылына һәрчак ярдәм итеп торган Мөхтәр Хәсәнов алып китте һәм таныштырып йөрде.
Алабайтал да бай тарихлы (быел аңа 265 ел), зур авыл, әмма биредә гадирәк яшиләр. Колхоз таралган, яшьләр шәһәргә киткән. Элек терлекләр асрасалар, хәзер ул да кимегән. Хуҗалыкларда да терлекләр саны азайганнан-азая икән. Яшь белгечләр дә авылга кайтырга теләк белдерми. Биредә авылны 71 яшьлек крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Хөсәен Хәсәнов тота. Ул карбыз, кавын, кәбестә, чөгендер, бәрәңге, нут, теплицада кыяр, помидор үстерә. Элита, суперэлита сортлы орлык та ясап сата.
– Тик бездә тирес табу проблема, – дип шаккатырды ул безне. – Элек 4200 баш мөгезле эре терлек бар иде. Хәзер терлекләр бетте, шундый проблема туды. Мин хәзер халыктан тирес җыярга мәҗбүр. Ягъни аны кавын белән карбызга алыштырам.
Бу сүзләре белән безне бер аптырашта калдырса, тирес өелгән урынга алып барып икенче аптыратты. Зур гына мәйданны били ул тиреслек. Аны сакларга хәтта махсус кеше дә куелган.
Машина-трактор паркы белән таныштырганда да шаккатып йөрергә туры килде. Хөсәен Хәсәнов үзе 30 техника бар, дисә дә, ике-өч тапкыр артыграк күренде. Барысы да совет заманыннан калган – 1979 елгы “УАЗ” машинасы, 50 ел “стажлы” торба салучы техника, “Т-150”, “Т-170” тракторлары, бездә әллә кайчан кулланылыштан чыккан заправка ясау станциясе һәм башкалар. “Элеккеге техника нык та, ышанычлы да”, – ди хуҗа.
Хөсәен Хәсәнов авылны да карап тора, социаль объектларны да төзекләндерүдә катнаша, урам юлларын да карый, мәктәпкә, клубка да булыша… Акча санау юк, аныңча шулай тиеш.
Ул көнне мәчеттә дә булдык, клубта да. Алабайтал авылы халкына бүләк итеп Арча үзешчәннәре концерт алып килгән иде. Расих Галимҗанов, Валентина Вәлиуллина, Вагыйз Әһлиуллин, Сөмбел Заһидуллина, Рүзәл Галимов, Флорид Гасыймов, Рамил Мөхетдинов, Данис Гайфуллин чыгышларын бик яратып карадылар, алкышларга күмделәр. Ә кичен Татар Каргаласы халкы “Җидегән чишмә” халык театры спектаклен карап хозурланды.
Бүкән белән сыйладылар
Ул якларда әле кар ятмаган иде. Әмма үзәк өзгеч салкын эчкә кадәр үтеп керде. Тышта 12 градус кына салкын булса да, биредә ул 25 градуска тора икән. Җәен, киресенчә, бик эссе була. Безнең яклар белән чагыштырганда үзгәлек шул. Телгә килгәндә, нәкъ бездәге кебек матур сөйләшәләр, тик шулай да үзенчәлекле сүзләре очрый. Алтынчы ярты, дигәнне алты ярым, диләр. Бездәге пирог аларда өләвәш, бәлеш – бүкән, колмактан ясалган чүпрә белән пешкән икмәк чүрәк дип атала. Бездәге майлы корт аларда ак төстә һәм тозлы. Ә корт үзе кызыл эремчек икән. Һәр мәҗлеснең, кунак сыеның традицион ризыгы тәңкә токмач белән (бездәге вак шакмаклы токмач) шулпа, икенчегә бүкән белән каз ите. Өстәлгә аерым тәлинкәгә корт һәм катык куела.
Өченче көнне хуҗалар безне Оренбург буйлап сәяхәткә алып киттеләр. Аннан кайткач Коръән ашы үткәреп юлга озаттылар.
Менә шундый ачык йөзле, җылы карашлы, сый-хөрмәтле, искиткеч тырыш, булган халык яши Татар Каргаласында. Бу очрашу соңгысы булмасын, Оренбург–Арча арасындагы дуслык күпере еллар үткән саен ныгый гына барсын иде.
Гөлсинә Зәкиева
Гөлсинә Зәкиева фотолары
http://arskmedia.ru/2017/12/20/orenburg-archa-duslyik-k-pere-fotoreportazh/