![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Арчада Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуга багышланган республика фәнни — гамәли конференциясе узды
21 октябрь көнне районыбызда Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуга багышланган республика фәнни — гамәли конференциясе узды. Чара Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Гариф Ахунов китапларыннан оештырылган күргәзмәдән һәм » Әлифба» музее белән танышудан башланып китте. Кунаклар арасында мөхтәрәм шәхесләр Ләбиб Лерон, Наилә Ахунова, Рәмис Әймәт, Наил Касыйм да бар иде. Конференциядә катнашучылар шулай ук «Казан арты»тарих этнография музенда һәм Казанбашта урнашкан «Туган якны өйрәнү» музее эшчәнлеге белән дә таныштылар.