События

Шушмабашта бәйрәм гөрләде 15.01.2018

Шушмабашта бәйрәм гөрләде

Шушмабашта бәйрәм гөрләде: “Тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, рәхәтләнеп күңел ача алабыз икән, бу үзе зур бәхет!”

13 гыйнвар — Искечә Яңа елда Шушмабаш авылы халкы рәхәтләнеп ял итте. Шугалакта Кыш бабай һәм Кар кызы белән төрле уеннарда көч сынашып, күңел ачтылар. Бәйрәм авыл мәдәният йортында концерт-дискотека белән дәвам итте. Замана белән бергә атлаучы яшьләр бәйрәмне махсус дискотека форматында оештырган. Шушмабаш — талантларга бай авыл. Җырга-моңга гашыйк үзешчәннәр тамашачыларны җырлатты да, биетте дә. Эльвира Гобәйдуллина, Фәридә Сөнгатуллина, Рафаэль Галимҗанов, Раилә Сәгъдуллина, Нәзирә Асатова, Рөстәм Галимҗанов, Рәзил Исхаков, Ләйсән Галәветдинова, Айрат Хәйруллин катнашындагы концерт авыл халкына да, килгән кунакларга да менә дигән бәйрәм бүләге булды. Мәдәният йорты җитәкчесе Динә Габделхаковна фикере белән килешми мөмкин түгел: “Тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, рәхәтләнеп күңел ача алабыз икән, бу үзе зур бәхет!”

                                                                                                                Гүзәл Галимуллина.




http://arskmedia.ru/2018/01/15/shushmabashta-bayram-g-rlade/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение