Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Илдар Галәветдинов туганда белеп туган
Миңа эшем буенча авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенә еш керергә туры килә.Кайчан керсәң дә финанс–икътисад бүлегенең өлкән белгече Илдар Галәветдинов компьютерга чумган булыр. Яныннан кеше өзелмәс, сорауларга тиз генә җавап бирер дә, тагын экранга чумар.
Әле менә алтмыш яше тулган көннәрдә ял алганын белеп мин аннан:
– Илдар, син кайсы уку йортын тәмамладың? – дип сорадым.
– Берсен дә тәмамламадым, минем мәктәп бетергән аттестатым гына бар.
– Ничек инде? – дим, гаҗәпкә калып. – Мин синең өч булмаса да, кимендә ике дипломың бардыр дип уйлап йөри идем.
– Мине яшәргә, эшләргә колхоз рәисе Мирбат абый Хәстиев өйрәтте, – диде ул. – Кем генә булып эшләмәдем мин: сыер да саудым, бозау карадым, тракторда эшләдем, чәчүче, төзүче дә, ферма мөдире дә булдым.
– Нормировщик та булдың, – дип сүзгә кушыла хатыны Вәсилә.
– Әйе, мастерскойда нормировщик булып эшләдем. Аннан ул вакыттагы колхоз рәисе Рифат Фәйзрахманов хисапчы итеп эшкә чакырды. 1994 елда Казандагы бер оешмадан тотылган компьютер алып кайттык. Район хуҗалыклары тарихында беренче компьютер иде ул. Беренче программаны да без керттек.
Тыйнак кына “без” дигәне Илдар үзе инде.
– Ничек өйрәнә алдың соң аңа?
– Калын–калын китаплар укырга, өйрәнергә туры килде. Ул компьютер да, китаплар да өйдә саклана әле.
Тора–бара тулы компьютерлашу чоры килеп җитә, моны һәр хуҗалыкка мәҗбүри итеп куялар. Бәхеткә, әзер белгеч – Илдар Галәветдинов бар. Аның районга эшкә күчүе бик табигый килеп чыга. Барлык хуҗалыкларның программаларын ул төзи, әле дә пульсны нык тота. Югары уку йортларында укыган күпме студент анда практика үтә, күпмесенә курс эшләре әзерләргә булыша.
– Гаҗәп, – мин әйтәм. – Бик гаҗәп!
– Мичуринны беләсеңме? – ди Илдар.
– Беләм, яңа сорт алма, миләш, башка агач–куаклар чыгарган.
– Менә ул беркайда да укымаган, ә үзе – академик.
Район башлыгы Илшат Нуриев “Безгә син әле кирәк!” – дип Илдар Галәветдиновны юбилее белән котлады, аңа Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының, район Советының Мактау грамоталарын, истәлекле бүләк тапшырды.
Ә кирәкле кеше – бәхетле кеше!
Ильяс Сәхәпов
http://arskmedia.ru/2018/01/19/ildar-galavetdinov-tuganda-belep-tugan/